Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2018 елның икенче яртыеллыгы да башланды. Газета-журналлар укучылар, әзерләүчеләр өчен бигрәк тә әһәмиятле бу вакыт. Чөнки яңа сезонга керәбез, күпмедер укучыларыбыз алышына, берникадәр үткәнгә нәтиҗә ясарга да мөмкинлек туа. Икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе бакча, язгы эшләр белән бергә үрелеп бара һәм почта бүлекләренә барып җитә алмаучылар сәбәпле, тиражның берникадәр кимү куркынычы бар. Тик өлкәбез татарлары газетабызны даими укып баралар. Безгә бу куркыныч янамый, дияр идем. Соңгы вакытта почта хезмәткәрләренең үз эшләренә намуссыз каравы, язылучыларга ваемсызлыгы нәтиҗәсендә күп кенә даими укучыларыбызны югалттык, ахрысы. Бу бәла бөтен ил буенча бара. Россия Почтасы киләчәктә берәр чарасын күрмәсә, я алтернатив таратучылар барлыкка килер, я матбугат зур кыенлыклар кичерер.
“Яңарыш” - яңалыклар белән таныштырып торган, якташларыбызның тормышындагы мөһим вакыйгаларны яктырткан, татар теленең кадерен белергә өйрәткән газетабыз. Газета–журналларга язылу буенча почта хезмәткәрләре 2018нче елның икенче яртыеллыгына нәтиҗә ясадылар. “Бердәнбер газетабыз бит, укыйбыз, көтеп алабыз”, - дип әйтүчеләр күп булса да, соңгы елларда газета–журналларга яздыру авыррак бара. Милләттәшләребез белән бергә тиражыбызны сакларга тырыштык. Бу елның икенче яртыеллыгына “Яңарыш”ка теләп яздыручыларга, безнең белән күп еллар хезмәттәшлек иткән дусларыбызга рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Үткән ел сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр өчен берникадәр үзгәрешләр булды: сөтне кабул итүдә сыйфат дәрәҗәсе яңартылды, яхшыртылды. Ә бу, үз чиратында, бер яктан, гадел эш итмәгән хезмәткәрләрдән котылырга ярдәм итсә, икенче яктан, сөт җитештерүчеләргә, җыючыларга берникадәр авырлык та тудырды. 2017 ел нәтиҗәләре буенча төбәктә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт барлык күләмнең 41 процентын тәшкил итә. Барлык җыела торган сөтнең 80 проценты югары сортка туры килми, икенче сорт белән кабул ителә һәм бары тик май әзерләү өчен генә кулланыла ала.
Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсеннән башланган Бөтенроссия татар фольклор фестивале быел ун еллыгын каршы алды. “Түгәрәк уен” ил күләмендә татар халкы фольклорын саклауда, үстерүдә зур эшләр башкарды, онытыла барган йола, гореф-гадәтләребез тарих төпкелләреннән барланып яңартылды, кайберләре тормышта да кулланышка керә бара. Быел 23 төбәктән 30 фольклор коллективы килгән.
Школы Тюменской области получили 47 новых автобусов для перевозки детей. Өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Моор белән Россия Президентының Урал федераль округы вәкиле Николай Цуканов регион мәктәпләренә 47 яңа автобус бүләк иттеләр. Әлеге тантаналы чара Төмән шәһәренең “Ямальский-2” микрорайонында төзелүче мәктәп парковкасында үтте. “Автобуслар заманча җиһазландырылган. 2 мең баланың мәктәпкә бару юллары куркынычсыз һәм җайлы булачак. Соңгы ике ел эчендә мәктәпләр өчен регион һәм федераль бюджеттан 180 яңа автобус сатып алынды”, - диде Александр Моор.
Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы “Яңарыш” газетасына
1 апрельдән 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу бара.
“Яңарыш” – ул күңел азыгы, акыл агышы, тормыш барышы, киңәшләр. Әле өлкәдәге хәлләрне белү өчен ачык тәрәзә, милләтебезнең тарихы, хәзерге хәле, тел, мәдәният үсү турындагы мәгълүматларны бирүче дәреслек тә.
Язылу бәясе шул килеш калды: 6 айга - 328 сум 44 тиен,
3 айга - 164 сум 22 тиен, 1 айга - 54 сум 74 тиен,
Бөек Ватан сугышы ветераннарына,