Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының мәшһүр шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Санниково авылы китапханәсендә «Муса Җәлил - безнең йөрәкләрдә» дигән әдәби–патриотик кичә узды. Аны китапханәче Гүзәл Колмәмәтова оештырды. Кунаклар өчен ул китап күргәзмәсе әзерләгән. Анда шагыйрьнең шигырьләр җыентыклары, аның тормышы һәм әдәби мирасы турындагы китаплар тәкъдим ителгән иде.
Чара телдән журнал форматында узды. Катнашучылар шагыйрь тормышыннан, әдәби эшчәнлегеннән, аның ничек сугышуы, әсирлеккә эләгүе, аның җитәкчелегендәге яшерен оешма һәм аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» автобиографик шигырьләр китабы турындагы кызыклы фактлар белән кабат таныштылар. Шулай ук Муса Җәлилнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар. Санниково урта мәктәбендә озак еллар туган тел дәресләрен укыткан күренекле укытучы Фазилә апа Урамаева «Җырларым» шигырен яттан сөйләп ишеттерде.
Чара ахырында Гүзәл Хәлим кызы ел саен округ күләмендә уздырыла торган «Муса Җәлил истәлегенә» онлайн-китап укучылар конкурсында призлы урыннар яулаган барлык катнашучыларны билгеләп үтте һәм аларга бүләкләрен тапшырды. Шунысы сөенечле - әлеге бәйгедә катнашкан һәркем мактаулы урыннар алганнар. «Нәфис сүз остасы» номинациясендә 18 яшьтән өлкәннәр арасында Зилия Азисова 1 урынны яулаган. «Стендап» сөйләү буенча Мәхсүдә Колмәмәтова 1 урынга, ә Алмаз Колмәмәтов 2 урынга, Зоя Зольникова 3 урынга лаек булдылар. Ә 84 яшьлек Фазилә апа Урамаевага махсус приз тапшырылды.
Җиңүчеләрне уңышлары белән котлаганнан соң, кунаклар «Муса Җәлил. Үлемсезлеккә хөкем ителгән» документаль фильмны карадылар. Шундый җылы очрашудан һәркем бик канәгать булып кайтты. Гүзәл Колмәмәтовага мондый кичәләрне ешрак оештыруны сорадылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.