#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Котлыйбыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

10-2Россия Президенты Владимир Путин Ямал-Ненец автономияле округының «Приполярная» агрофирмасы генераль директоры Тәкиулла Галиулла улы Шәриповка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирү турындагы указга кул куйган. Чын күңелдән «Яңарыш»ыбызның хөрмәтле дусты, ярдәмчесе Тәкиулла Галиулла улын олы бүләк белән тәбриклибез.

Тәкиулла Шәрипов «Яңарыш»ның башлангыч чорыннан, әле Шыкчада эшләгән елларыннан үк, газета белән бергә. Газетага язылырга теләгән мохтаҗларга ярдәм итүме, җиһазлар белән булышумы, юбилейларда үз өлешен кертүме – барысын да билгеләп тә бетерерлек түгел, әлбәттә. Тагын бер зур тарихта калырлык хезмәтен язып үтәсе килә: газетабызның беренче редакторы Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов исемен Төмән районының Шыкча авылы мәчете бинасына куелган истәлек тактасына яздыруы. Монда аның кешене хөрмәт итә белүе, кылган яхшылыгын аңлавы ачык күренә.

Тәкиулла Галиулла улының хезмәт юлы «Каскаринский» совхозында трактор руле артында башланган. Аннары механикалаштырылган отрядны җитәкләүне тапшырганнар үзенә. Эшенә җаваплы карашы, лидерлык сәләте нәтиҗәсендә «Туринский» совхозына (Төмән районы, Шыкча авылы) директор итеп билгеләнгән. Ә инде аннары тәҗрибәле җитәкчедән салкын төньяктагы җимерелеп барган совхозны күтәрүне сорыйлар. Күтәрә дә...

«Приполярная» агрофирмасы округның иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе.

Болан үрчетү һәм балыкчылыктан тыш, аграрийлар терлекчелек, яшелчәләр үстерү, табигать байлыкларын әзерләү белән дә шөгыльләнә. «Приполярная» продукциясе Ямалда да, төбәктән тыш та билгеле.

Хөрмәтле дустыбызның илебез өчен башкарган тырыш хезмәте югары бәяләнүенә шатланабыз. Аның ирешкән уңышлары белән горурланабыз.

«Яңарыш»лылар һәм «Әдәби Төмән»
иҗат берләшмәсе әгъзалары

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836