Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин) белән бу көннәрдә телефон аша сөйләштек. Шәүкәт Гаделша улы озак еллар Казанда яши, сәламәтлеге аркасында инде 3-4 елдан артык туган ягына кайта алмады. Сөйләшкәндә Себергә сагынуы сизелде. Авылдашы буларак, башта Киндерле халкын, авылдагы яңалыкларны сорады. Бар да яхшы дигәч, чын күңелдән шатланды. Авылдашларына, ”Яңарыш” газетасы редакциясенә, барлык милләттәшләренә зур сәлам тапшырды. Иҗаты турында сораштык.
“Яңарыш” газетасының 2019 елның 6 нчы санында Клим абый Садыйков җибәргән билгесез себер татар шагыйренең “Авылдашларыма”, “Сакта ил улы” дигән шигырьләрен бик яратып кат-кат укыдым. Укыган саен укыйсы килә. Бу ике шигырьдә авторның бик тирән тойгылары, җавапсыз хисләре чагылдырылган.
57-58 ел буена башта авторның йөрәк сандыгында, соңыннан Клим абыебыз еллар буе саклаган искиткеч матур, тирән эчтәлекле шигырьләре дөнья күрде.
“Яраткан кызына атап язган 5 шигъри хаты да бар”, - дип язылган. Бәлки, бу поэмадыр. М.Г.Х. авторының исем-фамилиясен дә инде тулысынча язарга да мөмкин булыр. “Себер татарлары талантларга бик бай” дигән фикергә мин дә кушылам. Ул тагын да бер кабат бу исемсез шагыйрьнең иҗатында исбатланды.
Озак еллар безне үзенең матур, кызыклы шигырьләре белән шатландырган тубыллы ветеран укытучы Рәйханә Хәбибулла кызы Алимова яныбыздан мәңгелеккә китте. Рәйханә апаның шигырьләре үзенчәлекле иде: ул яшьләргә үгет-нәсихәт, киңәшләр бирде, аеруча киленнәрне читтә калдырмады, картлык темасын яктыртты, Себер табигатенә соклануын белдерде, укытучыларга, укучыларга истәлекләр язды һәм башкасы.
“Хезмәт, туган илгә тугрылыклы булу, патриотизм, тынычлыкны саклау – минем төп фикерләрем“, – дип язган ул “Еллар һәм юллар” дигән икенче китабында.
“Шигърият” сәхифәсендә Омск өлкәсе Тевриз районының Байбы авылында туып-үскән Гөлфизәр Абдрахманованың, тубыллы ветеран укытучы Рәйханә Алимованың озак еллар шигырьләре бастырылды. Ифрат талантлы, үзенчәлекле җирле шагыйрәләребезне 2018 елда мәңгелеккә югалттык. Гөлфизәр апа мартта, Рәйханә апа ноябрьдә яныбыздан киттеләр. Яткан туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын.
2018 елда Гөлнур Хәйруллина, Галия Абайдуллина (Зилә), Клара Кучковская, Римма Арсухина, Фәхриҗамал Утяшева, Фәрзәнә Барсукова, Шәүкәт Гаделша, Сәгыйть Сагитов, Фәрит Ермышев, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Сөнгатулла Бекенин, Альберт Атульшин шигырьләре газетада еш дөнья күрде.
Иҗатында хис тойгылары
Якты дөнья, тыныч һава.
Хуш исләргә төренгән,
Моңлы татар җыр агыла
Күңелемнең түреннән.
(С.Бекенин).
Күпләргә ошаган ел фасылы – яз. Бу фасылда табигать уяна. Безне сөендереп шомырт ак чәчкәгә төренә. Язның шундый матур көннәрендә дөньяга аваз салган кешелекле һәм кече күңелле Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бекенин шигырьләр, җырлар, көйләр иҗат итеп халкына таныла.