#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һөнәри үсешкә омтылучы укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

11-1Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны «Укытучы һәм остаз елы» дип игълан итте». Укытучы һөнәренә игътибарны арттыру, хөрмәт күрсәтү максаты белән үткәрелгән чараларның берсе Тубыл шәһәрендә узды.

Балаларны белем дөньясына алып кергән, туган телләренә мәхәббәт уяткан Төмән районы Индрәй мәктәбе укытучысы Зәкия Сәитованың укучысы Кәрим Кәримов Төмән өлкәсенең «Истоки» этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы оештырган «Укытучы - бөек исем» дип исемләнгән шигърият бәйгесендә 1 урын алды.

Кәрим Кәримов бәйгедә катнашаучылар арасында иң кече яшьтәге катнашучы булды. Укытучысы Зәкия Сәитова: «Кәрим Земфира Исламованың «Без чыктык сәяхәткә» шигырен сөйләде. Тырыш, кызыксынучан, татар телен яраткан укучы спорт белән дә шөгыльләнә, шахмат уенын ярата. Кәримнең әти-әнисенә, сөекле әбисе ветеран укытучы Мәрхүбә апа Шәриповага рәхмәтемне белдерәм. Алар балаларының беренче киңәшче-ярдәмчеләре, уку-тормышлары белән кызыксынып, кирәк вакытта булышлык күрсәтеп торалар. Укыту, тәрбия эше гаилә белән бердәмлектә алып барыла. Кәримнең уңышлары шатланып, горурланып сөйләрлек», - дип сөйләде.

Индрәй мәктәбендә татар телен укыткан Зәкия Сәитованың хезмәт стажы 23 елдан артык. Педагогик хезмәт юлын Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә башлаган укытучы Тубыл пединститутын тәмамлап, мәдәният үзәгенең мәгариф бүлегенә эшкә урнаша. Яшь белгеч ул елларны татар юнәлешендә кайнап, тырышып эшләде. Хезмәтендә җиңеллек эзләмәде. Ачык дәресләр күрсәтте, укучылары белән бәйгеләрдә катнашты, яхшы күрсәткечләргә иреште. Сәләтле укытучы үз белемен укучыларына биреп, аларның күңелләрен аңлап, әти-әниләрен дә кызыксындыра алды. Ул мәдәният үзәгендә эшләгән чорда Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек булды. «Яңарыш»ка да матур язмаларын, хәбәрләрен җибәреп тора. Зәкия Әкрам кызы: «Мин үземнең Күкрәнде мәктәбендә укыткан укытучыларым - Хәбибә апа Ермышева, Сара апа Ермышева һәм Роза апа Ниязовага бик рәхмәтлемен. Алар биргән белем белән әле дә файдаланам. Институтны тәмамлап, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә эшләгән елларым бик кызыклы һәм үзенә карата нәтиҗәле үтте. Мәдәният үзәгендә, шәһәрнең 15 нче мәктәбендә, балалар бакчаларында эшләгән елларны үзләренең белеме, тәҗрибәләре белән уртаклашкан Сәет Хисмәтуллин, Клим Садыйков, Мәдинә Уразмәтова, Роза Сәитова, Гөлсинә Ташкеева, Зәйтүнә Тычинских, Флера Сәгыйтованы җылы сүзләр белән искә алам. Алар күңелемдә якты хатирәләр калдырдылар. Мәдәният үзәгендә татар теле түгәрәкләрен алып барган укытучылар коллективы тату иде, энтузиаст кешеләр эшләделәр. Укытучыларның күпчелеге белән бүген дә аралашып яшибез. Үзәк директоры Сафиулла Ильясов (мәрхүм) җитәкчелегендә шәһәр күләмендә зур мәдәни чаралар үткәрелде. Без укыткан балалар шәһәр театры залында узган Яңа ел, «Язгы гөрләвекләр», шигърият конкурсларында катнаштылар. Шәһәр күләмендә узган Сабан туйларында чыгыш ясадылар», - дип хатирәләре белән уртаклашты.

Балаларның, халкыбызның, илебезнең дә киләчәге укытучы кулында дип, юкка әйтмиләр. Балалар күпчелек вакытларын мәктәптә үткәрәләр. Зәкия Сәитова элек-электән эшен яратып эшләгән, тирән белемле, сабыр холыклы, укучыларына белем, тәрбия бирүче укытучыларның берсе. Бүгенге көндә дә Индрәй мәктәбендә эшләп уңышларга ирешүенә сокланабыз.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836