#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Себер моңнары” концертында

9-3Өлкәдә барган татар мәдәнияте көннәре кысаларында, 18 февраль көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда эшләүче татар бүлеге тырышлыгы белән “Себер моңнары” дигән концерт булып узды. Чараны татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова алып барды. Концерт программасын чит төбәкләрдә дә үзен таныткан, бай тарихлы “Дуслык” (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров) халык җыр ансамбле ачып җибәрде.

Матур милли киемдәге кызларның җырлы-биюле чыгышларын, баянда уйнаучы Әсмабикә һәм Хәким Мирхәйдәровларны, парлап җырлаган Әлфирә Әйтбаева белән Әнисә Рамазанованы тамашачылар бик җылы каршылап, көчле алкышларга...

Подробнее...

Гашыйклар көненә бүләк

9-5Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында тормыш замана белән тигез бара. Авылда “Түбән Тәүде“ бренды астындагы “Тюменьмолоко” оешмасы мегафермалары көч-куәт алып эшли. Анда асралган эре мөгезле савым сыерларның файдалы, табигый сөтеннән җитештерелгән каймак, май, сыр, кефир һәм башка продукцияләрен бөтен өлкә халкы яратып ашый.

Таштан ясалган ике катлы урта мәктәптә Киндерле һәм күрше авыллардан килгән балалар укый. Укудан тыш укучылар өчен төрле спорт, мәдәни чаралар, конкурслар үткәрелә. Балалар вакытларын тиккә сарыф итмиләр, һәрчак хәрәкәттә. Район үзәгенә барып төрле ярышларда, бәйгеләрдә катнашалар...

Подробнее...

Себер татарларының беренче мюзиклы

8-44 февраль көнне төмәнлеләр шәһәр татар мәдәният үзәге сәхнәсендә “Әминәнең кияүгә баруы” дип исемләнгән себер татарларының беренче мюзиклыннан бер өзекне тамаша кылдылар. Өлкәдә яшәүче татарлар өчен бу бик куанычлы яңалык, әлегә булмаган хәл дип әйтеп була. Бу тарихи чарада катнашып калырга теләүчеләр саны күп булды, тамашачылар хәтта Тубыл, төньяк шәһәрләреннән махсус килгәннәр иде. Әлеге мюзиклга көй язган, дирижер һәм спектакль җитәкчесе вазифаларын башкарган Тубыл егете Айдар Ниязов иҗат җимешенең язылу тарихы турында:

- Бүгенге көндә мин Казан музыка колледжында белем алам. Беренче курсның...

Подробнее...

80 яшьлек юбилей

8-3Герой шагыйребез Муса Җәлилнең:

“Кеше җирдә торса, торсын,
Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып”

, - дигән шигъри юллары Талымхан авылы мәктәбе янындагы таш постаментка уелып язылган. Исән булса, Шамил Юскаевка быел 22 нче февраль көнне 80 яшь тулган булыр иде. Аңа авылыбызда “Шамил әкә”, “Шамил абый”, “Шамил балам” дип эндәшәләр иде. 61 ел дәвамында ул халык күңелендә тирән эз калдырды, эшләре имән агачы ботаклары, тамырлары сыман төрле якка сузылды. Һәйкәлдәге портретыннан авыл халкына карый ул, хәлләрен сораша кебек. Кыска гомеренең 45 елын туган җирләренә, аның кешеләренә...

Подробнее...

Хөрмәт һәм ярату белән үткән дистә еллар

7-3Нәсирә Рәхимова “ПРОДО Төмән бройлеры” оешмасында 1983 елдан бирле эшли. 38 ел буе сугым-эшкәртү комплексының барлык участокларында үзен сынап караган ул: кошларны тотудан башлап, аларны конвейердагы асмага элеп кую, чистартуга кадәр. Технологияләрен төгәл үзләштергән хезмәткәрне 2007 елда тоту һәм сугым, чистарту участогы бригадасы мастеры итеп билгелиләр, анда бүгенге көндә хезмәт итә.

Сугым-эшкәртү комплексында эш тәүлек әйләнәсе кайный. Бирегә 38-40 көнлек үскән бройлерлар китерелә. Сүз уңаенда, бройлерларны чалу процессы тулысынча автоматлаштырылган. Әлбәттә, хәләл тавык ите җитештерүдән тыш...

Подробнее...

Милли экспозиция ачылды

7-2Өлкәдә барган татар мәдәнияте көннәре уңаеннан “Төзүче” мәдәният сараенда беренче катта фойеда “Себер мирасы” экспозициясе ачылды. Ачылу тантанасында Төмән шәһәре Думасы депутаты Алексей Чирков, «Төзүче» милләтләр мәдәниятләре йортының вакытлыча директор вазифасын башкаручы Ольга Тереня катнашып, тәбрикләп киттеләр.

Экспозицияне өлкә милләтләр мәдәниятләре йортында татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова әзерләгән. Гөлнара Вәлиулла кызы рәхәтләнеп үзенең иҗат җимеше белән таныштырып, аның турында сөйләде.

- Быел беренче тапкыр татар һәм башкорт халкы катнашында башкарылды ул...

Подробнее...

“Блокадалы икмәк” акцияләре узды

7-4Россиянең Хәрби дан көненә багышланган Бөтенроссия акциясе кысаларында Ялутор районы, Аслана күчмә мәдәният комплексы, татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган патриотик чаралар уздырдылар. 21 нче январь көнне алар Бумаер авылына барып “Җиңелмәгән Ленинград” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Беренче сүз авыл аксакалы Тимерхан Әбделхәевкә бирелде. Ул фронтта булган авылдашларын искә алып, илебезгә тынычлык теләде.

Хәтер сәгате барышында балаларга камалышта булганнарның икмәк нормасы...

Подробнее...

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге яңадан ишекләрен ачты

6-4Шәһәр татар мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр” көне традиция буенча сентябрь аенда үтте. Әмма мәдәният үзәгендә ремонт эшләре бару сәбәпле, үзәк хезмәткәрләре январь аенда гына тулысынча эшли башладылар. Бу көнне алар килгән кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм биредә нинди эшләр алып барылуы турында сөйләделәр. Ата-аналар һәрбер түгәрәк, студия белән якыннан танышып, түгәрәк җитәкчеләре белән аралаштылар. «Тюльпан» Урал-Себер рәсем ясау (роспись) түгәрәге җитәкчесе Гөлнәзирә Мөстәкыймова нәни кунаклар өчен пыялада рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде. Мәдәният үзәгенең әйдәп баручы белгече Зөлфинә Минебаева үзләрендә...

Подробнее...

Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре башланды

6-5Бу көннәрдә Тубыл районында халкыбызның күңел көзгесе, рухи байлыгы, горурлыгы булган татар мәдәниятенә багышланган чаралар уздырыла. Мәдәният көннәрен Ирек авылы клубында тантаналы, матур чыгышлар, җылы теләкләр белән ачтылар. Бу матур традициядә район хакимият башлыгы Леонид Митрюшкин да катнашты. Ул артистларга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде, ”Туган тел” фольклор ансамблендә катнашучыларга татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлеген саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Район мәдәният үзәге артистларының чыгышлары, милли ашлар, гамәли иҗат...

Подробнее...

“Кыскыркүллеләр кунакчыл халык”

6-10Күптән түгел Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы үзешчән сәнгать артистлары үз районнарында сазъякта урнашкан Кыскыркүлгә концерт белән бардылар. Без шушы сәяхәт турында Киндерле мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Серебрянскаядан сорадык.

- Инде Яңа ел, Иске Яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте, шуңа күрә концерт программабызны: “32 нче декабрь яисә Яңа ел порталы сере” дип атадык. Мәсәлән, курантлар 5не сукканнар да, туктап калганнар... Юморлы-көлкеле, кызыклы тамаша куйдык. Лирик, йөрәкләргә үтеп керерлек җырлар да яңгырады. Чыгышлар рус һәм татар телендә ясалды. “Оттепель” төркемен алып бардык. Ул 5 егет һәм 8 кызны тәшкил итә...

Подробнее...

“Элекке янгын сүндерүчеләр булмый”

6-9“Федераль янгынга каршы хезмәтнең Төмән өлкәсе буенча 32 нче отряды» федераль дәүләт казна учреждениесендә янгын сүндерү-коткару өлешендәге бүлекчә хезмәткәрен лаеклы ялга озату чарасы булып узды. Традиция буенча, булачак пенсионерның өстенә янгын сүндерү кәүсәләреннән су сиптеләр, ә хезмәттәшләре алкышладылар. Гореф-гадәтләрне үтәү Вәкил Шарикин өчен мөһим һәм дулкынландыргыч мизгел булды. Нәкъ менә янгын сагында Вәкил Гани улы чын дусларын тапкан. Озак еллар көчле һәм ышанычлы кешеләр белән эшләвенә ул бик тә шат.

Вәкил Шарикин тумышы белән Төмән районы, Шыкча авылыннан...

Подробнее...

“Үзебезнең Кыш бабай белән Кар кызына рәхмәтлебез”

6-11Бу көннәрдә Ялутор районы, Аслана татар мәдәният йортында эшләп килүче “Веселинки” бию төркеме 26-28 март көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак “Илһам” бөтенроссия бию сәнгате фестиваленең гала-концертында катнашырга чакыру алды. Шул уңайдан, ансамбль җитәкчесе Миләүшә Яценович белән очрашып, уңышлары белән кызыксынгач, ул үзенең эшләре турында сөйләргә ашыкмады. “Без тырышабыз, чөнки безне рухландырып, даими рәвештә матди яктан ярдәм итеп торучы ышанычлы спонсорларыбыз бар.

Алар – Төмән шәһәрендә яшәүче авылдашларыбыз Мөнирә апа белән Риваль Хөснетдиновлар. Риваль абый «НПО...

Подробнее...

“Минем авылым киләчәктә”

5-42021 елның декабрендә «Агропоколение» өлкә проекты кысаларында мәктәп укучыларының иҗади эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән «Киләчәктә минем авылым» дигән темага читтән торып эссе конкурсы үткәрелде.

Конкурсның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, гражданлык, милли үзбилгеләнгәнлек һәм үз Ватаның өчен горурлык хисләре тәрбияләү. Катнашучылар жюри хөкеменә үз авылларын киләчәктә ничек күрүләре турында конкурс-инша тәкъдим итәргә тиешләр иде.

Конкурсның беренче этабы мәктәп дәрәҗәсендә узды, мәктәп укучылары арасында оештырылды. Сайлап алынган эшләр Төмән өлкәсенең аграр белем бирү үзәгенә...

Подробнее...

Шигърият сөючеләр “Әдәби кунакханә”дә очраштылар

5-3Җирле шагыйрьләр иҗатына багышланган “Әдәби кунакханә” кичәсе Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Алып баручы Рузалия Корманалиева чараны башлап, мәктәп яшендәге тамашачыларга күргәзмәдәге фоторәсемнәрне күрсәтеп, балаларны җирле язучыларыбыз, шагыйрьләребез белән таныштырды.

Чарага килүчеләр Булат Сөләйманов, Якуб Зәнкиев, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Сөнгатулла Бекенин, Галия Абайдуллина иҗат иткән китаплар күргәзмәсен карадылар һәм авторлар турында үзләренең фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.

“Әдәби кунакханә” кичәсендә катнашучы Сөнгатулла Бекенин “Хатирәләр”, “Күңелем моңнары”, “Сөенәм телемә, таянам халкыма”...

Подробнее...

3D-технологияләр буенча олимпиада

5-53D-технологияләр буенча олимпиадада Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе командасы 3 нче урынны алды.

Олимпиаданың максаты - күләмле сәнгать һәм техник иҗат белән кызыксынучы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, җитештерүнең реаль секторында инновацион юнәлешләрне уңышлы үстерү өчен инженерлык компетенцияләрен формалаштыру.

Физика-математика мәктәбе мәйданчыгында декабрь ахырында 7-11 сыйныф укучылары командалары арасында 3D-технологияләр буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ сайлап алу этабы узды. Шыкча мәктәбе командасы ярышларда катнашып «3D-Стар» номинациясендә 3 нче...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836