Октябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү мәгариф учреждениеләре арасында бик мөһим чара булып тора, чөнки олы буынга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү мөмкинлеге бирә. Шул уңайдан, Төмән шәһәренең 52 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Кырынкүл авылының өлкән буын кешеләре өчен матур кичә оештырылды.
Бәйрәмнең төп максаты – олы кешеләргә игътибар күрсәтү белән бергә аларның тормыш тәҗрибәсе аркылы яшь буында әдәплелек, мәрхәмәтлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү. Мондый чаралар рухи бәйләнешне ныгыта.
Бәйрәм кичәсен мәктәп директоры Алевтина Манкаева җылы котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Чыгышында ул өлкәннәрнең тормыш юлы, зирәклеге һәм сабырлыгы яшь буын өчен чын үрнәк булуын билгеләп, аларга рәхмәт белдерде. Директорның ихлас теләкләре, җылы сүзләре залда утыручы һәр кешенең күңеленә үтеп керде, бәйрәмгә тантаналы һәм рухи бер төсмер өстәде.

Аннары сәхнәгә беренче сыйныф укучылары - Энҗе Нурисламова, Ева Фёдорова, Арина Чернюк, Арина Хамдамова, Дарья Колосова, Василиса Сажина, Муссо Кодиров һәм Аяз Бәхтияров чыгып, «Төсле уен» җырын башкардылар. Аларның ихлас тавышлары һәм шат күңелле чыгышлары залны ямьләндереп, өлкәннәрнең йөзләренә елмаю өстәде.
2 «а» сыйныф укучысы Алексей Гимамовның патриотик рух белән сугарылган шигырьне сәнгатьле итеп сөйләве кунакларның күңеленә тирән уелып калды.
4 «д» сыйныф укучысы Кристина Серебрякова «Лезгинка» биюен башкарды. Аның җитез хәрәкәтләре, милли рух белән сугарылган биюе тамашачыларны сокландырды һәм чын мәгънәсендә бәйрәмгә ямь өстәде.
7 «а» сыйныф укучысы Алиса Юлташева «Бары да яхшы булыр» җырын җырлады. Аның өмет һәм ышану белән сугарылган чыгышы залда җылылык һәм яктылык тудырды, өлкәннәргә рухи көч бирде. Әминә Гилазетдинова фортепианода «Күке һәм Сандугач» әсәрен башкарды. Аның осталыгына кунаклар таң калды, һәр чыгышны алар көчле алкышларга күмделәр.
Бәйрәм чарасы бик җылы, ихлас һәм күңелле узды. Укучыларның чыгышлары өлкәннәргә зур шатлык һәм рухи ләззәт китерде. Мондый чаралар җәмгыятьтә мәрхәмәтлелек, хөрмәт һәм бердәмлек хисе ныгытуда мөһим роль уйный. «Олы буынны хөрмәт итү, аларга игътибар күрсәтү – безнең изге бурычыбыз. Без ел саен бу бәйрәмне уздырып торабыз, вакыт табып килгән кунакларга рәхмәтебезне белдерәбез» - дип әйтә Алевтина Зиннәтулла кызы.
Рәүфә КАНГАЗИНА.