#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дин юлына басканына 30 ел

50-4Аллаһы Тәгалә кешене төрле юллар белән дингә алып килә. Тубыл шәһәренең тарихи мәчете хәзрәте Уразмөхәммәт Бариев бала чактан әнисе Сания Әсхәт кызының (мәрхүмә) намаз укуын күреп үсә. Бариевлар гаиләсендә сигезенче бала булып туган Уразмөхәммәт тә дин юлына баса, апасы Рәйханә намазларын калдырмый. Аларның гаиләсе Вагай районының Аксурка авылыннан Тубыл шәһәренә күченеп килгәннән соң, Уразмөхәммәт унбишенче мәктәптә укый, мәктәпне тәмамлап, ул әкренләп дин белән кызыксына башлый.

1999 нче елны Коръән укырга өйрәнә. “Әбделмәҗит хәзрәт Алеев (мәрхүм) шәһәрдә дин дәресләрен оештырган иде. Мин гарәп...

Подробнее...

Хөрмәтле судья һәм имам

50-2Төмән өлкәсе арбитраж судының отставкадагы судьясы Рифгать Сәйфуллин вафат булганга да 19 декабрьдә бер ел була.

Төмән өлкәсе арбитраж суды коллективы Рифгать Фәттах улын, үз эшенең остасы, югары квалификацияле судья, игелекле һәм ярдәмчел кеше иде, дип бәяләде.

Рифгать Сәйфуллин 1936 елның 10 июлендә Төмән шәһәрендә туа. 1963 елда хокук белеме белгечлеге буенча Свердловск юридик институтын тәмамлый.

Юридик һөнәр буенча хезмәт эшчәнлеген 1964 елның мартында Кемерово өлкәсендә башлый.

1972 елда ул Төмән шәһәренә әйләнеп кайта һәм Төмән шәһәр суды судьясы, «Тюменьгазификация» оешмасы юрисконсульты, «Главтюменьгазпром»да...

Подробнее...

“Ихлас” мәчетенә гөмбәз урнаштырдылар

50-3Ханты-Мансийск-Югра Диния нәзарәте ярдәме белән Нижневартовск шәһәрендә төзелә торган «Ихлас» мәчетенә гөмбәз урнаштырылды.

Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов әйткәнчә, татар һәм таҗик җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм шәһәр мөселманнары әлеге истәлекле вакыйганың шаһитлары булган.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, мәчетне «Нижневартовск шәһәренең 1 нче мөселман дини оешмасы» төзетә, ә подрядчы оешма — «ООО «Контакт».

Мәчет Нижневартовск шәһәре яр буенда төзелә. Бина 500 кешегә исәпләнгән. Бу шәһәрдәге өченче мәчет булачак...

Подробнее...

Изге эшләр башкарырга волонтерлар чакырабыз

“Әл-Манар” (маяк) волонтерлар хәрәкәте Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков хәер-фатихасы белән оештырылды.

Беренче оештыру җыелышы 30 ноябрьдә узды, анда Төмән шәһәре һәм Төмән районы мөселман җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары чакырылган иде.

Яңа оешманың җитәкчесе итеп Төмән шәһәренең «Яңавыл» мөселман дини оешмасы рәисе Әмир хәзрәт Галеев, урынбасары итеп - Төмән районының Талымхан авылы җирле мөселман дини оешмасы советы, Төмән өлкәсенең «Хиләл» мөселман яшьләре ассоциациясе әгъзасы Раил Бәширов сайланды; мәгълүмати эш өчен җаваплы итеп колледж студенты Гөлсия...

Подробнее...

Мәүлидне хан мәчетендә бәйрәм иттек

45-5Рабигуль-әүвәл - Мәүлид ән - Нәби - сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең туган ае, көннәрендә якын дустым - Мөдәрис Шәрифулла улы Юлдашев белән ерак сәфәрдә - Кырым ярымутравының Евпатория шәһәре мәчетендә оештырылган Мәүлид бәйрәмендә катнашу бәхетенә ирештек.

«Җомга җәми» хан мәчете 1552 елда Дәүләт Гәрәй I хан дәверендә Кара диңгез буйларында барлыкка килә. Мәчет төзелеше Бөек Сөләйман патша - Төркия солтанының баш архитекторы Синан тарафыннан төзелә. Ошбу, искитәрлек матур, сокланырлык Аллаһ йорты бүгенге көндә бөтен шәһәргә нур сибеп, аны бизәп кенә тора.

Ул гына да түгел, Бахчасарайга...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836