#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кояштан саклый торган кремнарны ничек дөрес сайларга?

Кояштан саклану өчен SPF (кояштан саклау­чы фактор) кремын сайлаганда, үз тиреңнең тибын һәм кайсы төбәккә барырга планлаштырылуын исәпкә алырга кирәк.

SPF кояштан саклану чарасы сылаганнан соң, гадәттәгедән ун тапкыр күбрәк кояшта була аласыз. Шул рәвешле, SPF 15ле крем белән ак тәнле кеше кояшта 7 сәгать 30 минут була ала. Шул ук вакытта балаларга теләсә кайсы очракта да SPF 50 кремнары белән кулланырга киңәш ителә.

Үзебездә кызынган очракта SPF 4-10, ә ­Төркиядә, иртәдән кояш кыздыру сәбәпле, SPF 20-30 кремнарын файдаланыгыз.

Кремнар билгеле бер вакытка исәпләнгән...

Подробнее...

Иң бәхетлеләр кайда яши?

Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты экспертлары иң бәхетлеләр илнең кайсы шәһәрендә яши икәнлеген тикшергән.

Баксаң исә, үзләрен иң бәхетле дип исәпләүчеләр Владивостокта яши икән (73 процент). Аннан соң Томск (86 процент), Липецк һәм Ырынбур (85әр процент) килә.

Тормышына иң нык зарланучылар Владикавказда яши (63 процент). Хабаровск (69 процент), Воронеж, Петрозаводск һәм Ярославль (70әр процент) халкының күбесе дә яшәешеннән канәгать түгел.

Шуны да әйтергә кирәк: илдә тормышы белән тулысынча яки өлешчә канәгать булучылар саны ел башыннан алып 80 проценттан 73...

Подробнее...

Кызым, сиңа әйтәм...

- Беркемгә дә бернәрсә дә сөйләмәскә өйрән. Шул чакта барысы да яхшы булыр.

- Беркайчан да кешенең узган гомереннән көлмә, чөнки үз киләчәгеңне син белмисең!

- Артка карама - син анда булдың һәм күрәсен күрдең инде. Алга бар — кызыграк булачак!

- Акыллы - хатаны үзеннән эзли, акылсыз - башкалардан.

- Синең турында кемнең нәрсә сөйләве мөһим түгел - барысын да елмаеп кабул ит һәм үзеңчә эшләүне дәвам ит.

- Талашу һәм үпкәләүләрсез мөнәсәбәтләр булмый. Көчлеләр талаша да, үпкәләшә дә, тик бергә кала. Ә көчсезләр алмаш эзли...

- Бүре беркайчан да үзенең сөйгәнен ниндидер эт...

Подробнее...

Кыяфәткә карама

Ирдән аерылып, үзем генә калгач, күпмедер вакыттан соң кабаттан кияүгә чыгарга уйлый башладым. Интернетта танышу сайтлары бик күп, сайлап теркәлергә генә кирәк. Әмма анда кешесе күп булса да, чынлап торып өйләнәм, малаең белән сине яныма алырга риза дигән ирләр бик әз. Әле сөйләшеп торыр өчен дә үзеңә кызык, күңелгә ятар кеше кирәк бит.

Берсендә таныш хатын ватсаптан бер ирнең фотосын җибәрде. Күргән-белгән кешесе дә түгел икән әле. Туганнары яши торган районда, ниндидер бер танышлары аша киткән фото икән, шушы егетне өйләндерергә иде дип әйткәннәр ди. Фотода ул кеше миңа бер дә...

Подробнее...

Елмаеп алыйк

* Бер хатын икенчесенә:

- Әй, булдыклы да инде ирем. Ике көнгә балыкка китә дә, шул арада тоткан балыгын я тозлап, я туңдырып, я консервалап ук алып кайта, - дип мактана.

* Әтисе кызы белән зоомагазинга попугай алырга керәләр. Бер генә калган. Анысы да элек “публичный йорт”та яшәгән булган. Алалар шуны. Өйгә керүгә попугай:

- Оһо, карыйм, бездә яңа кызлар!!!

Тавышка хатыны керә.

- Менә сиңа мә! “Мамочка”ны да алмаштырганнар.

Сүгенгәнне ишетеп, хуҗа керә бүлмәгә.

- Опа! Ә клиентлар һаман шул! Сәлам, Әхмәт! – дигән.

* Бер хатын икенчесенә:

-...

Подробнее...

Хатын-кызга дүрт шаян киңәш

1. Буйдакка күңелеңне салма, чөнки ул сиңа кадәр дә өйләнмәгән, сиңа да өйләнмәячәк.

2. Тол иргә дә гашыйк булма – ул сине дә кабергә кертәчәк.

3. Аерылган ирне әйләнеп уз – ул синнән дә аерылып китәчәк.

4. Иң яхшысы – өйләнгән ир: ул хатынын да ярата, сине дә яратачак.

“Ялгыз түшәк

Их, яшьлектәге хаталарны төзәтеп булса икән...

Гөлнәзирә социаль челтәрләрдәге битенә кергәч тә, килеп төшкән хәбәргә игътибар итте. “Сәлам! Хәлләр ничек?

Менә язмыш кушкач, сине Интернет киңлекләреннән эзләп таптым бит. Безнең очрашмаганга да инде чирек гасыр вакыт үтеп китте! 50 яшемә җитеп килсәм дә, һаман сине онытканым юк. Яз, ничек яшисең? Телефон номерыңны җибәрсәң, иркенләбрәк тә сөйләшә алыр идек!” Хат җибәрүче Гөлнәзирәнең беренче мәхәббәте Әмир иде. Хәбәр Гөлнәзирәне хатирәләр чоңгылына бөтереп алды.

...Әмир белән танышканда, кызга уналты гына яшь иде әле. Мәктәптә унынчы сыйныфта укып йөргән чагы. Дулкынланып торган...

Подробнее...

Сүз эчендә энҗе бар...

* Мәхәббәт беренче дә, икенче дә булмый, ул бер генә була... Беренче мәхәббәт дип беркайчан да өзгәләнмә. Ул бергә яшәү өчен түгел, ә тәҗрибә туплау, саф һәм сантый чакларыңны сагыну өчен бирелә.

* Ир--егет кенә хатын-кызны чын-чынлап хатын-кыз, матур һәм бәхетле итә!

* Тормыштан да артык күреп яраткан кешеңне онытып булмаса да, аннан башка яшәргә өйрәнеп була!

* Иң көчле хис - өмет өзелү. Үпкәләү, көнләшү һәм хәтта күралмау да түгел… Алардан соң җанда нәрсә дә булса кала, ә өметең өзелсә - бушлык кына.

* ”Вакыт барысын да үзгәртә”, - дигән сүзләр дөрес түгел! Гамәлләр...

Подробнее...

Көлке көлә килә

Горурлыгыннан нишләргә белмәгән ата кеше редакциягә шалтыратып, хатынының 3 игезәк табуы турында хәбәр итә. Тегене башта ишетеп бетермиләр һәм кычкырып:

– Тагын кабатлый алмассызмы? – дип сораганнар.

– Юк инде! Болары да менә моннан җиткән! – дигән ата кеше.

* * *

Рәис Әхмәт янына килә дә:

- Бер үтенечем бар иде сиңа, бүген эштән соң Вәлине 2 сәгатькә тоткарла әле, - ди.

- Нәрсәгә? – ди Әхмәт.

- Мин Вәлинең хатыны янына йөрим, син тоткарла инде, - ди. Ярар, Әхмәт шулай эшли. 1 сәгать вакыт үткәч, Вәли Әхмәттән:

- Син нәрсәгә мине тоткарлыйсың? – дип сорый...

Подробнее...

Ирләрне дөрес тиргисезме?

Белгечләр дөрес тиргәлмәгән ирнең бик начар кешегә әйләнүен исбатлаган. Мәсәлән, сез аны кибеттән нәрсәдер алып кайтмаган өчен тиргәдегез икән, димәк, башка вакытта кибеткә үзегезгә барырга туры киләчәк, дип ышандыра психологлар. Ирнең башкарган эше сезгә ошамады (мәсәлән, киштәне дөрес урынга какмаган) һәм моның өчен аны тиргәдегез икән, башка вакытта аннан бу эшне эшләсен өчен бик тә үтенергә кирәк булуы мөмкин. Белгечләр ассызыклавынча, ирләр ешрак тиргәлгән саен, хәл катлаулана бара. Ләкин ирләрнең психологик үзенчәлекләрен белгәндә, аларны мөнәсәбәтләрне бозмаслык, хәтта яхшыртырлык итеп...

Подробнее...

Парлы ялгыз

Безнең йорт янында гына матурлык салоны бар. Шунда эшләүче Гөлназ белән исәнләшеп, аралашып йөрибез. Урта яшьләрдәге бу мөлаем ханымның гаиләсе, өч кызы барлыгын да беләм. Әниләре эштә булган көннәрдә кызлары еш кына ишегалдында уйный. Ирен дә берничә тапкыр очратырга туры килгәне бар. Гөлназ - бик оста чәч кисүче. Беркөнне чәч...

Вакыт соң булганга, салонда башка кеше дә юк иде. Бу ачыктан-ачык сөйләшү Гөлназга карата булган фикеремне үзгәртте дип әйтә алмыйм, әмма бәхетле елмаю артына никадәр көч, тырышлык, минем аңым аңлатып бетерә алмаган тагын әллә нинди ят хисләр...

Подробнее...

Хатын-кызның гомерен нәрсә озынайта?

Белгечләр, тикшеренү үткәреп, кызыклы нәтиҗә ясаган.

Соңгы баласын тапканда хатын-кыз никадәр өлкәнрәк булган саен, аның гомере озын булачагына өмете зуррак икән. Шундый нәтиҗәне Америка тикшеренүчеләре ясаган.

Алар менопауза җитәр алдыннан һәм менопауза яшендәге 1200 хатын-кызга кагылышлы мәгълүматларны анализлаган. Бу хатын-кызлар этник чыгышлары, социаль яшәү шартлары буенча төрле. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренүенчә, баласын соң тапкан хатынның яше белән аның организмындагы лейкоцитларның теломерлары озынлыгы арасында элемтә бар. Теломерлар – ул хромосоманың очындагы...

Подробнее...

«Кредит алып өйләнешү – гөнаһ?!»

Казан шәһәренең «Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин туй уздыру мәсьәләсе турында болай ди:

– Яшьләрнең кавышуын берничек тә билгеләмичә генә уздырып җибәрү дөрес булмас иде. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Бер сарык суеп булса да туй үткәрегез», – ди. Шуңа күрә мөмкинлеге булган кешегә туйны үткәрергә кирәк. Туганнарны, якыннарны җыеп, куаныч-шатлыкны бүлешүнең гаебе юк. Әмма инде туй үткәрәм дип кеше бурычка керсә, кредитлар алса, бу очракта туй гөнаһка әйләнә. Кунак итү турында Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Кунак­лар арасында мохтаҗлар да булмаса, бу мәҗлеснең...

Подробнее...

Елмаеп алыйк әле

– Ирләр иң зур тизлекне кайчан күрсәтә: аракыга йөгергәндәме, әллә хатын-кыз артыннан чапкандамы?

– Аракы шешәсен эләктереп, хатыныннан качканда.

* * *

Бер татар чәчәк кибетенә керә:

– Зинһар өчен, миңа минем хатыныма иң матур чәчәк гөлләмәсе ясап бирегез әле.

– Сезнең хатыныгыз белән, мөгаен, ничәдер еллык юбилеегыздыр.

– Юк, бер ай.

– Эх!.. Сез шундый яхшы бүләк ясыйсыз!.. Һәм нибары бер ай…

– Әйе, бер ай… мин өйгә кайтмаганга…

* * *

– Минем бер танышым өйләнгәнче бик басынкы, моңлы иде. Ә өйләнгәч бөтенләй...

Подробнее...

Ул өйләнә!..

– Син дөньядагы иң матур кәләш булачаксың! – диде Булат Диләрәгә карап. – Ә мин – дөньядагы иң бәхетле кеше!

Мәхәббәттән йөрәге очып чыгардай булып типкән кыз егетенә ныграк сыенды. Караңгы июнь төненең якты йолдызлары капка төбендә утырган бу икәүнең күзләрендә янган бәхет очкыннары төсле балкый иде...

Тик бу төнне тагын берәү йокысыз үткәрде. Булат белән Диләрәнең сыйныфташлары Ләйлә иде ул. Кич клубта ишеткән яңалыгы кызга тынгы бирмәде, йөрәген яндырды. Әти-әнисе ишетмәсен дип, мендәрен тешләп елады кыз. Булат Диләрәгә өйләнә! Инде туй көннәре дә билгеләнгән! Аның балачактан бирле...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836