Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Авыл клубында мәдәни чаралар гөрли

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл округы, Ворогушино авыл клубы гөрләп эшләүче мәдәният учагы. Клубта үткәрелгән мәдәни чаралар, мәктәп укучылары өчен оештырылган түгәрәкләрнең уңышлы чыгышлары, бәйгеләрдә катнашулары җитәкчеләрнең тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре турында сөйли. Чараларны оештыручы Руфинә Алемасова: «Декабрь аенда безнең клубта күп эчтәлекле, патриотик рухта чаралар үтте. Балалар өчен оештырылган түгәрәкләргә йөрүчеләр җырларга, биергә өйрәнәләр, кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Балалар Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә узган «Илһам» рәсем-декоратив иҗат бәйгесендә катнаштылар.

1-8-26

Аларны мин Габдулла Тукай әкиятләре белән таныштырган идем. «Кәҗә белән сарык», «Су анасы» буенча рәсем ясаучылар күп булды. Бу рәсемнәр призлы урыннарга лаек булдылар. Лариса Саморокова беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Ангелина Веневцева 3 дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Данияр Алемасов 3 дәрәҗәдәге Диплом алды. Мәдинә Усманова, Данис Аширбакиев бәйге Дипломнары белән бүләкләнделәр. Түгәрәкләрне алып баручыларның һәм балаларның тырыш хезмәтләренә бәя бирүчеләргә, бәйгене оештыручы Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенә рәхмәтлебез. Безнең клубта түгәрәк җитәкчесе Лариса Деткова да үзенең эшен яратып башкара. Кызыксынучан һәм сәләтле балаларыбызны котлыйбыз. Балалар «Әниләр көне»нә багышланган мәдәни чараларда да актив катнаштылар.

Ворогушинода инициативалы өлкән буын вәкилләре дә клубта оештырылган чараларда активлар. Бер вакыйга, бәйрәм игътибарсыз калмый. Мисалга, «Россия геройлары» викторинасында безнең волонтерлар актив булдылар. Бу күренеш үзе бер шатлык. Өлкән буын вәкилләренең патриотик рухта үткәргән чараларда актив булулары яшьләр өчен үрнәк. Махсус хәрби операциядә булганнарга ярдәм итүчеләр җыелышып, киңәшләшеп эшлиләр. Уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр белән дә очрашу узды. Киләчәктә дә аралашып, бергәләшеп эшләргә, мондый чараларны оештырырга язсын. Клуб хезмәткәрләре исеменнән авыл халкына рәхмәтләремне белдерәм», - дип сөйләде Руфинә Альберт кызы.

Римма Умитбаева.
Рәсемдә: авыл клубында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836