Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәре һәм өлкә күләмендә дә милләттәшләребез тарафыннан изге Рамазан - Шәриф аена булган күзгә чагылырлык игътибар - актив хәрәкәт күрәбез. Күп авылларда изге айның кичендә авыз ачтыралар (исемлек алдан ук төзелеп куйган), кемнәргә фитыр садакасын бирергә, аның күләме билгеләнгән, кайсы мәчетләрдә тәравих намазларын үткәрәбез яки катнашабыз, яшьләребез дә актив. Үткән елларга караганда, бүгенге тырышлык, дин кагыйдәләренә омтылу, ятимнәр, зәгыйфьләр, мохтаҗларга ярдәм кулын сузу күзгә чагыла.
Рамазан ае - изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр. Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны «Ләйләтүл кадер», ягъни «Кадер кичәсе» дип билгеләп үтә. Сүрәнең башында ук: «Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек», - дип әйтелә. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакьлеккә, яхшылыкка, ягъни бәхет-сәгадәткә илтә торган юлны күрсәтүче изге китап Рамазан аеның Кадер кичәсендә Ләүһүл-мәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелә.
Шушы серле кичнең шәрәфәте вә хикмәтен аңлатып, Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә: «Кадер киче мең айдан да хәерлерәк», - дигән сөенечле хәбәр бирә, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык (83 еллык) гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата.
«Кадер» сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә Аллаһы әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар белән Рух - Җәбраил фәрештә дә. Раббыбызның тугры мәхлуклары - фәрештәләр - гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, «мөэмин-мөселманга сәлам!» дип дәшәрләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр.
Адәм балаларының алдагы елда булачак язмышлары каралыр дигән фикер белдерүчеләр дә бар: алар кешеләрнең Рамазан аендагы эш-гамәлләре, тоткан уразалары һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә үз йогынтысын ясый, дип әйтәләр.
Хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, Кадер кичәсе Ураза аеның ахыргы ун көнендә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 7 так төнендә эзләгез», - дигән.
Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, изге Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә түгел - ел әйләнәсендә, тормышыбыз дәвамында - гыйбадәт әһеле булуыбызны белдереп, Раббыбызны зурлап, Аңа шөкер итеп һәм мәхәббәтебезне баглап яшәсәк - Яратучы вәгъдә иткән олуг дәрәҗәгә ирешүчеләрдән булырбыз. Ошбу олуг дәрәҗәне Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә - якыннарыбыз, туганнарыбыз, Себер җирлегендә яшәүче милләттәшләребезгә, дусларыбызга, күршеләребезгә насыйп кылсын иде, дигән теләктә калам.
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.