Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Спорт һәм патриотик тәрбия

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл мәктәпләрендә спорт һәм патриотик темага чаралар үтте. «Строй һәм җыр» смотры дигән шәһәр конкурсында 9 нчы мәктәп укучылары да катнашты. Смотр иң сәләтле, иң яшь катнашучылар - мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгышы белән ачылды. Тамашачылар һәм жюри әгъзалары аларның костюмнары, тезелеп хәрби адым белән атлап, җырлап йөрүләре, патриотик рухта яңгыраган чыгышларын, дисциплинаны тота белүләрен карадылар.

Укучылар патриотик җырлар башкардылар, стройга әзерлекне күрсәттеләр. Тамашачылар барлык чыгыш ясаучы укучыларның тышкы кыяфәтләре, формалары, атрибутикалары, адымнары, җыр белән узуларын карап укучыларның тырышып әзерләнгәннәрен күзәттеләр. Уңышлы, мактауга лаеклы чыгышларны җылы каршы алдылар. Балаларның чыгышларына жюри әгъзалары да лаеклы бәя бирделәр. 9 нчы мәктәп быел да беренчелекне алды. Валентина Маликова: «Безнең мәктәп укучылары чыгыш ясаганда «Служить России» җыры яңгырады. Бу җырның авторлары Эдуард Ханк һәм Илья Резник. Композиция РФ Кораллы көчләренең рәсми булмаган гимны һәм «Юнармия» хәрәкәтенең рәсми гимны буларак билгеле. 4 «А» классы командасы, отрядның исеме - «9 рота», отряд командиры Арина Зольникова булды. Уңышлы чыгыш класс җитәкчесе Татьяна Симоненко, физик культура дәресләрен алып баручы укытучылар: Валентина Маликова, Алена Бизинаның тырыш хезмәтләрен, нәтиҗәле эшләрен күрсәтте. Бу командадан тыш, башлангыч мәктәп укытучылары Юлия Быкова, Татьяна Чащина катнаштылар, костюмнарны әзерләделәр. Бөтен коллектив көч куйды. Без бердәм эш нәтиҗәсендә шәһәр күләмендә узган бәйгедә җиңдек! Ата-аналардан дәүләт янгынга каршы хезмәтнең Губкинск филиалы, дәүләт янгын сүндерү хезмәте отряды, янгыннарны профилактикалау бүлеге башлыгы, отставкадагы эчке хезмәт майоры Изел Хәбибуллин да катнашты», - дип сөйләде. Балалар күңелендә туган илгә, халкына мәхәббәт уяткан чаралар үткәргән, укучыларына белем, тәрбия биргән укытучыларның хезмәте мактауга лаек.

10-43-26

Бәйрәмчә матур, оешкан рәвештә узган чараларда шәһәрнең «Россиялеләр» хәрби спорт яшьләр үзәгенең яшьләр каравылы да оештырыла. «Яшьләр мактаулы каравылы»ның катнашулары патриотик рухта узган чараны баетып, матурлык, горурлык өсти. Айдар Гаитов, Георгий Климов, Глеб Пресняков, Александра Голошубина һәм башкаларның чыгышларын җылы каршы алалар. Бу төркем яшьләрнең җитәкчеләре Роман Проворов. «Россияләләр»нең чыгышлары очраклы түгел. Монда шөгыльләнүче яшьләргә хәрби-гамәли, спорт һәм техник әзерлекне үзләштерергә, патриотик тәрбия алырга ярдәм итәләр. Күпләргә үрнәк булган «Россиялеләр» уку программасында экстремаль шартларда исән калу нигезләре; тактик–махсус әзерлек; стройга әзерлек; хәрби-медицина әзерлеге; армия кул сугышы; укыту-кыр җыемнары; Ватанның, төбәкнең тарихы һ.б кирәкле, мәгънәле юнәлешләрне өйрәнәләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836