Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Пыяла» кафесында шагыйрә белән очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең «Пыяла» кафесында себер татар шагыйрәсе Гөлнара Калиева белән «Әдәби мохит» исемле шигъри очрашу узды. Шундый уңайлы шартларда, туган телгә гашыйк булган кунакларга Гөлнара Хәмит кызы үзенең иҗат юлы, беренче шигырьләренең ничек тууы һәм ни өчен беренче китабы «Сагышлы сөйү» - «Кайгылы мәхәббәт» дип аталуы турында сөйләде. Хәзер шагыйрәнең биш шигъри җыентыгы бар, ә бу инде аның бу юлда очраклы кеше булмавын дәлилли. Җыентыктагы беренче шигыре «Пәста шигер ясам» дип атала, ә хәзер шагыйрәнең бу процессы даими, аның шуның белән яшәве турында ышаныч белән әйтергә була.

11-22-26

Кичә барышында Гөлнара Хәмит кызы һәр җыентыктан үзенең яраткан шигырьләрен укыды. Кунаклар да читтә калмадылар. Күренекле актив җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов җыентыктан күңелгә үтеп керерлек шигырьләрне укып ишеттерде. Чыннан да, шагыйрәнең шигырьләренә музыка яхшы ята, шуңа инде аның 10га якын шигыренә көй язылган. Сүз уңаеннан, Гөлнара Калиеваның шигырьләре рус теленә тәрҗемә ителгән. Ә ул үзе башкорт шагыйрьләренең шигырьләрен себер татар теленә тәрҗемә иткән. Ветеран укытучы Алсу Кәримова шагыйрәнең шигырьләренә әдәби анализ ясады һәм аның иҗатына уңай бәя бирде. Хәлил Вагайлы да читтә калмады, аның һәрвакыт «кесәсендә» «кичә герое»на багышлап язылган шигыре була. Әлеге очрашуга килүчеләр арасында яңа кешеләр, яшьләр дә булуы аеруча күңелле һәм шатлыклы булды.

Чараны үткәрү көнен сайлау очраклы түгел иде: 21 февральдә Халыкара туган тел көне бәйрәм ителә. Һәм шулай ук үзебезнең иҗат кичәбездә, җылы атмосферада татлы урама, коштелләр белән кайнар чәйләр эчеп, салкын, карлы кышны озатып, кояшлы язны каршыларга әзерләндек.

Фәүсия МАРГАНОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).
Рәсемдә: шигъри очрашуда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836