#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Оста шигырь сөйләүче кыз

23-12Төмән өлкә фәнни китапханәсендә үткән «Зәнкиев укулары»нда Тубыл районының Хуҗайлан авылыннан килгән матур кыз сәнгатьле итеп Бөек Җиңүгә һәм туган мәктәбенә багышланган ике шигырь сөйләде. Катнашучылар сокланып тыңладылар: үзе 1 класс укучысы гына булуына карамастан, бер ялгышмыйчан, кычкырып, сүзләрне дөрес итеп әйтеп башкаруы бик күркәм булды.

Фәридә Базарова Сания апа Зәнкиева белән өлкә үзәгеннән ерактагы хөрмәтле язучыбызның туган авылыннан түгәрәк өстәлдә катнашырга дип махсус килгән. Мәктәптә барлык фәннәрдән дә гел «яхшы» билгеләренә генә укый икән. Тагын да әнисе...

Подробнее...

Чын салават күперен хәтерләтте

23-11Төмәннең сәнгать колледжында «Салават күпере» XXII өлкә милли балалар сәнгать иҗаты фестивале һәм гала-концерты узды. Аны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ярдәме белән Төмән өлкәсе милли берләшмәләр координацион советы үткәрде. Фестиваль Россия халкының мәдәни мирасы елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланды.

Быел шушы этномәдәни марафон 5627 катнашучыны берләштерде. 4 яшьтән 17гәчә биш номинация буенча төрле милләтнең 700дән артык эше тәкъдим ителгән. Беренче тапкыр «Бала күзе белән» дигән гаилә традицияләре буенча видеоролик номинациясе булды, онлайн-тавыш бирү...

Подробнее...

Уку елын уңышлы тәмамлаучылар

23-10Бу фотода Лия белән Әмир Шәкирьяновлар. Алар Мәскәүнең «Жар-птица» дип аталган 324 нче мәктәбендә «5»ле билгеләренә генә укыйлар. Тугыз ай буе тырышып белем коесы казыган мәктәп укучылары быел да сынатмаганнар. Алдынгылар Мактау кәгазьләре алганнар. Шатлыклы яңалыклары белән Тубыл шәһәрендә яшәүче Гөлбану әбиләре белән Зәйнулла бабалары Нәфыйковлар уртаклаштылар: «Балалар илебезнең иң зур, матур шәһәре - Мәскәүдә яши башлаганнарында оныклар өчен уйланган идек.

Шөкер, тырышып укыйлар, өстәмә белем дә алалар. Лия сәнгать мәктәбенә йөри, матур рәсем ясый. Әмир футбол белән...

Подробнее...

Казаннан җиңү белән!

19-7Өлкәбездә яшәүче татар халкы тормышы белән хәбәрдар булырга тырышабыз. Интернет челтәрләреннән төрле уңышларын күреп, алар белән элемтәгә кереп, мәгълүмат туплыйбыз. Онлайн рәвештә үткәрелгән ярышлар катнашу мөмкинлеген арттырды. Шуңа да якташларыбыз зур-зур бәйгеләрдә үзләрен сынап карый алдылар, җиңүләргә дә ирештеләр. Ә менә Төмәнебезнең бердәнбер татар теле укытыла һәм татар мәдәнияте сакланган мәктәбе укучыларының олы шатлыкларын абайламый калганбыз. Укытучылары шатлыклары белән уртаклашкач кына, әлеге тырыш балалар белән укучыларыбызны да таныштырырга булдык.

Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбе...

Подробнее...

9 май – Җиңү бәйрәме

Бөек Ватан сугышы пионер-Геройлары

Пионер Аркадий Каманин Икенче бөтендөнья сугышының иң яшь очучысы була. Ул 14 яшендә оча башлый. Аркадий Ерак Көнчыгышта туган. Берничә фронтта сугышкан: 1943 елдан - Калинин, 1943 елның июненнән 1 нче Украин, 1944 елның сентябреннән 2 нче Украин. Бу вакыттан малай дивизияләр штабларына, полкларның командалы пунктларына оча, партизаннарга азык ташый. Егеткә беренче бүләкне 15 яшендә тапшыралар ул – «Кызыл Йолдыз ордены». Аркадий нейтраль полосада ватылган Ил-2 штурмовик самолетында очучыны коткара. Соңрак аны «Кызыл Байрак ордены» белән бүләклиләр. Малай...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836