Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Яркәү округының Яңа Кәешкүл урта мәктәбе укытучысы Әнисә Мөхәммәтшина 9 сыйныф укучылары белән «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр» класстан тыш эшчәнлек дәресе уздырды. Класс җитәкчесе хәрби хезмәт белән бергә, шәхси җаваплылыкка, гражданлык батырлыгына һәм көндәлек тормышта күрсәткән батырлык үрнәкләренә дә басым ясады.
Дәрестә укучылар үткән һәм хәзерге заман геройлары, туган якның нинди күренекле кешеләрен чын патриотлар дип атаулары, кем соң ул герой, һәркем герой булырга сәләтлеме, дигән сораулар буенча фикер алыштылар. Илебезнең һәр төбәге үз геройларын хәтердә саклый. Төмән өлкәсендә дә алар күп. Әнисә Мөхәммәтшина чиновник, төзүче һәм елъязмачы Семен Ремезов, «Дан» орденының тулы кавалеры, Төмән округы, Муллаш авылында туган, озак еллар Шыкча мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыткан Хәбибулла Якин, Вагай авылында туып, балачагы Абаул авылында узган Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин күрсәткән батырлыкларга тукталып, кызыклы фактлар кертеп, тирәнтен сөйләде. Аннары ул: «Бөек Ватан сугышы геройлары күп буыннар өчен батырлык үрнәге булып торалар. Хәзерге көннәрдә дә махсус хәрби операциядә катнашучы кыю сугышчылар батырлык күрсәтәләр, еш кына башка кешеләрне коткару өчен үз гомерләрен корбан итәләр» - дип, авылдашлары, махсус хәрби операциядә һәлак булган, үлгәннән соң «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнгән өлкән укчы-сапер Илфат Әнвәровны искә алды. Аннары укучылар белән Илфат Муса улының тормыш юлын искә төшерделәр.
Дәрес ахырында балалар сыйныф җитәкчеләре белән бергә: «Батырлык - ул сугыш кырындагы батырлык кына түгел, ә авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер булу, каршыңа куелган бурычны үтәү һәм туган илеңә хөрмәт күрсәтү», - дигән нәтиҗә ясадылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: дәрестә.