#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язмыш сынавы

Билгесезлек, мөгаен, иң авыр җәзадыр. Кайда ул? Ничек? Кем белән? Аны шушы сораулар гына борчыды. Алинә тагын күтәрелеп сәгатькә карады. Инде тугыз тулып килә. Ә Фәрит һаман юк. Кәрәзле телефоны да җавап бирми. Ул бит алтыда гел өйдә була торган иде.Ичмасам, иптәш егетләренең дә телефон номерлары юк. Ышана иде шул Алинә Фәритенә, артык нык ышана иде. Вакыт соң булуга карамастан, Алинә Алсуга шалтыратырга булды. Ләкин Алсу да шатланырлык бер хәбәр дә әйтмәде. Бары тик: «Көт, үзе кайткач, барын да аңлатыр», – гына диде. Ә нәрсә аңлатырга тиеш соң Фәрите? Бу билгесезлектән тәмам гаҗиз булды...

Подробнее...

“Синең тормыш юлың ябык бит, диделәр”

“Бер зур яңалыгым бар. Вакытың булу белән, миңа хәбәр бир әле, очрашып алыр идек”, – дип шалтыратты беркөн Илһамия. Соңгы вакытларда кәефсез йөргән дустымның тавышы телефоннан шат һәм серле ишетелде. Ул болай гына шалтыратып, кешене борчый торганнардан түгел, димәк, чыннан да, тормышында нидер булган...

Илһамия белән дуслыгыбыз унике ел элек башланган иде. Университетта бер төркемдә укыдык. Акыллы, төпле, тәртипле Казан кызы. Чибәрлеге һәм сөйкемлелеге белән дә төшеп калганнардан түгел. Боларга өстәп, Аллаһы Тәгалә күркәм холкын да кызганмаган. Әмма әлеге сыйфатларга карамастан, бүгенгә...

Подробнее...

Бәхетне ничек табарга?

Бер ир-ат бәхетле, мул тормышта яшәү турында көне-төне хыяллана икән. Аңа үзе яшәгән йорт та, кигән кием-салымы, башкарган эше дә ошамаган. Кыскасы, әйләнә-тирәсендәге бер нәрсә дә канәгатьләндермәгән. “Ни өчен кемнеңдер барысы да бар, ә минем бернәрсәм дә юк?!” - дип баш ваткан ул. «Менә яхшы йортым, чибәр, нәзек билле, гел елмаеп кына торган хатыным һәм күп акчам булса, мин дә бәхетле булыр идем!» - дип уйланган ул. Көннәрдән бер көнне аның каршысына тылсымчы килеп баскан да:

- Мин синең уйларыңны ишеттем. Ачык итеп әйт, син ни телисең? Мин аларның барысын да үтәрмен, - ди. Ир бик...

Подробнее...

Көлке көлә килә

Горурлыгыннан нишләргә белмәгән ата кеше редакциягә шалтыратып, хатынының 3 игезәк табуы турында хәбәр итә. Тегене башта ишетеп бетермиләр һәм кычкырып:

– Тагын кабатлый алмассызмы? – дип сораганнар.

– Юк инде! Болары да менә моннан җиткән! – дигән ата кеше.

* * *

Рәис Әхмәт янына килә дә:

- Бер үтенечем бар иде сиңа, бүген эштән соң Вәлине 2 сәгатькә тоткарла әле, - ди.

- Нәрсәгә? – ди Әхмәт.

- Мин Вәлинең хатыны янына йөрим, син тоткарла инде, - ди. Ярар, Әхмәт шулай эшли. 1 сәгать вакыт үткәч, Вәли Әхмәттән:

- Син нәрсәгә мине тоткарлыйсың? – дип сорый...

Подробнее...

Алдагы чүлмәккә карап, аяк астагы түмгәккә абынма

Ноутбукның браузер тарихын тикшергән арада “Аерылышканда баланы әтисе белән калдыру юллары” дигән җөмләне укыгач, Наиләнең аяклары тотмас булып, чак кына һушын югалтмады. Әлеге язу Наиләне йокыдан уятып җибәргәндәй итте. Ул гаилә тормышының чәлпәрәмә килергә торганын абайлап, аптырашта калды. Ничек? Зариф улын тартып алып, аерылышу ягын карап маташа түгелме! Димәк, сөяркәсе бар! Менә ни өчен көн дә диярлек эштән соңлап кайта. “Бәхетле киләчәгебез өчен тырышам бит”, - дигән була тагы! Ә үзе менә нинди этлек әзерли. Җаны өзгәләнүгә түзә алмыйча, Наилә яңа гына йоклап киткән улын урыныннан...

Подробнее...

Ирләр колагына хәдисләр

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:

– Бу дөньяда алып була торган нәрсәләрдән иң яхшысы – изге-игелекле хатын.

– Сездән (ирләрдән) иң яхшылары шул, кем үзенең хатынына һәм кызларына яхшырак мөнәсәбәттә.

– Ир – хатынына, ә ул иренә мәхәббәт белән караган чакта Аллаһы Тәгалә аларга Үзенең рәхмәте белән карый.

– Хатын-кызларның иң яхшылары – Аллаһка ышанып мәрхәмәтле булганнары һәм күп бала табучылары. Хатын-кызларның иң начарлары – тәкәбберләр һәм ярым-шәрә йөрүчеләр.

– Хатын-кызларның тупаслыгын (кабынып начар сүзләр әйтүләрен) дәшмәү белән...

Подробнее...

“Яшьлек, мәхәббәт, язмыш...

Кыен бәхет кошын тоту, оя кору.
Кыенрак – тоткач, коргач, саклап тору
”.

(“Кыенрак...” Р.Фәйзуллин).

Яшь чаклар – җүләр чаклар, ди халык. Бәлки, дөрестер. Ләкин, яшьлек үтә, акыл керә, тормыш алга бара, тик саф мәхәббәт кенә әллә кайда еракта...

Унсигез, егерме биш, утыз, утыз биш, инде кырык. Артка әйләнеп карыйсың – матур көннәр, студент еллары, танышулар, очрашулар, аралашулар...; алда – билгесезлек.

Яхшы билгеләргә генә мәктәпне, институтны тәмамладым.

Булмады түгел, булды. Киноларга да, концертларга да йөрдек. Бергә-бергә егетләр, кызлар туган көннәр уздырдык. Әмма...

Подробнее...

Ташны ташлыйсы җиңел, күтәрәсе - авыр

“Серле телефон»га шалтыратучы апа үзен Фәйрүзә дип таныштырды да: «Кайчандыр кылган усаллыклар һәркемнең үзенә кайта”, - дип әйтүләре бик дөрес икән. Кеше кайгысына шатланып сөйләвем түгел, сеңлем, дөнья түгәрәк, шуңа сөйләгәннәремне - һәр эшне төптән уйлап эшләргә, алгы көндә үкенерлек булмасын өчен кисәтү дип кабул ит”, - дип сүзен башлады. Һәм озакка сузмыйча, үзенең тормыш юлын сөйләп бирде.

- Беренче иремнең сеңлесенең улы хатынының сөяркәсен үтереп төрмәгә утырганын ишетеп, бик кайгырдым, хәтта йокыларым качты, төннәр буе уйланып чыгам. Минем дә гаебем юкмы икән, дип...

Подробнее...

Бирегез бер киңәш

Бик озак уйлаганнан соң ярдәм сорап сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Исем-фамилиямне күрсәтмичә генә миңа киңәш бирсәгез иде. Киңәшегез өчен алдан ук рәхмәт белдерәм.

Соңгы вакытларда минем хатын “сулга” йөри. Телефон чылтыраганда трубканы алсам, теге башта аны шунда ук кире куялар. Хатын көн аралаш диярлек “дус кызлары” белән очраша. “Кемнәр белән?” дисәм, “син аларны белмисең,” ди. Кайчагында мин аның, үзе әйткәнчә, таксига утырып кайтканын сагалап торам, ләкин ул йортка килеп җиткәнче төшә, шул сәбәпле, мин аның нинди машинада кайтканын белми калам. Бервакыт мин сәгать ничә икәнен карар...

Подробнее...

Мәхәббәт ялкыны сүрелмәсен

11-6“Үзегездән хатыннарны яралту да, ул хатыннар белән (ләззәтләнеп) бергә яшәвегез дә, ир белән хатын арасындагы мәхәббәт, бер-береңнең хаталарын кичерә белү, һичшиксез, Аллаһның кодрәтенә ачык дәлилләрдер. Хактыр ки, бу эшләрдә фикерли белүче кавемнәр өчен гыйбрәтләр бар”. Коръән тәфсире. Рум (30) сүрәсе, 21 нче аять.

7 март көнне Ямбай авылы мәдәният йортында тантаналы рәвештә Азалия Марат кызы Гарифуллина һәм Айрат Фәнил улы Хабаровның никах-туйлары булып үтте. Азалия Төмән районы, Талымхан авылында туып үскән, Айрат - Ямбай авылы егете, әти-әниләре Аромаш районы, Үткәрмә...

Подробнее...

Сөю һәм чынбарлык

- О, Алия, бу син түгелме соң? Исәнме?

- Гүзәл? Менә нинди күңелле очрашу! – дип чын күңелдән шатланды үзенең сыйныфташын очраткан Алия.

- Сине танымассың да - чибәрләнгәнсең, түгәрәкләнгәнсең, кияүгә дә чыккансың әле?!

- Әйе, Илназ белән 5 ел инде яшибез. Ә син үзең ничек?

- Әй, сорама да инде! Соңгы вакыт бернинди үзгәрешсез, иртә саен эшкә, кичен – өйгә. Эчне генә пошыра шул... Вакытың булса, әйдә, якындагы кафега кереп, бер сөйләшеп утырыйк әле, ичмасам? – дип, Гүзәл Алияне кафега таба алып китте. Озак утырдылар алар сөйләшеп, 9 ел күрешмәгән сыйныфташларга хәтер йомгагын сүтәсе...

Подробнее...

Кызым, сиңа әйтәм, киленем син тыңла!

- Иртән кояш белән торып, тәрәзәңне кояшка ачсаң - йортыңа бәрәкәт килер.

- Тәрәзәләрне вакыт-вакыты белән сөртеп, көзгеләрне пакь тот - фәрештәләр куаныр.

- Юлга чыкканда догаларыңны укып, пакьләнеп чык - юлың уңар.

- Гөлләр үстер йортыңда - сабагына фәрештәләр куныр.

- Ачулы чагыңда юын - басылырсың.

- Кычкырып елау мәрхүм янында да тыела, артык шашып көлү дә тыела, артык кайгыру һәм куану да зиһенгә зыян итер.

- Акчаңны алган көнендә өйдә кундыр, бәрәкәтле булыр.

- Яшь балага карап сокланганның киеменнән җебен яки чәчен алып кал, төнлә бала уянып еласа, шул җеп яки чәч...

Подробнее...

«Әни, мин Диманы яратам…» яки Мәхәббәтнең милләте бармы?

Нишләп Алмаз түгел инде ул, ә?! Алсу һәм Максим, Артём белән Айсылу... Сәер инде.

Алдан кисәтәм: бу язманың – нәтиҗәсе, ә сорауның җавабы юк. Бу язма уйланыр өчен...

Төрле милләт һәм диндәге егет белән кызның пар булып йөрүләре һәм өйләнешүләре минем өчен бик сәер булып тоела иде. Быел рус мәктәбендә укый башлагач, моның бернинди үзенчәлекле һәм проблемалы нәрсә булмавын күрдем. Яшьтәшләрем өчен... «Төрле милләт кешеләре булуыбызга карамастан, яхшы аралашабыз. Татармы, русмы – аермасы юк кебек. Без – русча, алар татарча өйрәнәләр. Катнаш парлар шундый күп, димәк, бу – нормаль хәл!» – диеп...

Подробнее...

Кәбисә ел нинди булыр?

Яңа 2020 нче ел – Ак күсе елы.

Аңардан, нигәдер казалар, бәхетсезлекләр, катастрофалар һәм тормышта тотрыксызлык көтәләр. Чынлыкта, бу алай түгел. 2020 ел – гаилә кору һәм бала туу өчен уңай вакыт. Ак төс – пакълек, эчкерсезлек һәм яхшы гамәлләрне символлаштыра. Күсе гадел юллар белән максатларына ирешүче, тирә-юньне саклаучы һәм кешеләргә хөрмәт белән караучыларга ярдәм итәчәк. Ә ялган һәм мәкер белән эш итүчеләрне уңышсызлык көтә. Әлеге җәнлек бик җентекле һәм байлык яратканлыктан, финанс ягыннан да киләсе ел уңышлы булырга тиеш. Акчаны гадел юл белән табучыларга ул, һичшиксез, ярдәмгә...

Подробнее...

Юләр мәхәббәт

(Хикәя)

Дөньяларны иңләп, күкләр күкрәтеп килгән болытның, файдасына караганда, зыяны күбрәк. Гөлдерәп килә дә, давыл уйнатып үтеп тә китә. Ул салган яраларны табигать озак дәвалый әле. Кайчак мәхәббәт тә шушы болытка охшаш. Яралары гына әрнеп кала.

   Ялгыз гомер итүче әнинең авызында гел бер сүз булды: «Тибешкәндә тиңең булсын!» Мәхәббәт тиңлекне уйлап торса икән... «Тиң түгеллеген дә белдем, өзелеп сөйде яшь күңел», – дип, җырлар чыгармаслар иде.  Мин әнинең бердәнбер кызы. Ул да минем бердәнберем. Әти дияр кешемнең үз тормышы – бездә эше юк. Миңа – 18! Яшьлекнең иң матур...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836