#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Elvin Grey төмәнлеләр күңелен яулады

8-15Гадәттәгедән үзгә буларак, соңгы вакытта татар яшьләре арасында популярлашып киткән Радик Юльякшин (псевдонимы Элвин Грэй) Төмәнгә бу концерт сезонында икенче тапкыр килде. Бу юлы чыгышының Гашыйклар көненә туры килүе алар өчен аеруча шатлыклы булды. “Тимерьюлчы” мәдәният сараеның татар концертында бу кадәр балаларны, яшь буын вәкилләрен күргәне юк иде әле. Алар түземсезлек белән көткән яраткан артистларын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Җырлар биергә ашкындырып торганга, буш урыннар бию мәйданчыгына әверелде. Сәхнә дә башкача бизәлгән, гадәти экраннар юк, күп урынны көчле аппаратура алып тора. Төсле ут, көчле уен кораллары тавышы, төрле ялтыравыклы, бизәкле костюмнар Элвин Грэй җырларына заманча төс өсти. Алып баручы, биюче...

Подробнее...

Шәүкәт Гаделiша шигырьләрен яратучы егет

8-16Эльдар Сабитов белән без Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә узган “Таң йолдызы” Түбән Тәүде районы балалар фестивалендә таныштык. Ул үзенә игътибарны Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Шәүкәт Гаделшаның “Гаҗәп авыл“ шигырен сәнгатьле итеп сөйләве белән җәлеп итте. “Шәүкәт абыйның шигырьләре күңелемә якын, ул бит әле минем авылдашым да. Бу да миңа горурлык хисе өсти. Бүген тамашачыларга тәкъдим иткән шигырьдә ул Киндерле авылы табигатен шундый оста итеп сурәтли, тел байлыгына, таң каласың. Шәүкәт абый мәдхия җырлаган хозурлыкны элек күрмәгән, тоймаган булсам, хәзер туган авылым...

Подробнее...

Балаларга игътибарлы булыйк

Соңгы вакытта федераль массакүләм мәгълүмат чараларында яшьләр арасында канат җәя барган “24 сәгатькә югал” дип аталган флешмоб турында сүз күтәрелде. Уен тәртибе буенча балалар беркемне дә кисәтмичә берничә көнгә өйдән чыгып китәләр дә, кайткач, “эстафета”ны танышларына тапшыралар. Менә шулай январь аенда Төмән шәһәрендә балигълык яшенә җитмәгән 3 кызның югалганы билгеле була. Бу турыда хәбәр социаль челтәрләрдә бик тиз тарала. Бәхеткә каршы, ата-аналары мөрәҗәгать иткән тәртип сакчылары әлеге кызларны табып, сау-сәламәт килеш өйләренә кайтарганнар.

Аннары балалар арасында...

Подробнее...

Ни­чек итеп ях­шы әңгәмәдәш булыр­га?

- Әңгәмәдәшеңне бүл­дер­мичә тыңлар­га өй­рән. Башта ул әй­тәсе кил­гән сүз­ләрен әй­теп бетер­сен, соңыннан гына син үз фикереңне җиткер.

- Әңгәмә вакытын­да сине бүл­дерәләр икән, ашыкмый­ча гына тыңлап бетер, соңыннан әй­тәсе кил­гән сүзеңне дәвам ит!

- Әй­ләнә-тирәдәгеләр­гә кызык бул­ган темалар­га сөй­ләш. Төш­ке ашка нәр­сә аша­вың яи­сә өй­дә нәр­сәләр эш­ләвең дус­ларыңа бер дә кызык бул­мас.

- Әгәр дә сорамасалар, үзең турын­да сөй­ләр­гә тырыш­ма.

- Гайбәт сат­ма.

- Зурлар сүзенә кысыл­ма.

- Дустыңа сереңне сөй­лисең килә икән, баш­калар алдын­да...

Подробнее...

Яшь чак, дәртле чак

4-8“Диңгез буендагыча, җанга рәхәтлек бирә торган талгын гына җил исә. Җәйрәп яткан елга да төнге йокыга талгандай тынып калган. Биек яр өстендә йөз яшәрлек каен янында ике яшь йөрәк серләшә. Офыктан бар җиһанга нурларын чәчеп,  ай калкып килә. “Көзге төн – караңгы төн”, - диләр. Бу дөрес түгел, әнә бит яктылыгын нинди мулдан сибә. Аның да нидер ишетәсе, нәрсәнедер күрәсе килеп, күк гөмбәзен әйләнеп чыгарга кирәк.

Каен яфраклары да пышылдап кына серләшеп алалар. Шушы сихри күренештән күңелләр җилкенә, башлар әйләнгәндәй була. Әллә инде баш түгел, дөньясы әйләнә, мондый...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836