Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Шыкча урта мәктәбендә «Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне»нә багышланган чорларны берләштергән махсус очрашу узды.

Түгәрәк өстәл артына төрле елларда Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәүчеләр: Әфганстан ветераннары, Африкадагы тынычлык урнаштыру миссияләрендә, Таҗикстандагы хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар җыелды. Алар янында бу истәлекне кадерләп саклаучылар: укучылар, «Барс» махсуслаштырылган төркеме кадетлары, ата-аналар һәм педагоглар бар иде.
Бәйрәмнең аерым кунаклары булып хәзер балалары Ватан сагында торган солдат әниләре, шулай ук сабыр көтүнең кыйммәтен тирән аңлаган гаиләләре һәм якыннары булды.
Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында күңелгә үтеп керә торган шигырьләр, «Дуслык» хорының музыкаль номерлары, скрипкада һәркемгә мәгълүм булган сугыш көйләрен башкардылар, мастер-класслар һәм мәктәп музее буйлап экскурсия оештырдылар. Балаларның иң эчкерсез сорауларына биргән җанлы диалог һәм, әлбәттә, һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык булды.
Сугыш кырыннан солдатларны өйдә көтүче әни-әтиләргә багышланган, «Көт мине» исемле тема аерым блок булып яңгырады. Фронтка ярдәм итүче һәм махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүче волонтерлар үз тарихлары белән уртаклаштылар.
Бу очрашу иң мөһимен исбатлады: чын геройлар безнең арада яши. Һәм без хәтерлибез, янәшәдә көтәргә һәм ярдәм итәргә әзер кешеләр булганда, буыннар элемтәсе тере.
Вконтактедагы Шыкча урта мәктәбе төркеменнән.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).
Рәсемдә: очрашуда.