#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милли экспозиция ачылды

7-2Өлкәдә барган татар мәдәнияте көннәре уңаеннан “Төзүче” мәдәният сараенда беренче катта фойеда “Себер мирасы” экспозициясе ачылды. Ачылу тантанасында Төмән шәһәре Думасы депутаты Алексей Чирков, «Төзүче» милләтләр мәдәниятләре йортының вакытлыча директор вазифасын башкаручы Ольга Тереня катнашып, тәбрикләп киттеләр.

Экспозицияне өлкә милләтләр мәдәниятләре йортында татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова әзерләгән. Гөлнара Вәлиулла кызы рәхәтләнеп үзенең иҗат җимеше белән таныштырып, аның турында сөйләде.

- Быел беренче тапкыр татар һәм башкорт халкы катнашында башкарылды ул...

Подробнее...

“Блокадалы икмәк” акцияләре узды

7-4Россиянең Хәрби дан көненә багышланган Бөтенроссия акциясе кысаларында Ялутор районы, Аслана күчмә мәдәният комплексы, татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган патриотик чаралар уздырдылар. 21 нче январь көнне алар Бумаер авылына барып “Җиңелмәгән Ленинград” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Беренче сүз авыл аксакалы Тимерхан Әбделхәевкә бирелде. Ул фронтта булган авылдашларын искә алып, илебезгә тынычлык теләде.

Хәтер сәгате барышында балаларга камалышта булганнарның икмәк нормасы...

Подробнее...

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге яңадан ишекләрен ачты

6-4Шәһәр татар мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр” көне традиция буенча сентябрь аенда үтте. Әмма мәдәният үзәгендә ремонт эшләре бару сәбәпле, үзәк хезмәткәрләре январь аенда гына тулысынча эшли башладылар. Бу көнне алар килгән кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм биредә нинди эшләр алып барылуы турында сөйләделәр. Ата-аналар һәрбер түгәрәк, студия белән якыннан танышып, түгәрәк җитәкчеләре белән аралаштылар. «Тюльпан» Урал-Себер рәсем ясау (роспись) түгәрәге җитәкчесе Гөлнәзирә Мөстәкыймова нәни кунаклар өчен пыялада рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде. Мәдәният үзәгенең әйдәп баручы белгече Зөлфинә Минебаева үзләрендә...

Подробнее...

Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре башланды

6-5Бу көннәрдә Тубыл районында халкыбызның күңел көзгесе, рухи байлыгы, горурлыгы булган татар мәдәниятенә багышланган чаралар уздырыла. Мәдәният көннәрен Ирек авылы клубында тантаналы, матур чыгышлар, җылы теләкләр белән ачтылар. Бу матур традициядә район хакимият башлыгы Леонид Митрюшкин да катнашты. Ул артистларга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде, ”Туган тел” фольклор ансамблендә катнашучыларга татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлеген саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Район мәдәният үзәге артистларының чыгышлары, милли ашлар, гамәли иҗат...

Подробнее...

“Кыскыркүллеләр кунакчыл халык”

6-10Күптән түгел Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы үзешчән сәнгать артистлары үз районнарында сазъякта урнашкан Кыскыркүлгә концерт белән бардылар. Без шушы сәяхәт турында Киндерле мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Серебрянскаядан сорадык.

- Инде Яңа ел, Иске Яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте, шуңа күрә концерт программабызны: “32 нче декабрь яисә Яңа ел порталы сере” дип атадык. Мәсәлән, курантлар 5не сукканнар да, туктап калганнар... Юморлы-көлкеле, кызыклы тамаша куйдык. Лирик, йөрәкләргә үтеп керерлек җырлар да яңгырады. Чыгышлар рус һәм татар телендә ясалды. “Оттепель” төркемен алып бардык. Ул 5 егет һәм 8 кызны тәшкил итә...

Подробнее...

“Элекке янгын сүндерүчеләр булмый”

6-9“Федераль янгынга каршы хезмәтнең Төмән өлкәсе буенча 32 нче отряды» федераль дәүләт казна учреждениесендә янгын сүндерү-коткару өлешендәге бүлекчә хезмәткәрен лаеклы ялга озату чарасы булып узды. Традиция буенча, булачак пенсионерның өстенә янгын сүндерү кәүсәләреннән су сиптеләр, ә хезмәттәшләре алкышладылар. Гореф-гадәтләрне үтәү Вәкил Шарикин өчен мөһим һәм дулкынландыргыч мизгел булды. Нәкъ менә янгын сагында Вәкил Гани улы чын дусларын тапкан. Озак еллар көчле һәм ышанычлы кешеләр белән эшләвенә ул бик тә шат.

Вәкил Шарикин тумышы белән Төмән районы, Шыкча авылыннан...

Подробнее...

“Үзебезнең Кыш бабай белән Кар кызына рәхмәтлебез”

6-11Бу көннәрдә Ялутор районы, Аслана татар мәдәният йортында эшләп килүче “Веселинки” бию төркеме 26-28 март көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак “Илһам” бөтенроссия бию сәнгате фестиваленең гала-концертында катнашырга чакыру алды. Шул уңайдан, ансамбль җитәкчесе Миләүшә Яценович белән очрашып, уңышлары белән кызыксынгач, ул үзенең эшләре турында сөйләргә ашыкмады. “Без тырышабыз, чөнки безне рухландырып, даими рәвештә матди яктан ярдәм итеп торучы ышанычлы спонсорларыбыз бар.

Алар – Төмән шәһәрендә яшәүче авылдашларыбыз Мөнирә апа белән Риваль Хөснетдиновлар. Риваль абый «НПО...

Подробнее...

“Минем авылым киләчәктә”

5-42021 елның декабрендә «Агропоколение» өлкә проекты кысаларында мәктәп укучыларының иҗади эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән «Киләчәктә минем авылым» дигән темага читтән торып эссе конкурсы үткәрелде.

Конкурсның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, гражданлык, милли үзбилгеләнгәнлек һәм үз Ватаның өчен горурлык хисләре тәрбияләү. Катнашучылар жюри хөкеменә үз авылларын киләчәктә ничек күрүләре турында конкурс-инша тәкъдим итәргә тиешләр иде.

Конкурсның беренче этабы мәктәп дәрәҗәсендә узды, мәктәп укучылары арасында оештырылды. Сайлап алынган эшләр Төмән өлкәсенең аграр белем бирү үзәгенә...

Подробнее...

Шигърият сөючеләр “Әдәби кунакханә”дә очраштылар

5-3Җирле шагыйрьләр иҗатына багышланган “Әдәби кунакханә” кичәсе Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Алып баручы Рузалия Корманалиева чараны башлап, мәктәп яшендәге тамашачыларга күргәзмәдәге фоторәсемнәрне күрсәтеп, балаларны җирле язучыларыбыз, шагыйрьләребез белән таныштырды.

Чарага килүчеләр Булат Сөләйманов, Якуб Зәнкиев, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Сөнгатулла Бекенин, Галия Абайдуллина иҗат иткән китаплар күргәзмәсен карадылар һәм авторлар турында үзләренең фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.

“Әдәби кунакханә” кичәсендә катнашучы Сөнгатулла Бекенин “Хатирәләр”, “Күңелем моңнары”, “Сөенәм телемә, таянам халкыма”...

Подробнее...

3D-технологияләр буенча олимпиада

5-53D-технологияләр буенча олимпиадада Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе командасы 3 нче урынны алды.

Олимпиаданың максаты - күләмле сәнгать һәм техник иҗат белән кызыксынучы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, җитештерүнең реаль секторында инновацион юнәлешләрне уңышлы үстерү өчен инженерлык компетенцияләрен формалаштыру.

Физика-математика мәктәбе мәйданчыгында декабрь ахырында 7-11 сыйныф укучылары командалары арасында 3D-технологияләр буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ сайлап алу этабы узды. Шыкча мәктәбе командасы ярышларда катнашып «3D-Стар» номинациясендә 3 нче...

Подробнее...

Исмәгыйль абыйдай ирләр аздыр

Яркәү районы, Тархан авылыннан 50 ел бергә гомер иткән ирле-хатынлы Хәйрия һәм Исмәгыйль Идиатуллиннарның тормышында шатлыклары да, кайгылары да булган. Әмма хәтердә иң якты һәм күңелле хатирәләр генә калган. Бүгенге көнгә кадәр бергә яшәгән еллар йөрәкләрдә мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре генә уята. Бу гаҗәеп пар турында бик озак сөйләргә була. Алар өч егет үстерделәр. Кече уллары бишектә ятканда, Хәйрия апа авырып китә. Исмәгыйль абый эш арасында Хәйрия апаны кайда гына дәваланырга йөртми, бик хөрмәт итте. Үзе гомер буена шофер булып эшләде. Балалары зурайгач, хатыны тагын авырып китте. Ул...

Подробнее...

Ел саен могҗиза!

5-11«Бәрәкәт» хәйрия фонды химаячеләре ятимнәр, мохтаҗ балалар булмасын өчен тырыша. Әлбәттә, аларның мөмкинлекләре чикле. Спонсор ярдәме гел кереп тормый. Алай да ел саен фонд карамагындагы балалар өчен могҗизалар ясарга тырышалар.

Быел өлкәбездәге 130 шундый бала Яңа ел бүләкләре алды. Алар - аз тәэмин ителгән, тормышта авыр хәлләр кичергән гаиләләрдәге, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар.

Бу акциянең иң мөһиме - бүләкләр үзләре генә түгел, ә игътибар һәм җылылык. Кулыңнан бер яхшылык килсә, бишне кыл, ди татар халык мәкале. Фонд ярдәмчеләре бүләкләрне мулдан әзерләгәннәр...

Подробнее...

Милләтпәрвәр шәхес

5-12Ни сөенеч! Халкымның күплегенә-барлыгына, берлегенә, хаклыгына шатланам. Безнең милләттәшләр арасында телен, динен, халкын яраткан, киләчәк өчен кайгырткан, олыларны хөрмәт иткән шәхесләр арасында Айсылу Юнысованы да әйтер идем. Ул байтактан “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе. Балалар өчен дә, зурлар-олылар өчен дә туганнары, дуслары белән “Ак калфак”ның әгъзалары ярдәмендә бәйрәмнәр, күрешүләр оештыра. Мәүлид ән–Нәби көне белән ятим балаларны шатландырып, Яңа ел, Җиңү көне, Өлкәннәр көне белән котлап “Бердәм Россия”нең һәм үзенең бүләкләрен өләшеп, бәйрәм-кичәләр үткәрә.

Бу юлы ул...

Подробнее...

Матур булыйм дисәң

Сирин чәчәкләреннән ясалган битлек битегезне яшәртеп, сәламәтләндереп җибәрер.

Битлек ясау өчен бер кашык өеп салынган вакланган сирин чәчәкләренә шулкадәр үк каймак кушып болгатыгыз. Шул массаны ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Катнашманы биткә яхшылап сөртеп, 12-15 минут тыныч кына ятып торыгыз. Аннары җылы сөттә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз. Әлеге битлек тирене тукландыра, дымландыра һәм агартып җибәрә. Сириннәр чәчәк атканда атнасына ике-өч тапкыр шул битлекне ясасагыз, битегез яшәрми калмас.

«Саулык».

27 январь – Ленинград блокадасын өзү көне

5-13Ленинград блокадасы Бөек Ватан сугышында немец гаскәрләре белән 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 январенача бара.

“Җәйге бакчада чокырлар түгел – траншеялар казыдылар. Җир казучылар анда-монда йөрделәр. Янәшәдә эшлекле, моңсу кыяфәттә бер траншеядан икенчесенә сынчы-реставратор Георгий Симонсон йөгерде. Аңа авыр бирем йөкләнде: Җәйге бакчаның сыннарын җиргә күмү.

Георгий Александрович ашыкты. 1941 елның җәйге матур көннәре торды, әмма көз җитеп килә, ашыгырга кирәк. 6 нчы һәм 9 нчы чатындагы яшь Аврора җир астына төште. Патша Аполлон һәм ямьле Нимфа аның артыннан киттеләр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836