#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ямбай

Себер җире. Ямбай авылы
Минем туган якларым.

Җырлар идем җырга салып

Гел сагынып аларны.

Яңгырасын җырларымда
Авылыма хисләрем.

Ике мәчет һәйкәл кебек -
Күреп караң үзләрен.

Алар авыл күркәмлеге,
Бигрәк матур биналар.

Гомерлеккә дип салганнар
Тырыш безнең бабалар.

Подробнее...

Яңгырдан соң

Шаулап яңгырлар яуды да,
Тын булып калды җирләр.
Шаулап койган яңгырдан соң
Елмаеп карый гөлләр.

Бар дөнья ләззәт кичерә,
Чисталыктан, сафлыктан.
Чыгып җырлардай булам мин
Күңелдәге шатлыктан.

Кошлар сайраудан туктады,
Җирле моңга күмде дә.
Яңгырлар чистартса иде

Кара йөрәкләрне дә.

                                              Клара КУЧКОВСКАЯ.

Хыянәткә җавап

Мин сине эзләп йөрдем,
Акламадың өметем.
Башкалар белән чуалып,
Киттеңме әллә, егетем?
Мин сине эзләп йөрдем,
Син качышлы уйнадың.

Миннән башканы тапмас дип,
Зерә тиккә уйладың.
Инде мин дә синнән качам,
Ә син эзләп чабасың.
Качып куып йөрүләрнең
Гүя ямен табасың.

                                        Клара КУЧКОВСКАЯ.

Елына бер хөрмәт

(Шаярып кына)

Хатын-кызлар, сезсез сансыз
Бу тормышта ир-егет;

Тик шулай да яшәештә —

Аларда безнең өмет.

Эзли, таба һәм китерә
Акчасын һәм табышын;

Хатыны – сөеклесенә

Күтәрмәс ул тавышын.

Бүләк-сәламсез калдырмас
Сигезенче март көне.

Елда өч йөз алтмыш биш көн...
Яратыр көне-төне.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836