Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
“ВКонтакте” социаль челтәрендәге «Гаилә. Төмән районы» төркеме Төмән районының актив гаиләләре белән таныштыру максатын күздә тотып, тарих циклын башлап җибәрде. Беренче геройлар - Бабшановлар гаиләсе.
- Без - тынгысыз, актив һәм шат күңелле Бабшановлар гаиләсе, - дип сүзне башлап җибәрде хуҗабикә. – Минем исемем Гөлфия, тормыш иптәшем - Илгиз, кызыбыз - Илүзә һәм улыбыз - Идрис.
Тормышыбыз Төмән районының ике муниципаль берәмлеге белән тыгыз бәйләнгән. Без Муллаш авылында яшибез, ә Богандинка поселогына безне һөнәри эшчәнлегебез алып килде. Алар безнең җаныбызга якын урыннар. Биредә...
Касмалиннар гаиләсе белән танышыр өчен Талымхан авылына юл алдык. Алар гаиләсен туган җиргә булган олы мәхәббәт берләштерә икән. Хуҗабикә үзләре белән таныштырып:
- Минем исемем - Гүзәл, ә бу минем яраткан гаиләм: тормыш иптәшем - Рифат, улларым - Ризван, Руфат һәм кызым Зарина. Киленебез Ильина белән безнең өйдә мәхәббәт ике тапкыр артты. Күпләрне тормыш кече ватаныннан чит якларда яшәтә.
Ә яшьләрнең якты тәэсирләр һәм уникаль мөмкинлекләр артыннан барасы килә, чөнки авылда тормыш бертөрле һәм алдан фаразланган кебек тоела. Әмма минем гаиләм мондый карашны хупламый. Мин - шушы...
«Бүгенге көндә Төмән өлкәсендә 408 «Ана даны» медале иясе һәм «Ата батырлыгы» медале белән бүләкләнгән 106 кеше яши. Ныклы тату гаилә төзү - катлаулы хезмәт. Җаваплы ата-аналарның ачык мисалы буларак, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен ныгыту, балаларны тәрбияләүдә ирешкән уңышларыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм! » - дип билгеләп үтте губернатор Александр Моор.
Аның карары белән балаларны тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен саклауда һәм торгызуда күрсәткән хезмәтләре өчен «Ана даны» медале һәм «Ата батырлыгы» медале белән Яркәү районында яшәүче күп балалы Эльза һәм...
Берсенә 90 яшь, икенчесенә - 80, ә бергә яшәүләренә 60 ел булачак күркәм гаилә хуҗасы һәм хуҗабикәсе белән күптән танышмын. Газизулла Насибулла улы азрак туган да әле, ә Лилия Әхмәт кызын белмәгән кеше юк аны. Ул күпне белә, күп укый, теләсә кем белән уртак сүз табып, гомерлек дус булып аралаша белә. Мөхәммәдиевләр гаиләсе – зур, үрнәк гаилә. Ялутор районының Аслана авылында 5 ир бала тәгәрәшеп үскән анда.
Укытучы Лилия апа, механизатор Газизулла абый дөрес тәрбия биреп, тормышка яраклы, илгә кирәкле уллар үстергәннәр. Һәркайсы укып, белем алып үз учакларын кабызганнар. Төмәнгә таба юл алганнар. Әти-әни дә алардан...
Зөләйха Фазыйлова Вәчир авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлап, Тубыл шәһәре медицина колледжында шәфкать туташы һөнәренә укып чыгу белән хастаханәдә эшли башлый. 1983 нче елда Зөләйха классташы Искәндәр Зәкиулла улына тормышка чыга. Шәһәрдә беренче кызлары туа һәм алар яшәргә Вәчир авылына кайталар. Икесе дә күп балалы гаиләдә туып, кече вакытларыннан эшкә өйрәнеп үскәнгә, авылда да эшсез булмыйлар.
Зөләйха Вәчирдә фельдшер, колхозда кассир булып эшли. 2002 нче елдан авыл китапханәсенә китапханәче булып эшкә урнаша. Яңа юнәлешкә бөтен күңелен бирә, семинарларда катнаша. Тормыш иптәше Искәндәр Зәкиулла улы...