#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөтенроссия бәйгесеннән медаль белән

13-5Өлкәбезнең көрәшчеләрен әзерләүче тренер Әбделхак Миннебаев тәрбияләнүчеләре елдан-ел бу спорт төре буенча үткән ярышларда алдынгы урыннарны алып кайталар. Башкортостан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә 1999 – 2002 елгы егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге үтте.  Ике көн дәвамында Татарстан, Башкортостан, Кырым Республикалары белән бергә 20 төбәктән килгән 180ләгән көрәшченең иң-иңнәре төрле категорияләрдә җиңү яулап, 72 медальгә лаек булдылар. Ил чемпионнары һәм призлы урыннар алучыларга акчалата бүләк белән бергә кубок һәм Россиянең спорт министры кул куйган Мактау...

Подробнее...

Яктылык таратучы Елена

13-7Бу елның язы да җитте. Яз белән бергә умырзаялар күтәрелә, татар кызларыбыз да унынчы тапкыр “Себер йолдызы” бәйгесендә җиңү яуларга әзерләнәләр. Ә ел саен кастингка килгән дистәләгән нәфис, сәләтле зат арасыннан иң лаеклыларын финалга сайлап аласы авырлаша. Бу еллар эчендә бәйгедә 800ләгән кеше катнашты. Аның даны ерак төбәкләргә таралды.

Элегрәк елларда үзе турында алдан ятланган текстны да әйбәт итеп сөйли алмаган туташларыбызны татар телен яхшы белгән, иҗади уңышлар яулаган гүзәлләр алыштыра.

Шуларның берсе – Шадринск дәүләт педуниверситеты студенты Елена...

Подробнее...

Әнием белән горурланам

13-4Минем әнием Зөлхәйдә Сәйдуллина кышкы бураннар дулаган мәлне, өченче бала булып дөньяга килә. Нина нәнәм ахшам балага авырый башлагач, авылның икенче очында яшәгән Ратифә әбине чакырырга үзе бара. Кечкенә генә буйлы, йомшак куллы  Ратифә әби авылда иң хөрмәтле карчык дип саналган, чөнки ул шул авылда туган барлык бәбиләрнең “колак картнәсе” булган.

- Буранда йөргәле чагылам (авыр), - дигән әби, - иртәгәчә түзәр чамаң булса, иртә барам, ә бүген беркая да кузгалыр хәлем юк.

- Алайса, - дигән минем нәнәм, - мин синең өеңдә табам.

Шуннан куркып микән, әллә...

Подробнее...

Татар егете исемен йөртергә лаек ул

13-6Илнар Колмәмәтов – Тубыл сәнгать һәм мәдәният көллиятендә тавыш операторлары бүлегенең 4нче курсында гел “5”ле билгеләренә генә укый. Төрле бәйге-чараларда актив катнаша, информатика фәне буенча ел саен үтә торган олимпиада да 1 урынны берәүгә дә бирми. Аның тормыштагы девизы да – “Яткан таш астыннан су үтми”. Шуңа ул гел хәрәкәттә – эшли, эзләнә, иҗат итә. “Татар егете–2017” өлкә бәйгесендә катнашырга теләк белдерүе дә очраклы түгел. Аның максаты – татар яшьләре белән тыгыз аралашып, күренекле шәхесләребез белән танышу, телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне тирәнтен өйрәнү, үзенең...

Подробнее...

Бала күңеленә яхшылык салучылар

Укытучы… Кем соң ул?  Безнең  уебызча, укытучы - ул балаларга аң бирүче, тәрбияче, киңәшче. Укытучы, беренче чиратта, ул - бала күңеленә  яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы.

Без быел унберенче сыйныфта укыйбыз,  инде берничә айдан мәктәпне дә тәмамлыйбыз. Алда имтиханнар бирәсе бар, кая укырга керербез, дип тә  уйланабыз…

Бүген без әдәбият дәресендә  Ш.Галиевның  «Кыңгыраулы мәктәп еллары» дигән шигырен укыганда, укытучы апалар, абыйлар күз алдыбызга килделәр һәм инде апа мәктәп елларыбыз турында инша кирәклеген хәбәр иткәч, без&nbsp...

Подробнее...

Elvin Grey төмәнлеләр күңелен яулады

8-15Гадәттәгедән үзгә буларак, соңгы вакытта татар яшьләре арасында популярлашып киткән Радик Юльякшин (псевдонимы Элвин Грэй) Төмәнгә бу концерт сезонында икенче тапкыр килде. Бу юлы чыгышының Гашыйклар көненә туры килүе алар өчен аеруча шатлыклы булды. “Тимерьюлчы” мәдәният сараеның татар концертында бу кадәр балаларны, яшь буын вәкилләрен күргәне юк иде әле. Алар түземсезлек белән көткән яраткан артистларын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Җырлар биергә ашкындырып торганга, буш урыннар бию мәйданчыгына әверелде. Сәхнә дә башкача бизәлгән, гадәти экраннар юк, күп урынны көчле аппаратура алып тора. Төсле ут, көчле уен кораллары тавышы, төрле ялтыравыклы, бизәкле костюмнар Элвин Грэй җырларына заманча төс өсти. Алып баручы, биюче...

Подробнее...

Шәүкәт Гаделiша шигырьләрен яратучы егет

8-16Эльдар Сабитов белән без Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә узган “Таң йолдызы” Түбән Тәүде районы балалар фестивалендә таныштык. Ул үзенә игътибарны Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Шәүкәт Гаделшаның “Гаҗәп авыл“ шигырен сәнгатьле итеп сөйләве белән җәлеп итте. “Шәүкәт абыйның шигырьләре күңелемә якын, ул бит әле минем авылдашым да. Бу да миңа горурлык хисе өсти. Бүген тамашачыларга тәкъдим иткән шигырьдә ул Киндерле авылы табигатен шундый оста итеп сурәтли, тел байлыгына, таң каласың. Шәүкәт абый мәдхия җырлаган хозурлыкны элек күрмәгән, тоймаган булсам, хәзер туган авылым...

Подробнее...

Балаларга игътибарлы булыйк

Соңгы вакытта федераль массакүләм мәгълүмат чараларында яшьләр арасында канат җәя барган “24 сәгатькә югал” дип аталган флешмоб турында сүз күтәрелде. Уен тәртибе буенча балалар беркемне дә кисәтмичә берничә көнгә өйдән чыгып китәләр дә, кайткач, “эстафета”ны танышларына тапшыралар. Менә шулай январь аенда Төмән шәһәрендә балигълык яшенә җитмәгән 3 кызның югалганы билгеле була. Бу турыда хәбәр социаль челтәрләрдә бик тиз тарала. Бәхеткә каршы, ата-аналары мөрәҗәгать иткән тәртип сакчылары әлеге кызларны табып, сау-сәламәт килеш өйләренә кайтарганнар.

Аннары балалар арасында...

Подробнее...

Ни­чек итеп ях­шы әңгәмәдәш булыр­га?

- Әңгәмәдәшеңне бүл­дер­мичә тыңлар­га өй­рән. Башта ул әй­тәсе кил­гән сүз­ләрен әй­теп бетер­сен, соңыннан гына син үз фикереңне җиткер.

- Әңгәмә вакытын­да сине бүл­дерәләр икән, ашыкмый­ча гына тыңлап бетер, соңыннан әй­тәсе кил­гән сүзеңне дәвам ит!

- Әй­ләнә-тирәдәгеләр­гә кызык бул­ган темалар­га сөй­ләш. Төш­ке ашка нәр­сә аша­вың яи­сә өй­дә нәр­сәләр эш­ләвең дус­ларыңа бер дә кызык бул­мас.

- Әгәр дә сорамасалар, үзең турын­да сөй­ләр­гә тырыш­ма.

- Гайбәт сат­ма.

- Зурлар сүзенә кысыл­ма.

- Дустыңа сереңне сөй­лисең килә икән, баш­калар алдын­да...

Подробнее...

Яшь чак, дәртле чак

4-8“Диңгез буендагыча, җанга рәхәтлек бирә торган талгын гына җил исә. Җәйрәп яткан елга да төнге йокыга талгандай тынып калган. Биек яр өстендә йөз яшәрлек каен янында ике яшь йөрәк серләшә. Офыктан бар җиһанга нурларын чәчеп,  ай калкып килә. “Көзге төн – караңгы төн”, - диләр. Бу дөрес түгел, әнә бит яктылыгын нинди мулдан сибә. Аның да нидер ишетәсе, нәрсәнедер күрәсе килеп, күк гөмбәзен әйләнеп чыгарга кирәк.

Каен яфраклары да пышылдап кына серләшеп алалар. Шушы сихри күренештән күңелләр җилкенә, башлар әйләнгәндәй була. Әллә инде баш түгел, дөньясы әйләнә, мондый...

Подробнее...

Балаларны “Очучы китлар” дан саклыйк

Үткән елның декабрь аенда Төмән шәһәрендә 3 укучының үз-үзләренә кул салып дөньядан китүләре җәмәгатьчелектә зур яңгыраш алды. Үлем сәбәбе барысыныкы да бер – өчесе дә югарыдан сикергәннәр. Төмәнлеләр бу фаҗигаларны социаль төркемнәрдә үзеңә кул салырга өйрәтүче куркыныч сайтлар белән бәйлиләр. Моны күздә тотып, ашыгыч рәвештә мәктәпләрдә ата-аналар җыелышы уздырылды һәм яшүсмерләр өчен төрле профилактик чаралар оештыру планга кертелде. Ата-аналарга балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре буенча инспектор һәм укытучылар “ВКонтакте” социаль челтәрендә оештырылган “үлем төркемнәре” турында...

Подробнее...

Ямбайда өстәл теннисы ярышлары узды

52-15Төмән районы, Ямбай авыл спорт комплексы бинасында  “Өлкә өстәл теннисы федерациясе”, район татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы һәм район, авыл хакимиятләре ярдәме белән Х.Якин истәлегенә багышланган 2нче өстәл теннисы буенча турнир оештырылды. Традициягә кергән әлеге ярышта районның 4 мәктәбеннән 24 укучы катнашты. Яшь спортчыларга уңышлы ярышлар теләп милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев чыгыш ясады. Ул: “Спорт – ул сәламәт тормыш. Мәктәп елларында мин үзем дә өстәл теннисы уены белән мавыктым. Бүгенге көндә сезнең өчен шундый очрашу, бәйге оештыручыларга...

Подробнее...

Сәнгатькә гашыйклар

52-16Декабрь башында Төмәннең дәүләт мәдәният институтында “Себер чишмәләре” дип аталган VI бөтенроссия фестивале узды. Төмән, Екатеринбург, Курган өлкәләреннән килгән 800гә якын иҗат төркеме чыгышларын жюри һәм тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Бу чарада Тубыл шәһәренең 12нче мәктәп укучысы, себер татар мәдәният үзәгенең “Сандугач” ансамбле җырчысы Алисә Баганаева (җитәкчесе Регина Уразмәтова) 3нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Ул “Инандым бер Аллаһка” дип аталган мөнәҗәт, “Бии итек-читекләр” җырын башкарып тамашачылар мәхәббәтен яулый.

...

Подробнее...

Бусагада – кызыл утлы әтәч елы

2016 елның соңгы көннәре - һәрберебез Яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. Зур адымнар белән каршыбызга Кызыл утлы Әтәч елы атлый. Астрологлар фикеренчә, Әтәч көнчыгыш календаренда яңарыш символы, яңа һәм билгесез нәрсәдер башлану билгесе. Шуңа да якынлашып килүче ел илдә, дөнья аренасында һәм һәр кешенең тормышында үзгәрешләр вәгъдә итә. Тик үзгәрешләрнең яхшымы, начармы булуы һәркемнең үз кулында булачак. 2017 елда үҗәт, максатка омтылучан кешеләр генә уңышка ирешерләр, чөнки Әтәч үз теләгенә ирешергә теләгән һәм ихтыяр көче нык булган кешеләргә генә ярдәм итәчәк. Әмма Көяз Әтәч...

Подробнее...

Белем нурын чәчүче

48-4Бу көннәрдә Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә өстәмә белем бирү педагогларының иҗади сәләтләрен, осталыкларын үстерү максаты белән ел саен уздырыла торган “Өстәмә белем бирү педагогы–2016” бәйгесендә Әлфинур Шамил кызы Касыймова 1 урынны яулады. Әлеге бәйге ике этапта узды. Беренче чиратта жюри әгъзалары педагогларның укыту программалары, портфолиолары белән читтән торып таныштылар. Аннары аларга ярышучылар ирекле рәвештә әзерләгән иҗади презентацияләрен һәм дәрестән бер өзек тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары һәркемнең эшенә теманың тирән ачылышына, оригинальлеге...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836