#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Парлы ялгыз

Безнең йорт янында гына матурлык салоны бар. Шунда эшләүче Гөлназ белән исәнләшеп, аралашып йөрибез. Урта яшьләрдәге бу мөлаем ханымның гаиләсе, өч кызы барлыгын да беләм. Әниләре эштә булган көннәрдә кызлары еш кына ишегалдында уйный. Ирен дә берничә тапкыр очратырга туры килгәне бар. Гөлназ - бик оста чәч кисүче. Беркөнне чәч...

Вакыт соң булганга, салонда башка кеше дә юк иде. Бу ачыктан-ачык сөйләшү Гөлназга карата булган фикеремне үзгәртте дип әйтә алмыйм, әмма бәхетле елмаю артына никадәр көч, тырышлык, минем аңым аңлатып бетерә алмаган тагын әллә нинди ят хисләр...

Подробнее...

Хатын-кызның гомерен нәрсә озынайта?

Белгечләр, тикшеренү үткәреп, кызыклы нәтиҗә ясаган.

Соңгы баласын тапканда хатын-кыз никадәр өлкәнрәк булган саен, аның гомере озын булачагына өмете зуррак икән. Шундый нәтиҗәне Америка тикшеренүчеләре ясаган.

Алар менопауза җитәр алдыннан һәм менопауза яшендәге 1200 хатын-кызга кагылышлы мәгълүматларны анализлаган. Бу хатын-кызлар этник чыгышлары, социаль яшәү шартлары буенча төрле. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренүенчә, баласын соң тапкан хатынның яше белән аның организмындагы лейкоцитларның теломерлары озынлыгы арасында элемтә бар. Теломерлар – ул хромосоманың очындагы...

Подробнее...

«Кредит алып өйләнешү – гөнаһ?!»

Казан шәһәренең «Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин туй уздыру мәсьәләсе турында болай ди:

– Яшьләрнең кавышуын берничек тә билгеләмичә генә уздырып җибәрү дөрес булмас иде. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Бер сарык суеп булса да туй үткәрегез», – ди. Шуңа күрә мөмкинлеге булган кешегә туйны үткәрергә кирәк. Туганнарны, якыннарны җыеп, куаныч-шатлыкны бүлешүнең гаебе юк. Әмма инде туй үткәрәм дип кеше бурычка керсә, кредитлар алса, бу очракта туй гөнаһка әйләнә. Кунак итү турында Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Кунак­лар арасында мохтаҗлар да булмаса, бу мәҗлеснең...

Подробнее...

Елмаеп алыйк әле

– Ирләр иң зур тизлекне кайчан күрсәтә: аракыга йөгергәндәме, әллә хатын-кыз артыннан чапкандамы?

– Аракы шешәсен эләктереп, хатыныннан качканда.

* * *

Бер татар чәчәк кибетенә керә:

– Зинһар өчен, миңа минем хатыныма иң матур чәчәк гөлләмәсе ясап бирегез әле.

– Сезнең хатыныгыз белән, мөгаен, ничәдер еллык юбилеегыздыр.

– Юк, бер ай.

– Эх!.. Сез шундый яхшы бүләк ясыйсыз!.. Һәм нибары бер ай…

– Әйе, бер ай… мин өйгә кайтмаганга…

* * *

– Минем бер танышым өйләнгәнче бик басынкы, моңлы иде. Ә өйләнгәч бөтенләй...

Подробнее...

Ул өйләнә!..

– Син дөньядагы иң матур кәләш булачаксың! – диде Булат Диләрәгә карап. – Ә мин – дөньядагы иң бәхетле кеше!

Мәхәббәттән йөрәге очып чыгардай булып типкән кыз егетенә ныграк сыенды. Караңгы июнь төненең якты йолдызлары капка төбендә утырган бу икәүнең күзләрендә янган бәхет очкыннары төсле балкый иде...

Тик бу төнне тагын берәү йокысыз үткәрде. Булат белән Диләрәнең сыйныфташлары Ләйлә иде ул. Кич клубта ишеткән яңалыгы кызга тынгы бирмәде, йөрәген яндырды. Әти-әнисе ишетмәсен дип, мендәрен тешләп елады кыз. Булат Диләрәгә өйләнә! Инде туй көннәре дә билгеләнгән! Аның балачактан бирле...

Подробнее...

Пандемия йогынтысымы?

Пандемия күп нәрсәгә, шул исәптән кешеләрнең гаилә корып яшәү теләкләренә дә йогынты ясады. 2019 нчы ел белән чагыштырганда, 2020 нче елда россиялеләр аз өйләнгәннәр һәм азрак аерылышканнар. Шулай ук төмәнлеләр дә сирәгрәк өйләнгәннәр - 8984 кә 7473 никах. Ә менә аерылышучылар саны, якынча 2019 нчы елдагы кебек. 2020 нче елда 5228 аерылышу очрагы булса, 2019 нчы елда 5812 пар аерылышкан. Бу мәгълүматлар елның 10 ае эчендә бөтен Төмән өлкәсе буенча алынган.

Аның каравы, хәзер туйда акчаны янга калдырырга мөмкин булган вакыт. Барыбер зур банкетлар оештырырга рөхсәт ителми.

Подробнее...

Тату яшәү серләре

Кара-каршы йортларда ике гаилә яшәгән. Бер гаиләдә иртәдән кичкә кадәр ир белән хатын арасында тавыш-гауга тынмый, ә икенчесендә, киресенчә, тынычлык һәм рәхәтлек хөкем сөрә. Шулай бервакыт гаугалы йорт башлыгы күршесеннән сораган:

- Кара әле, күрше, сезнең гаиләдә нигә бер дә тавыш чыкмый? Күршесе моны өйгә, өстәл артына чакырган. Әкрен генә сыйланып утырганда хужабикә боларга итәген тутырып бакчасыннан кыяр, помидор җыеп кергән дә, иренә өстәлгә тәлинкә куярга кушкан. Ир өстәлгә куям дигәндә генә тәлинкәне төшереп җибәрә. Тәлинкә ватыла. Ир гаебен танып, хатыныннан гафу сорый башлауга...

Подробнее...

14 февраль - Гашыйклар көне

Изге Вәли көне

Милли-дини-сәяси-фәлсәфи яктан дөрестерме-юктырмы, ләкин 14 февраль хәзерге гашыйклар өчен бәйрәм. Бары тик картлар гына бу көнгә битараф кала. Гашыйклар көне ни аларга, косманавтика көне ни – барыбер, тик пенсияне генә бераз арттырсыннар да вакытында китереп бирсеннәр. Ә яшьләр пыр туза. Бу көнне алар бер-берсенә аллы-гөлле чәчкәләр, затлы-татлы шоколад-кәнфитләр, йомшак уенчыклар, төрле төсләрдәге шарлар һәм гашыйклар көненең алыштыргысыз символы булган открыткалар – «валентинкалар» бүләк итә.

Йөзләрдән елмаю төшми, күзләр сөю нурыннан балкып тора. Хәтта фәләнешәр...

Подробнее...

Никах туйларыгыз котлы булсын

7-4Январь ае безнең Олыкүл җирлегендә урнашкан авылларны никах туйлары белән сөендерде. Пандемия чоры булса да, тормыш тукталып калмый бит. Иң якын туганнарын, дусларын чакырып, яшьләр никах көннәрен зурлап үткәрделәр. “Никах минем сөннәтемдер. Сөннәтемнән баш тартучы минем өммәтемнән түгел. Өйләнешегез, балалар тудырыгыз, күбәегез. Мин кыямәт көнендә сезнең күпләрегез белән башка өммәтләр алдында мактанырмын,” – дигән олуг пәйгамбәребез.

Соңгы елларда өйләнешкән бер генә пар да никахсыз калмый. Элегрәк елларда безнең авылларда никах егет өендә генә укыла иде. Хәзер инде үткәнебезгә кире...

Подробнее...

Үбешүнең файдасы

Үбешүләрнең романтик мөнәсәбәтләргә хас булуын барысы да яхшы белә, әмма алар әле сәламәтлек өчен дә бик кирәк. Еш үбешкән кешеләр озаграк яши һәм азрак авырый.

Үбешкәннән соң организмда барлыкка килгән үзгәрешләрне өйрәнә торган фән - филематология. Галимнәр фикеренчә, үбешүләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы бәяләп бетергесез.

Тикшеренүләр раслаганча, үбешү сабыйларда сукырлыкны, шулай ук башка тумыштан килгән дефектларны да китереп чыгарырга ихтимал булган цитомегаловирус йөртүче йөкле хатын-кызларда иммунитетны ныгытырга мөмкин. Үбүләр бу вирустан «прививка» һәм организмның...

Подробнее...

Мәхәббәт картаямы?

Безнең буын хатын-кызлары бөтенләй башка. Алар тыйнак, кеше фикереннән курка, ат урынына җигелеп эшли, башкалар мәнфәгатьләрен үзенекеннән югарырак куя. Тәрбия шундый. Уйланырга, ник башкача яши алмыйм дип фикерләргә башка да килми. Мин дә яше кырык биштән арткан меңләгән хатын-кызлар кебек тормышны үзгәртү өчен беркайчан да соң булмаганын аңламыйча яшәр идем, мөгаен. Бәхетемә, Фәридә белән очраштым.

- Унөченче фатирда яңа күршеләр. Дөресрәге, яңа күрше, – диде безгә кергән, инде озак еллар ут күршем булып яшәгән Ләйсән. – Бүген эштән кайтканда йөк ташучыларга күрсәтмә биреп торган...

Подробнее...

Хатын-кызлар фикерләвенчә...

- Бөтен хатын-кызга да кияүгә чыгарга димәгән инде. Кайберләре бәхетле яшәсәләр дә була...

- Кем әйтте әле сезгә бар яктан да килгән хатыннар булмый дип? Була икән шул! Мәсәлән, минем иремнең хатыны менә дигән!!!

- Мин балачагымда: “Кайчан мине берәр принц килеп алыр икән?” - дип хыяллана идем. Хәзер бу турыда ирем хыяллана.

- Өйгә кайттым эштән, кичке ашны пешердем, стеллажны җыйдым, краннан су тама иде, ремонтладым. Кияүгә чыгуның кирәге дә юк, ахрысы...

- Иремә туган көненә нәрсә алыйм икән дип бик озак баш ваттым. Носки, трусы кебек әйберләре буа буарлык. Тәки таптым бит...

Подробнее...

Ак металлик Үгез елын Каршылаганда

Узып баручы Тычкан елы кешелек дөньясы кичергән коронавирус чире белән күңелләрдә озак сакланыр... Ләкин моның белән яшәеш тукталып калмый, үз көенә алга таба ашкына. Яңа ел җитүенә дә күп калмады инде. Күпләребез мәш килеп бәйрәмгә әзерләнәбез. Бу сихри бәйрәмгә йортыбызны ничек тә матуррак бизәп, табыннарыбызны ямьле, бай-мул итеп әзерләп, матур киенеп каршы алырга тырышабыз.

Астрологлар фаразлавынча, Ак металлик Үгез елы тынгысыз һәм бай Тычкан елыннан аермалы буларак, тыныч һәм үлчәмле булырга тиеш. Ак Тычкан белән урнаштырылган тәртипсезлекләрне җайга салырга һәм яңа тормыш...

Подробнее...

Яңа ел сынамышлары

Яңа ел төнендә акча һәм уңышны ничек җәлеп итәргә?

- Курантлар 12 тапкыр суккан вакытта шампан шәрабы салынган бокалга тәңкә салыгыз. Шәрабны эчкәннән соң, бокалдан әлеге тәңкәне алып, янчыгыгызга салыгыз. Тәңкә ел буена сезгә уңыш җәлеп итүче талисман булачак.

- 30 яки 31 декабрьдә фатирыгызны җыештырып, чүп-чарны чыгарып ташлагыз. Ишек төбендәге келәм астына тәңкә салып калдырыгыз.

- Яңа ел алдыннан барлык бурычларыгызны түләгез һәм бурычка бернәрсә дә алмагыз.

- Бәйрәм табынын мул итеп әзерләгез.

- 2021 елның символы - хезмәт сөючән һәм чыдам. Шуңа күрә бу көнне...

Подробнее...

Сөйгәнегез кыш туганмы?

Аларның мәхәббәте дә кышка охшаган була, диләр. Салкын, җилле-буранлы, шул ук вакытта дөнья сихри матурлыкка төренгән вакытта туган кешеләрнең холкы җәй туганнарныкыннан күпкә аерыла диләр. Мондый кырыс кешеләр ярата белми ул, диләр. Беләләр, әлбәттә, беләләр. Декабрьдә туган кешеләр гаҗәеп аралашучан, ләкин аларны нәрсә беләндер кәефсезләндерсәк, бик кискен һәм тупас булырга мөмкиннәр. Алар эгоистларны күрә алмый. Никадәр генә көчле гашыйк булсалар да, үз-үзен генә яратучылардан баш тартачаклар.

Алар өчен үзара ихтирам булу бик мөһим. Шулай ук декабрь энергиясе бу кешеләрне...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836