Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
20 июньнән документларны тапшырырга мөмкин булачак һәм аларны кабул итү 29 июльгә кадәр дәвам итә.
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары биш университетка унга кадәр гариза бирә алачак. Бу хакта РФ фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Без абитуриентларның әзерлек юнәлешләрен сайлау мөмкинлекләрен киңәйттек. Әгәр алдагы елларда абитуриентлар өч белгечлек һәм юнәлеш буенча биш югары уку йортына керү өчен гариза бирергә хокуклы булса, быелдан укырга керүчеләр биш университетка унга кадәр...
Зур һәм нык гаиләләр - үсеп килүче буын өчен чын үрнәк һәм төбәкнең бербөтен, гармонияле һәм имин үсеше өчен ныклы фундамент.
Бу хакта Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, 14 майда төбәк хөкүмәтендә Халыкара гаилә көне уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итүдә белдерде.
«Гаиләләргә ярдәм итү, балаларны тәрбияләү һәм үстерүдә, аларның ялын оештыруда ярдәм итү региональ хакимият органнарының төп стратегик бурычларыннан берсе булып кала», – дип ассызыклады губернатор. Александр Моор ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга күңел җылылыгы һәм мәхәббәт бүләк итүче, аларга ныклы аякка...
Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасының чираттагы утырышы булып узды. Анда гаилә гореф-гадәтләрен саклау һәм яшь гаиләләрдә рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру мәсьәләләре каралды. Сәхнәгә күп балалы гаиләләр чакырылды.
Алар арасында Төмән районы, Муллаш авылыннан Гөлфия Сәлимҗанкызы белән Илгиз Мансур улы Бабшановлар да бар иде. Алар «Ел гаиләсе-2020» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында «Гаилә – гореф-гадәтләрне саклаучы» һәм «Авыл гаиләсе» номинацияләрендә 3 нче урынны яуладылар.
Бу гаилә «Төмән муниципаль районының супер гаиләсе» район конкурсында, балык спорты буенча ярышларда...
Туган көн һәрбер кешенең гомерендә истәлекле вакыйга, ә инде 8 дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел. 10 май көнне Тәмән районы, Явызбы авылында яшәүче хөрмәтле якташыбыз Әгъзам Хисмәтулла улы Баязитов та үзенең 85 яшьлек юбилеен каршы алды. Аллага шөкер, 85 яшен тутырып, хәләл җефете Галия апа белән 62 ел бергә гомер иткән әлеге матур пар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып, бәхетле картлык кичереп яши.
Хуҗа һәм хуҗабикә гомер буе намуслы хезмәт иткәннәр. Бүген үзләренең җыйнак кына, нурлы өйләрендә һәрнәрсәдән канәгать булып бәхетле картлык...
Авылда сыйфатлы продуктларга, көнкүреш химиясенә һәм башка товарларга ихтыяҗ һәрвакыт бар. Сазъяк якларында яшәүчеләргә якындагы эре гипермаркет яки сәүдә үзәгенә барып җитү җиңел түгел.
Шәхси эш - хезмәт базарында гамәлгә ашыру һәм лаеклы керем алу мөмкинлеге ул. Агытбаш авыл хакимиятенә кергән Картавыл авыл җирлегеннән Флора Алимчан кызы Тимербулатова авылдашлары өчен кибет ачарга булган. Идеяне гамәлгә ашыру өчен ул акча тапкан, теркәү процедураларын узган.
Шәхси эшмәкәр халыкны, беренче чиратта, азык-төлек, эчемлекләр, җиләк-җимеш, яшелчә, кондитер һәм казылык әйберләре, хуҗалык тауарлары...