#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дин әһелләре музейда

2-4Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Әл-Манар» (Маяк) волонтерлык хәрәкәте вәкилләре Төмән районы, Боровский поселогының «Родонит» мәдәният һәм ял үзәгенең туган якны өйрәнү бүлегендә булдылар.

Кунакларның килү сәбәбе – татар җәмәгатьчелегенең танылган вәкиле Минзат Ибәтуллин җитәкчелек иткән бүлектә борынгы мөселман китаплары саклану иде. Минзәт әфәнде тырышлыгы белән 80 берәмлек борынгы мөселман дини әдәбиятын җыеп реставрацияләүгә ирешкәннәр. Җыелган материал арасында - урта гасыр мөселман дин әһелләренең иске татар, госман, гарәп һәм фарсы телләрендәге фундаменталь хезмәтләре...

Подробнее...

Тигез гомер итү серләре

2-5Тубыл шәһәрендә үрнәк итеп сөйләрлек Мәҗитовлар гаиләсе 40 ел гаилә кыйммәтләрен саклап, тату гомер итәләр. Бу шатлыклы вакыйга турында гаилә хуҗасы Октябрист Чаппар улы: “Бәхет нәрсә ул дип сорасалар, мин: хатынымның, кызларымның, оныкларымның сау-сәламәт булуларында, тигезлектә, татулыкта яшәүләрендә», - дип әйтер идем. Тормыш иптәшем Фирдәүс шәһәрдә туып-үскән, шәһәрнең 1 нче мәктәбен тәмамлап, Тубыл пединститутында белем алган.

Аннары шәһәрнең балалар йортында 36 ел укытучы һәм тәрбияче булып эшләп, хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыкты. Гомер сукмагым, яшьлек елларым күз...

Подробнее...

Бала тугач корбан чалу мәҗбүриме?

Шунысы шатлыклы, әби-бабаларыбыз башкарган төрле матур йолалар безнең тормышыбызда торган саен зуррак урын ала бара. Яшь әти-әниләр дә гаилә учагы тергезгәндә, бала туганда башкарыла торган йола-гадәтләрне яңадан торгызырга тырышалар.

Шундый йолаларның берсе – бала тугач корбан чалу. Ул бала сау-сәламәт үссен дигән ният белән чалына. Бу йола турында төгәлрәк итеп безгә «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин сөйләде.

– Шуны аңларга кирәк: бала тугач корбан чалу – мәҗбүри гамәл түгел. Әгәр кеше моны эшләмәсә дә бернинди гөнаһ булмый. Ул бер саваплы эш...

Подробнее...

Бала тугач – 40 көн...

Бала туу – үзе зур шатлык. Өйдәге һәркем нәни кеше тирәсендә бөтерелә. Әни кешене зур җаваплылык хисе биләп ала. Сабыеның һәр сулышы мөһим яшь әнигә, һәр үзгәрешен тоемлап барырга омтыла ул.

Бала тугач, медицина күрсәтмәләре белән бергә әби-бабайлардан калган гадәт-йолаларны үтәү дә мөһим. «Бала туганнан соң кырык көн» дигән сүз бар халыкта.

40 көн буена баланы үзен генә калдырырга ярамый.

Җен алыштырмасын, дип шулай эшләнә. Әгәр баланы үзен генә калдырырга туры килсә, мендәре астына кайчы, пычак, көзге салалар. Бу гадәт «кайчы җен-пәринең юлын кисә, җен үзен көзгедән...

Подробнее...

Янгыннан саклану өчен дога

Янгыннан һәм бүтән бәла-казалардан саклану өчен, шушы доганы укып, Аллаһтан сорыйлар.

“Аллаһүммә инни әгузү бикә минәт-тәрадди үәл-һәдми үәл-гаракый үәл-хәрикъ, үә әгузү бикә ән йәтәхаббәтаниш-шәйтанү гыйндәл-мәүт, үә әгузү бикә ән әмүтә фи сәбиликә мүдбира, үә әгузү бикә ән әмүтә ләдига”.

Мәгънәсе: “И Аллаһ! Егылып төшүдән, җимереклекләр астында калудан, суга батудан һәм янгыннан Сиңа сыенам. Һәм дә үлем килгәндә шайтанның мине юлдан яздыруыннан сыенам, Синең юлыңда йөргәндә чигенеп үлүдән сыенам һәм дә чагылып үлүдән сыенам”.

“Иман нуры

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836