#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нәрсәгә тотынса да – кулы ята

Минем язмам иптәшемнең энесе мәрхүм Бәхетгәрәй Хәбибуллин кияве – Кыткүл авылы егете Харис Булатов турында. Әтисе Равил мәрхүмнең фаҗигале рәвештә вафат булуына да бик күп еллар үтте. Әнисе – Рәхимә апа мәктәп яшендә булмаган 3 бала белән калып, аларны укытып, тормыш юлларына бастыра. Әнисенең дә мәрхүмә булуына шактый инде. Хәзерге көндә туганнары арасыннан Харис үзе генә калды. Харисның да хатыны Лариса, кечкенә 2 баланы калдырып, яшьли үлеп китте. Харис ике бала, Фирүзә бер бала белән кушылып, уртак кызлары Венера туа. Балалар үзара бик тату, бер-берсенә булышып яшиләр.

Балалары...

Подробнее...

Хөрмәтебез чиксез аңа

34-3Безнең Югары Егәнле авылында яшәүче Сабирә апа Рафикова (Ихсанова) 1940 нчы елда, күп балалы гаиләдә туып-үсә. Әтисен, олы яшьле булу сәбәпле, фронтка алмыйлар, колхоз рәисе итеп билгелиләр. 16 яшендә генә аны үзеннән 10 яшькә зур егеткә - Мөнир Әхмәди улына кияүгә бирәләр. Ул бик эшчән, тырыш егет була. 4 нче сыйныфны тәмамлау белән, 12 яшьтән колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 4 ел армиядә хезмәт иткәннән соң, Коммунар авылына барып, механизатор һөнәренә укый һәм 46 ел, лаеклы ялга чыкканчы, тракторчы булып алдынгылар рәтендә эшли.

Ул һәрьяктан да уңган, оста куллы була –...

Подробнее...

Мәхәббәт һәм хөрмәтләрен расладылар

34-4Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: беркайчан да сүнми, еллар узу белән бары тик кыйммәтлерәк була бара. 50 ел бергә гомер итү - гаилә тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Бу юбилейның символы да бик кыйммәтле һәм матур металл - алтын. Алтын туй – ул гаилә елъязмасының мөһим сәхифәсе, онытылмаслык бәхетле мизгеле.

5 август көнне Тубыл шәһәре ЗАГСында, пандемия сәбәпле кертелгән бар таләпләрне үтәп, “Алтын” парларны хөрмәтләүгә багышланган дулкынландыргыч, җылы чара узды.

Биредә ярты гасыр бергә яшәгән Шәрифә Шәрәфетдин кызы белән Әбделхәй Әхәт улы Юмашевлар бер-берсенә булган мәхәббәтләрен...

Подробнее...

Бариевларның гаилә бәхете

29-5Зур һәм тату гаиләләр халык арасында һәрчак хөрмәткә лаек. Көчле ил һәм тотрыклы җәмгыять ныклы гаиләдән башлана.

Минсифа Абдулла кызы һәм Таһир Мөхәммәткалый улы Бариевлар - Вагай районы, Аксурка авылында хөрмәтле кешеләр. Бергә бәхетле булуларына, мәхәббәттә һәм татулыкта яшәүләренә - 44 ел. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Гүзәл - ике бала анасы, әти-әнисе белән авылда яңа йортта яши, мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Гөлзифа белән Зөлфия белем алып, Тубыл шәһәрендә эшлиләр, үз гаиләләрен корганнар. Алар еш кына әти-әниләре янына кунакка киләләр. Балалар җәй көне әби-бабай...

Подробнее...

Авылны яшәтүчеләр

29-11«Ялутор районы, Кулик авылында үзенең кече ватанын чын күңелдән яратучы кешеләр яши. Шундыйларның берсе дип Наталья Барсукованы әйтер идем», - дип әйтә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев.

Наталья Барсукова янына актив, энергияле һәм туган якларын яраткан авылдашларын җыеп, авылны төзекләндерү буенча гадәти мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр, бәйрәмнәрдә нинди мәдәни чаралар уздыру турында киңәшләшеп, әзерлек эшләрен зур җаваплылык белән башкаралар.

Әлбәттә, авылда шундый тынгысыз җаннар яши икән, димәк, аның киләчәге дә өметле, якты. Мәсәлән, 8 июль - Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнендә Аслана...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836