#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әтинең курчагы

Өйдә тынлык. Ирем булмаган эшен бар итеп, компьютерын кушты да, мониторга төбәлде, залда уйнаган кечкенә кызым, курчакларын кочаклап, үз бүлмәсенә кереп китте. Яраланган җанвар кебек почмактан почмакка йөрим. Эчемдә җыелган ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җитә яздым. Шуңа да ирем белән кызым мыштым гына янымнан киттеләр. Юк, ачуым гаиләмә түгел, әтиемә. Алтмыш яшьтә киредән өйләнә! Юк, мин аның картлыгында ялгыз яшәвен теләүче эгоист җан түгел, бары тик ул сайлаган хатын-кызга гына каршы. Ә бит мин, тинтәк, аны өенә үзем алып килдем. Кабат кичәге вакыйга исемә төште дә, ачуымнан күзләремнән яшь...

Подробнее...

Ир-егетнең яратуын ачыклый беләсезме?

Кызларның гашыйк булуын ачыклау кыен түгел. Ул яраткан кешесенә ярарга тырыша, аны тәрбияли. Ә ир-егетләр хисләрен үзләрендә тотучан. Шулай да тикшерүчеләр егетләрнең гашыйк икәнен ачыклап булуын әйтә. Түбәндәге үзенчәлекләрне ир-егетләр үзләре әйткән.

1. «Сөйгәнемнең сүзләренә колак салам». Әгәр дә ирегезгә янган лампочканы алыштырырга кирәклеген 10 нчы тапкыр әйтәсез икән, нәтиҗәне аңлагансыздыр инде.

2. «Аның мавыгуларын үземнекеннән өстен куям». Ир-егеткә яраткан кешесенә ярарга тырышу ошый. Әгәр дә боевик урынына, һинд киносы карарга риза икән - яратуында...

Подробнее...

Кызыклы гыйбарәләр

- Егет кешегә җитмеш төрле гүзәл дә аз.

- Кыз йөзендәге косметика белән бергә егет күңелендәге сөю хисләре дә юылып төште...

- Сөйгәнең фәрештә булсын дисәң, аны җәннәттә яшәт.

- Байлар йортының подъездында гади домофоннар түгел, ә домоайфоннар тора иде.

- Аерылышуыбызның төп сәбәбе – кавышу.

- Ирләр комак кебек: урамда күрсәң – сокланып туймаслык, өеңә ияләшсә – агу бирәсе килә.

- Җомга көн кич белән бер тартма аракы ике иргә һөҗүм итә һәм аларның хезмәт хакын алып кала.

Марат КӘБИРОВНЫҢ
«Кызыклы афоризмнар» китабыннан.

Подробнее...

Гыйбрәтле хикәя

Ни өчен ир кешегә 4 хатынга өйләнергә рөхсәт ителә, ә хатын-кызга бер ирдән артыгы ярамый?

Имам Әбү Хәнифә – танылган мөселман дин әһеле, ислам дөньясында таралган дүрт хокукый мәктәпнең берсен, ягъни Хәнәфи мәзһәбен формалаштырган зур галим. Татарлар да инде мең елдан артык нәкъ менә Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча гамәл-гыйбадәт кылып яши.

   Тирән белемгә ия булган имам булуы белән генә түгел, үзенең зирәклеге, тапкырлыгы, тормышта булган төрле хәлләрне хикмәтле хәл итә белгәне аркасында, Әбү Хәнифәне «Имам-­әгъзам», ягъни «Бөек имам» дип атаганнар. Аның чын исеме Ногман ибн...

Подробнее...

Беренче югалту

Егет кызны мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга чибәркәйне йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр итте. Алар кышның бер матур көнендә танышкан иде. Бөтен дөнья ап-ак кар белән капланган, суык җил агачларны җанландыра. Илназ дус егетләре белән шундый матур кичләрдә күрше авылга кичке уеннарга бара торган иде. Һәм шунда ул Гүзәл белән танышты. Кичке уенда кыз башта күренмәде, соңрак исә ул дус кызлары белән килеп чыкты.

Бөтен егетләрнең күзе бу кызга төште, чөнки әле аны авылда беренче тапкыр күрүләре. Гүзәл шәһәрдә тора, ә авылга әби-бабасы янына кайта ул...

Подробнее...

Беренче очрашуда кызларга нинди чәчәкләр бүләк итәргә?

Нинди чәчәк бәйләме бүләк итәргә икән дип икеләнеп калган очракта классикага тукталсагыз, оттырмассыз. Әгәр кызга ниндирәк чәчәкләр ошаганы турында хәбәрдар булсагыз, үз фантазиягездән чыгып, төрле чәчәкләрдән торган гөлләмә эшләттереп ала аласыз. Дәү, купшы гөлләмә бүләк итәргә телисез икән, аның өчен вак чәчәкле роза чәчәкләре, пионнар бара, алар – нәфислек, нәзакәтлелек билгесе. Җете төсләрне сайларга тырышмагыз. Арасына ачык төстәге берничә орхидея яки хризантема кыстырсагыз отышлы булачак.

Зур булмаган чәчәк бәйләме бүләк итәргә теләсәгез, куе төстәге эре роза чәчәкләрен ачык...

Подробнее...

Гомерлек яра

(Хикәя)

- Кадрия апа, Кадрия апа, тизрәк кибетеңне ач. Ревизор килгән. Тиз килеп җитәргә куштылар, – диде ишектән тыны бетеп йөгереп килеп кергән малай ашыга-ашыга, исәнләшергә дә онытып.

– Ревизор?! Нинди ревизор? Кадрия, бу сүзне ишеткәч, куырылып килде, йөрәге жу итеп китте: «Нигә килгән? Кем җибәргән? Кисәк кенә, алдан хәбәр итмичә». Кышкы суыктан битләре алмадай кызарган, бүрек астыннан чыгып торган чәчләренә бәс сарган, муенына уралган шарфыннан пар бөркелеп торган малайга мең сорау белән текәлде Кадрия. «Бер аягың – монда, икенчесе анда булсын!» – дигәннәрдер инде, чабыш атыдай...

Подробнее...

Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!

- Табын, идәнең пакъ торсын, урын-каралтың җыюлы, пөхтә булсын - бәракәт килер.

- Беркайчан да үзегезнең хәләл җефетегезне башкаларга хурлап сөйләмәгез. Чөнки иртәгә сез аны гафу итәрсез, ләкин бүтәннәрнең күз алдында ул хөрмәтсез кеше булып кала бирер.

- Киемне, бигрәк тә бала киемнәрен җыештырып, урнаштырып тор - саулык артыр.

- Кунак үзенең күчтәнәченнән авыз итсә, гомере озын булыр.

- Кунакны күчтәнәч белән озат, чәй эчкәндә тәм-том белән сыйла - начар итеп сөйли алмас.

- Эчке киемне кешедән яшереп куй, күзгә чалынмасын - шәхси энергия үзегездә калыр.

-...

Подробнее...

Сүз эчендә энҗе бар...

* Иреннәрегез матур булсын өчен - җылы сүзләр әйтегез.

* Күзләрегез янсын өчен - яхшылык чәчеп балкыгыз.

* Зифа буйлы булыр өчен - мохтаҗ белән бүлешеп ашагыз.

* Чәчләрегез матур булсын дисәгез, көнгә бер булса да аларга сабый кулы кагылсын.

* Гәүдәгез төз булсын өчен - ялгыз булмавыгызны белеп атлагыз!

* Синең белән булырга теләгән кешеләрдән баш тартма. Алар тормышыңның иң авыр вакытларында синең янда калучы бердәнбер кеше булырга мөмкин.

* Яхшы йөрәк - бакча, яхшы уй - тамыр, яхшы сүз - чәчәк, яхшы гамәл - җимеш ул. Үз бакчаңны кайгырт, чүп үләннәреннән сакла, яхшы сүз һәм...

Подробнее...

Беренче очрашуда кызларга нинди чәчәкләр бүләк итәргә?

Нинди чәчәк бәйләме бүләк итәргә икән дип икеләнеп калган очракта классикага тукталсагыз, оттырмассыз. Әгәр кызга ниндирәк чәчәкләр ошаганы турында хәбәрдар булсагыз, үз фантазиягездән чыгып, төрле чәчәкләрдән торган гөлләмә эшләттереп ала аласыз. Дәү, купшы гөлләмә бүләк итәргә телисез икән, аның өчен вак чәчәкле роза чәчәкләре, пионнар бара, алар – нәфислек, нәзакәтлелек билгесе. Җете төсләрне сайларга тырышмагыз. Арасына ачык төстәге берничә орхидея яки хризантема кыстырсагыз отышлы булачак.

Зур булмаган чәчәк бәйләме бүләк итәргә теләсәгез, куе төстәге эре роза чәчәкләрен ачык...

Подробнее...

Язмыш сынавы

Билгесезлек, мөгаен, иң авыр җәзадыр. Кайда ул? Ничек? Кем белән? Аны шушы сораулар гына борчыды. Алинә тагын күтәрелеп сәгатькә карады. Инде тугыз тулып килә. Ә Фәрит һаман юк. Кәрәзле телефоны да җавап бирми. Ул бит алтыда гел өйдә була торган иде.Ичмасам, иптәш егетләренең дә телефон номерлары юк. Ышана иде шул Алинә Фәритенә, артык нык ышана иде. Вакыт соң булуга карамастан, Алинә Алсуга шалтыратырга булды. Ләкин Алсу да шатланырлык бер хәбәр дә әйтмәде. Бары тик: «Көт, үзе кайткач, барын да аңлатыр», – гына диде. Ә нәрсә аңлатырга тиеш соң Фәрите? Бу билгесезлектән тәмам гаҗиз булды...

Подробнее...

“Синең тормыш юлың ябык бит, диделәр”

“Бер зур яңалыгым бар. Вакытың булу белән, миңа хәбәр бир әле, очрашып алыр идек”, – дип шалтыратты беркөн Илһамия. Соңгы вакытларда кәефсез йөргән дустымның тавышы телефоннан шат һәм серле ишетелде. Ул болай гына шалтыратып, кешене борчый торганнардан түгел, димәк, чыннан да, тормышында нидер булган...

Илһамия белән дуслыгыбыз унике ел элек башланган иде. Университетта бер төркемдә укыдык. Акыллы, төпле, тәртипле Казан кызы. Чибәрлеге һәм сөйкемлелеге белән дә төшеп калганнардан түгел. Боларга өстәп, Аллаһы Тәгалә күркәм холкын да кызганмаган. Әмма әлеге сыйфатларга карамастан, бүгенгә...

Подробнее...

Бәхетне ничек табарга?

Бер ир-ат бәхетле, мул тормышта яшәү турында көне-төне хыяллана икән. Аңа үзе яшәгән йорт та, кигән кием-салымы, башкарган эше дә ошамаган. Кыскасы, әйләнә-тирәсендәге бер нәрсә дә канәгатьләндермәгән. “Ни өчен кемнеңдер барысы да бар, ә минем бернәрсәм дә юк?!” - дип баш ваткан ул. «Менә яхшы йортым, чибәр, нәзек билле, гел елмаеп кына торган хатыным һәм күп акчам булса, мин дә бәхетле булыр идем!» - дип уйланган ул. Көннәрдән бер көнне аның каршысына тылсымчы килеп баскан да:

- Мин синең уйларыңны ишеттем. Ачык итеп әйт, син ни телисең? Мин аларның барысын да үтәрмен, - ди. Ир бик...

Подробнее...

Көлке көлә килә

Горурлыгыннан нишләргә белмәгән ата кеше редакциягә шалтыратып, хатынының 3 игезәк табуы турында хәбәр итә. Тегене башта ишетеп бетермиләр һәм кычкырып:

– Тагын кабатлый алмассызмы? – дип сораганнар.

– Юк инде! Болары да менә моннан җиткән! – дигән ата кеше.

* * *

Рәис Әхмәт янына килә дә:

- Бер үтенечем бар иде сиңа, бүген эштән соң Вәлине 2 сәгатькә тоткарла әле, - ди.

- Нәрсәгә? – ди Әхмәт.

- Мин Вәлинең хатыны янына йөрим, син тоткарла инде, - ди. Ярар, Әхмәт шулай эшли. 1 сәгать вакыт үткәч, Вәли Әхмәттән:

- Син нәрсәгә мине тоткарлыйсың? – дип сорый...

Подробнее...

Алдагы чүлмәккә карап, аяк астагы түмгәккә абынма

Ноутбукның браузер тарихын тикшергән арада “Аерылышканда баланы әтисе белән калдыру юллары” дигән җөмләне укыгач, Наиләнең аяклары тотмас булып, чак кына һушын югалтмады. Әлеге язу Наиләне йокыдан уятып җибәргәндәй итте. Ул гаилә тормышының чәлпәрәмә килергә торганын абайлап, аптырашта калды. Ничек? Зариф улын тартып алып, аерылышу ягын карап маташа түгелме! Димәк, сөяркәсе бар! Менә ни өчен көн дә диярлек эштән соңлап кайта. “Бәхетле киләчәгебез өчен тырышам бит”, - дигән була тагы! Ә үзе менә нинди этлек әзерли. Җаны өзгәләнүгә түзә алмыйча, Наилә яңа гына йоклап киткән улын урыныннан...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836