#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Студентлар конференциясендә

16-15Төмән дәүләт университетында традициягә кергән студентларның фәнни конференциясендә быел 200 секция эшләде. Төрки телләргә багышланган “Дебют. Мәктәптәге лингвистик тикшеренүләр” секциясендә мәктәп укучылары да катнаштылар. Бу секцияне университет каршында эшләүче тюркология үзәге директоры, профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина җитәкләде. Конференция кунакларын сәламләп университет проректоры, профессор Андрей Толстиков, өлкә мәгариф һәм фән департаментының баш белгече Ольга Гроо чыгыш ясадылар һәм докладчыларга уңышлар теләделәр.

Подробнее...

“Әдәби Төмән”гә җыелдык

16-16“Яңарыш” редакциясендәге “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсенең чиратттагы утырышы апрель аенда туган күренекле шәхесләребез бөек шагыйрь Габдулла Тукайга, Якуб Зәнкиевка, май аенда туган Булат Сөләймановка, бу айда арабыздан киткән кадерле редакторыбыз Азат Сәгыйтовка багышланды. Утырышта иҗат әһелләре, берләшмә әгъзалары катнаштылар. Кунаклар Азат Гыйззәт улы көндәлекләреннән өзекләр тыңладылар. Иҗатта аеруча тырышларга аның исемендәге премия һәм диплом булдырырга кирәклеген сөйләштеләр.

Подробнее...

Язучының якты рухына ихтирам белән

16-2Тубыл шәһәренең тарих һәм архитектура музей тыюлыгының “Наместник сарае” музее мөдире Гөлнара Мәдиева җитәкчелегендә язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, РФнең атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Якуб Камали улы Зәнкиевнең якты истәлегенә багышланган кичә үтте. Чарада язучының әсәрләрен яратып укучылар, аның коллегалары, укучылары, таланты алдында баш июче якташлары һәм балалары катнаштылар. ”Мәхәббәт белән яктыртылган гомер” дип аталган чарада Я.Зәнкиевнең “Иртеш таңнары” романын рус теленә тәрҗемә итүче педагогия фәннәре кандидаты Нәфилә Сәйфуллина, Зәнкиевләр нәселе буенча шәҗәрә төзүдә ярдәм итүче тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева, язучының кызы, педагогия фәннәре кандидаты Алсу Шәипова, улы Нур Зәнкиев, килене Зәкинә Зәнкиева, кодагые Асия Шәипова, шагыйрә Галия Абайдуллина, укытучылар, мәдәният үзәге хезмәткәрләре якты хатирәләре белән уртаклаштылар.

Подробнее...

Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр форумы

16-13-4 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә танылган галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре инициативасы, Бөтендөнья татар конгрессы оештыруында II Бөтендөнья татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр форумы үтте.

Әлеге форумның максаты: танылган галим һәм белгечләр, туган якны өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, хакимият органнары вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм кызыксынган даирәләрнең гамәли эшчәнлеген берләштерү; татар халкының тарихи-мәдәни мирасын куллану, аны өйрәнү һәм саклау, шулай ук илебездәге татар авылларының, барлык торак пунктларының тарихын язу, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, барлык татар милләте вәкилләрен берләштерү, милли үзаңны тәрбияләү.

Подробнее...

Яңалык

Завод по производству мороженого откроется под Тюменью. Завод “Боровский” индустриаль паркы территориясендә 25 апрельдә ачыла. Анда өлкәдә җитештерелгән сөттән һичнинди химиясез туңдырма ясаячаклар. “Боровский” индустриаль паркы 29,7 гектар мәйданны били. Парк кече һәм урта бизнеста эшкәртү производстволарын төзү өчен билгеләнгән.

Подробнее...

Хөрмәтле милләттәшләр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы “Яңарыш” газетасына

1 сентябрьдән 2018 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды.

Төмән өлкәсе тарихында бердәнбер шундый озак һәм даими рәвештә чыгып баручы “Яңарыш” газетабыз беренче көннән үк туган телебезне саклау, үстерү юлында хезмәт итә. “Яңарыш” – ул күңел азыгы, акыл агышы, тормыш барышы, киңәшләр. Әле өлкәдәге хәлләрне белү өчен ачык тәрәзә, милләтебезнең тарихы, хәзерге хәле, тел, мәдәният үсү турындагы мәгълүматларны бирүче дәреслек тә.

Язылу бәясе шул килеш калды: 6 айга - 328 сум 44 тиен, 3 айга - 164 сум 22 тиен, 1 айга - 54 сум 74 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 288 сум 36 тиен. Шулай ук “До востребования” ысулы белән арзанрак бәягә - 308 сум 58 тиен, ә льгота белән 272 сум 46 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы 54313.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836