Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

23 март - Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!

последние и лучшие новости искусства в мире

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Аллаһның рәхмәте белән изге Рамазан айларын каршыларга насыйп булды. Рамазан – йөрәкләрнең пакъләнү, хәерле фикерләр, изге гамәлләр ае.

Ел саен без Рамазан аеның башлануын зарыгып көтәбез. Рамазанга ирешкәч, Аллаһы Тәгаләбезгә ихластан шөкранә кылабыз. Яхшылыкка өметебезне баглап, ураза тотып чыгарга Аллаһтан көч-куәт сорыйбыз.

Рамазан ае көннәре – үзенчәлекле вакыт. Бу айда безгә яхшы якка үзгәреп китәргә, күңелебездә шәфкатьлелек нурын уятырга форсат бирелә. Ураза – әхлак мәктәбе ул, сабырлыкка, башкаларны ихтирам итүгә, бүтәннәрнең хәлен аңлауга, мәрхәмәтле булуына өйрәтә торган мөгәллим ул. Ураза шәхесне көчле булырга, ихтыяр көченә ия булырга өйрәтә.

Ураза ул ашау-эчүдән тыелу гына түгел, ураза тоткан һәрбер секунд өчен Аллаһтан әҗер алырга мөмкинчелек бирелә. Бу үзенчәлек уразаны башка нигъмәтләрдән аерып тора.

Аллаһы Тәгалә безгә бу айны ураза тотып, гыйбадәт, изге гамәлләр кылып үткәрергә насыйп итсен, безгә бу олы эшне башкарып чыгарга көч-куәт бирсен. Безне гөнаһ кылудан сакласын.

Ураза ае мөселман җәмәгатьчелегенең берләшүенә сәбәп булса иде, Рамазан җитүе белән дөньяда фетнәләр бетсә иде, бөтен явызлык һәм яманлык үткәндә калып, безгә якты киләчәктә гомерләребезне үткәрергә насыйп булса иде. Амин!

Диния Нәзарәте һәм үз исемемнән сезне Рамазан ае җитүе белән тәбриклим!

Уразаның һәрбер көне сезгә һәм якыннарыгызга Аллаһның рәхмәтен, бәрәкәтен китерсен. Галәмнәрне юктан бар кылучы, гөнаһларны гафу итүче, мәрхәмәтле Аллаһы Тәгаләбез бөтен дога-теләкләребезне кабул итсен, барчабызга ике дөньяның бәхетен, сәгадәтен насыйп вә мөәссәр итсен. Амин!

Төмән өлкәсе Диния Нәзарәте рәисе, мөфти
Зиннәт хәзрәт САДЫЙКОВ

* * *

Изге Бәйрәм — Ураза Гаете мөбарәк булсын, дусларым, туганнарым!

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылып, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, барчабызга да хәерле, имин тормышлар насыйп итсен, җаныбызга нур, күңелгә яктылык, саулык, йортка иминлек, ризыкка бәрәкәт бирсен! Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп итсен!

Кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак янда булсын!

Көннәребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын! Амин!

Төмән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе
Ләйсән ХӨРМӘТУЛЛИНА

* * *

Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Татар халкын милләт итеп саклап калуда һәм бүгенге асылында яшәтүдә Ислам диненең әһәмияте бик зур, чөнки дин – гореф-гадәтләребез, телебез, яшәешебез сагындагы иң ышанычлы көч булып тора.

Рамазан – мөселманнар өчен иң кадерле айларның берсе. Шушы изге айда без, кулыбыздан килгәнчә, туганнарның, ярлы һәм авыру кешеләрнең хәлләрен белеп, мохтаҗларга, мәчетләргә ярдәм күрсәтеп, садакалар өләшеп, мәҗлесләр корып, ураза тотучыларны ашатып, ятим балаларны куандырып, саваплы эшләр эшләсәк иде, чөнки «Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап 700 тапкыр артык булыр» диелә.

Кадерле мөселманнар, дин кардәшләребез, сезне барыгызны да изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, эшләгән изгелекләребезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен.

Ихтирам белән ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе Васил ШӘЙХРАЗЫЕВ

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836