#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мин булмасам, минем уй-хисләрне сез күрерсез моңсу гөлләрдә”

15-4Гөлфизәр Абдрахманованы нигездә балалар язучысы дияргә була. Аның нәниләр турында язган беренче шигъри тәҗрибәсе “Нәни дусларга” исемле җыентыгында 2006 елда басылып чыга. Бу китабында шагыйрә фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья – яңа теле ачылган нәниләрдән алып мәктәп яшендәге балаларгача булган бала-чаганың күпкырлы һәм кызыклы тормышы: уеннары, укулары, шатлыклары, шаянлык-батырлыклары, уйлары-хыяллары – кыскасы, кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис һәм реалистик буяуларда тасвирлана.

Подробнее...

“Кайнап чыккан моңнарымны кайсы җилгә тагыйм соң?”

6-12Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып-үскән, озак еллар Казанда яшәүче, “Яңарыш” газетасының якын дусты, ярдәмчесе, ифрат талантлы шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның “Табигать баласы” исемле китабында бастырылган шигырьләренә анализ ясыйбыз. Бу шигырьләр 2012-2014 елларда язылган. Шагыйрь аларда Көнбатыш Себер татарларының тормышының һәм табигатенең үзенчәлекле булуын, тереклек дөньясының матурлыгын кабат дәлилли, үзенә генә хас образлар аша тасвирлавын дәвам итә. Туган як табигатенә яңа образлар кертә, философик фикерли. Шагыйрьнең туган җирен никадәр яратуын, сагынуын аеруча шушы шигырьләрдә күрәбез.

Подробнее...

Себер табигатенә соклану шигырьләрендә

10-10Әминова Майрауза Хәбибулла кызы 1931 елның апрелендә Төмән өлкәсенең Корманак авылында (элекке Черноковский районы) дөньяга килә. Тырыш, уңган кыз  кечкенәдән хезмәт яратып үсә. Һәрвакыт зурлар янында уралып, мәшгуль булып йөри. Шул ук вакытта балалар белән күңелле уеннардан да баш тартмый. Мәктәп яше җиткәч, Майрауза ашкынып уку елы башлануын көтә башлый. Ләкин көтелмәгәндә башланган коточкыч сугыш бөтен уй-хыялларын читкә аудара. Бердәнбер укытучылары армия сафларына алынып,  балалар мәктәпкә керми, кирәк белемне алмый калалар.

Подробнее...

Уйлар тирбәлешендә

46-5Чын күңелдән шигърият иясе кешеләренә ак көнләшү белән көнләшәм. Беләм, шигырь язу өчен күңел сафлыгы, илаһи зат булу кирәк, дөньяның ачысын-төчесен, утын-суын кичеп, мәшһүр биеклеккә күтәрелеп, хис-тойгыларның чиксез бай булуы зарур. Әмма бу гына аз, болар бик күп кешеләргә хас. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән аерым бер сәләт һәм бүләк дияр идем. Барлык кеше дә үзендә шундый сәләт барлыгын сизми, ул аның тишелеп чыга алмыйча югалып кала. Ә менә Себер җирендәге бүгенге шагыйрь-шагыйрәләребез, күл өстенә су астыннан калкып чыккан төнбоеклар кебек, тирә-якка илһам, ямь биреп торалар.

Аларга карап сөенмичә дә булмый. Ни өчен? Чөнки шигърият үлемсез. Авторы бу дөньядан китсә дә, аның сүзләре, фикерләре исәннәр арасында маяк булып балкыячак.

Подробнее...

Язмыш тарафыннан дучар ителгән шагыйрь

33-5“Яңарыш”  белән Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газеталары 26 елга якын инде почта аша газеталар алышып, дус, аралашып яшиләр. Шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның иҗаты белән беренче тапкыр “Бердәмлек” газетасында таныштык. Шагыйрьнең шигырьләре гадилеге, үзенчәлекле булулары белән башкалардан аерылып тора, эчтәлекле, матур язмалары да сокландыра. Менә алдыбызда Самарада “Медиа-Книга” нәшриятында бастырылган “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дигән китап. Аның авторы һәм нәшер итү өчен әзерләүчесе “Бердәмлек” газетасы редакторы Рәфгать Әһлиуллин. Китап Самара өлкәсе хөкүмәте өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә биргән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге губерна гранты акчасына нәшер ителә.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836