Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Нинди без, хатын-кызлар?

последние и лучшие новости искусства в мире

Тарихта элек-электән милләтебезнең асыл затлары уңганлыклары, көчле рухлы булулары белән аерылып торганнар.

Заманабызның бүгенге көненә килгәндә, хәзерге хатын-кызлар тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирештеләр. Бер акыл иясенең мондый гыйбрәтле сүзләре бар: «Һәрбер халыкның язмышы хатын-кыз кулында. Хатын-кыз баласын ничек итеп тәрбияли ала, халык та шундый була», - дигән ул. Бу хакыйкать.

Халкыбызның культурасын, телен саклаучы, аны үстерү, камилләштерү, милләтебезнең яшәешен тәэмин итүче зат - хатын-кыз.

Татар милләтенең киләчәге хатын-кызлар буларак, аларга бик күп вазыйфалар йөкләнә. Алар: балалар тәрбияләп үстерүчеләр, уңган хуҗабикәләр, җәмгыятьтә алдынгы хезмәткәрләр, иҗтимагый-сәяси эшләрдә актив катнашучылар.

Хатын-кыз ирләрдән аермалы буларак, тирә-юньдәгеләр белән игелекле, мәрхәмәтле мөнәсәбәтләр урнаштыруны, гаиләдә иминлек булуны хуп күрә.

10-32-26Тиздән хатын-кызлар бәйрәме. Мәкаләмнең герое – Римма Сәйфуллина. Нәкъ өстәге язылган сыйфатларга тәңгәл килүче, мактауларга лаеклы татар хатын-кызы.

Ул Төмән шәһәренең 39 нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 16 ел балалар белән эшләү дәверендә, үзенең тырышлыгы аркасында бик күп дипломнарга, призлар, мактау кәгазьләренә ирешкән югары категорияле тәрбияче.

2022 елда Римма Наил кызына Төмән шәһәре Думасының «Намуслы хезмәт һәм һөнәри осталык өчен», ә 2025 елда шул ук Төмән шәһәре Думасыннан «Яшь буын тәрбиясенә зур өлеш керткәне өчен» Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Тәрбияче һәм укытучы булып туарга кирәк, аның белән тумыштан килгән әхлак идарә итә», - дигән Адольф Дистервега. Тумыштан килгән әхлак идарә итә дә инде, мин бит укытучылар династиясен дәвам итүче», - ди Римма Наил кызы. Ул Төмәннең 2 нче педагогия колледжында башлангыч сыйныф укытучысы, аннары Төмән дәүләт университетында «Укытучылар белгече» һөнәрләрен үзләштерә.

2019 елда Екатеринбург шәһәренең «Эшлекле идарә итү югары мәктәбендә» «Мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту» һөнәре буенча тагын бер дипломга ия булды ул.

Үзе Римма: «Тәрбияче – һөнәр түгел, ә күңел чакыруы», - ди. Эш балага кагылганда, дөньяда хатын-кыздан да зирәгрәк, акыллы кеше юк. Бала бит ул олылар күңелендә нәрсә ятуын сизеп тора. Усал кеше чакырсын әле, ул аңа якын да килми. Ә яхшы кешегә үзе килеп сыена.

Римма Наил кызын балаларны ихлас яратуы бу эшкә китерә дә инде. «Балаларны тәрбияләү, аларны дөрес юлдан җибәрү – минем иң яраткан шөгылем. Алар мине бәхетле итәләр, чөнки минем балалар – сәламәтләр, акыллылар, яхшы күңеллеләр», - ди ул. Бу бәхәсле мәсьәлә. Минемчә, шундый югары белемле, тәҗрибәле тәрбияче белән балалар бәхетле. «Баланы бөгелгән чагында бөгәргә кирәк», - диләр безнең халыкта. Кыю, үзләренә ышанучан, дөрес тәрбия алганнарны мәктәптә дә укытасы җиңелрәктер дип уйлыйм. Ата-аналар да Римма Наил кызына бик рәхмәтле. Алар тарафыннан да гел мактау сүзләре һәм хатлары килеп тора. Чөнки балаларының яхшы әхлак, тәрбиянең иң асылын алып үсүләрен таныйлар. Киләчәкнең киң ишекләре шул балалар аркылы, алар кулы белән ачылыр. Гыйлем, мәгърифәт даирәсендә тәрбияче Римма Наил кызы кебек оста белгечләр булганда гына, без максатларыбызга ирешәчәкбез.

Римма ханымның нәсел-тамырлары Яркәү округыннан, әтисе Наил Мөкминов - Тархан авылыннан, ә әнисе Атилә Хәлиәмин кызы чыгышы белән Ваңгы авылыннан.

Зифа буйлы, сылу милләттәш кызыбызның гаилә ишекләрен дә ачып керергә уйладык. Мәхәббәт чишмәләре белән сугарылган, кешелекнең иң асыл сыйфатлары хөкем сөргән Сәйфуллиннар гаиләсендә дүрт кеше бәхетле тормышта гомер кичерәләр икән.

Римма – иренә сөекле хатын, балаларын яратучы әни булуына шик юк, чөнки бүтәнчә мөмкин дә түгел. Тормыш иптәше Равил Әхтәр улы Ялутор округы, Калмаклар авылыннан. Һәр хатын-кыз үзен иң көчле, иң ышанычлы, аны һәм балаларын якларлык-сакларлык зат белән бәйләргә омтыла.

Мәхәббәт җимешләре, яраткан балалары Эльмир - 11 нче сыйныф укучысы, кызлары Эвелина Төмәннең 49 нчы гимназиясендә 5 нче сыйныфта белем ала.

«Мин татар телен яхшы беләм. Үз телеңне, ана телен онытырга ярамый. Ул безнең туган тел, «иң матур тел, әткәм-әнкәмнең теле», - дип Г.Тукай шигырь юллары белән җавап кайтарды. Балалары да татар телен белүләрен, сөйләшмәсәләр дә, аңлап торуларын әйтеп китте.

- Үз вакытымны, игътибарымны балаларым өчен җитәрлек калдырам, чөнки мин аларны һәм гаиләмне нык яратам, - дип сүзен тәмамлады Римма ханым.

Наилә САФИУЛЛИНА,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836