#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Йөрешне матур итү өчен

Берничә күнегү тәкъдим итәбез:

* Аяк очларыңа бас, тезләреңне бөкмә. Кулларың белән билеңә таян һәм калак сөякләреңне артка җибәр. Аркаң үзеннән-үзе тартылыр. 1 минут дәвамында әлеге халәттә бүлмә буйлап йөр.

* Җиңелчә адымнар белән йөреп кара. Моның өчен башта аяк очларына, аннан табанга басарга кирәк.

* Кулларыңа гимнастик таяк ал, кулларыңны җилкә киңлегендә итеп җайлап куй. Аяклар кушылган, таяк тоткан куллар аста тора. Таякны алга, аннан өскә күтәр. Сулыш алып, сул аягыңны артка сүз, ләкин идәннән аерма. Үпкәләрдән һаваны чыгарганда, янә башлангыч халәткә кайт. Әлеге күнегүне уң аяк...

Подробнее...

Йокың килсә, сагыз чәйнә

Юлда очрый торган һәлакәтләрнең бер өлеше руль артында йоклап китү, талчыгу аркасында килеп чыга. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, бу иң куркыныч аварияләрдән санала, ди. Баксаң, бик нык талчыкканда, машина йөртүче уяулыгын югалта, күзләре ачык булса да, берничә секундка йоклап китә икән. Кызганыч, зур тизлектә барган кеше өчен мизгел эчендә күз йомып алу да аяныч төгәлләнергә мөмкин. Өстәвенә бу вакытта кешенең башы юньләп эшләми, ул нишләгәнен аңламый, ахырдан берни хәтерләми, ди белгечләр.

«Манзара»

Подробнее...

Уйланырга урын бар...

Бер фәкыйр кеше Аллаһтан сораган.

- Мин нигә шундый хәерче?

Аллаһ:

- Башкаларга бирергә өйрәнмәгәнсең, - дигән.

Хәерче:

- Үземдә булмаганны, башкаларга ничек бирим? Минем бер нәрсәм дә юк бит! – дигән ул.

Аллаһ әйткән:

- Ялгышасың. Синең берничә кыйммәтле әйберең бар:

* елмаю бүләк итәрдәй йөзең,

* матур сүз сөйли алырдай телең,

* башкаларга урын таба алырлык йөрәгең,

* әйләнә-тирәдәгеләргә ягымлы итеп карый алырлык күзләрең,

* Кешегә изге гамәлләр кыла алырлык кул-аякларың бар.

«Шәһри Казан»

Подробнее...

«Искер җыены» фестивале лауреаты

35-7Бу көннәрдә Тубыл шәһәрендә узган «Искер җыены» халыкара фестивалендә Диана Алиева «Бер алманы бишкә бүләек» җырын башкарып, 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Һәм гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә иреште. Гомумән, 2022 нче ел Диана Әмир кызы өчен бик уңышлы булды. Чөнки февраль аенда ул «Яшь Россия» патриотик җыр район бәйгесендә катнашып, 2 нче урын алды. Ә март аенда узган «Халык сәнгате-2022» өлкә үзешчән сәнгать иҗаты конкурсының халык вокалы номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: узган ел Тубылда үткән «Себер сандугачы» өлкә бәйгесендә...

Подробнее...

Декоратив-кулланма эшләр остасы

35-6Алсу Мамкина белән газета укучыларыбыз таныш инде. Соңгы вакытта ул безгә Шыкча балалар бакчасында оештырылган чаралар турында хәбәр итеп тора. Аның белән без апрель аенда өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе оештырган «Себер каннык-2022» (Себер ханлыгы-2022) рәсем, «Ислам җанда һәм иҗатта» өлкә бәйгеләрендә күрешкән идек. Анда ул кызы Әминә, улы Айвар белән бергә катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар. Мамкиннар гаиләсе белән без «Искер җыены» халыкара фестивалендә кабат очраштык.

Алар декоратив-гамәли иҗат номинациясендә катнашып махсус Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ә Алсу...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836