#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Безнең горурлыгыбыз

48-64-7 ноябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә Президент Владимир Путин тарафыннан оештырылган Россия Федерациясенең «Сириус» сәләтле балалар үзәгендә халыкара фәнни эзләнүләр һәм иҗади эшләр 16 нчы конкурсының көндезге икенче йомгаклау этабы булып үтте. «Мәктәп мәгарифендә актуаль сораулар» дигән фәнни-практик конференциядә Төмән регионын яклап конкурста катнашкан Заводоуковск шәһәренең икенче мәктәбе математика һәм информатика укытучысы Диана Уразаева булды. Диана Дамир кызының ике укучысы бу конкурсның 1 этабында җиңеп чыгып, 1 дәрәҗәдәге «Җиңүче» дипломы белән бүләкләнделәр.

Диана Дамир кызына...

Подробнее...

Төмән районы, Шыкча урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары язалар

Әнием

Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! “Әни” дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул.  Мин – дөньяда бик бәхетле бала, чөнки  янәшәмдә   минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы, кочагына сыенганда: ”Кызым, матурым!” – дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар. Минем әниемнең исеме Рузинә. Минем өчен ул сөйкемле, искиткеч матур, нәфис. Әнием мине өйдә чисталыкны сакларга, тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәтте. Җәй көне без бакчада яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәбез. Ял көннәрендә әбиләргә кунакка барабыз.

Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң...

Подробнее...

«Татар яшьләренең себер фестивале»ндә катнашты

44-8«Яшьлек» сәхифәсенең бүгенге кунагы – Илнар Колмәмәтов. Бу яшь егетне татар мәдәнияте, тормышы белән кызыксынучы якташлар яхшы беләләр. Беренчедән – ул «Татар егете–2017» төбәкара бәйгесе финалисты, икенчедән – Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәге катнашында уздырылган һәр чараның музыкаль бизәлеше Илнарның осталыгыннан тора. Аннары ул үзен өлкәгә сәләтле актер итеп тә танытты. Күптән түгел Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге артистларының баш режиссеры ветеран укытучы Мәдинә Уразмәтова җитәкчелегендә куелган Фәнис Яруллинның юмор, ирония, көтелмәгән вакыйгалар агышы белән сугарылган «Бер күрешү - үзе бер гомер» дигән...

Подробнее...

Сәламәт булыйм дисәң...

Күтәренке күңелле һәм сәламәт булу өчен әллә ни күп көч сарыф итәсе юк. Бары тик шушы файдалы гадәтләрне генә кулланырга кирәк.

1. Көнегезне елмаюдан һәм бары тик күңелле әйберләр турында гына уйлаудан башлагыз.

2. Иртәнге аш алдыннан бер стакан су эчеп куегыз.

3. Көнегезне планлаштырырга өйрәнегез.

4. Аркагызны төз тотып, туры атлап йөрегез.

5. Лифт турында онытыгыз.

6. Көн дә бер үк вакытта ятып, бер үк вакытта торырга өйрәнегез.

7. Иртәгә киясе киемнәрне кичтән әзерләп куегыз.

8. Елга бер мәртәбә медицина тикшерүе узыгыз.

9. Башыгызга килгән...

Подробнее...

Бизәнүчеләргә киңәшләр

Иң элек арчыгыч күбек яки сабын белән битегезне юып, ару-саф тирегә – тоник, иренегезгә гигиена иннеге сөртеп куегыз. Тоник булмаса, кайнаган суны катырып ясаган боз шакмаклары белән битне сөртеп алырга мөмкин.

Битегезгә – база, ул булмаса, бик тыгыз һәм «авыр» булмаган тональ крем, күз төпләренә корректор сөртегез.

Кашларыгызны сызыгыз, талчыкканлыкны яшерү өчен, кашның очка таба өлешен бераз «күтәртеп» җибәрегез.

Күзләрегез кызарып торса, бер тамчы «Визин» салыгыз.

Иренегезне күперебрәк торган итеп күрсәтү өчен, тональ крем сөртеп, ирен кырыйларын карандаш белән йөртеп...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836