Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмәндә «Профессионаллар» югары технологияләр чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Студентлар — 79, ә укучылар 23 компетенциядә медальләр яулады.
Төбәк хөкүмәтенең мәгълүмат үзәге хәбәр итүенчә, ярышларда катнашу өчен барлыгы биш меңгә якын кеше гариза биргән.
«Безнең зирәк экспертларыбызга һәм ышанычлы партнерларыбызга аерым рәхмәт белдерәм. Сезнең ярдәмегез булмаса, бу осталык бәйрәме мондый югары дәрәҗәдә үтмәс иде. Быел пьедесталга кадәр бер адым калган катнашучыларга әйтәсе килә: тукталып калмагыз. Сезне 2027 елда яңа идеяләр һәм якты җиңүләр белән көтеп калабыз. Алга таба өлкә намусын яклаячак егетләр һәм кызлар — без сезнең белән! Батыр булыгыз, осталыгыгызны бөтен илгә күрсәтегез!» — диде Төмән өлкәсенең хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү департаменты директоры Вероника Еремеева.

Шыкча урта мәктәбе укучылары «Урманнан файдалану һәм аны яңадан торгызу инженериясе» номинациясендә искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр: 10 нчы сыйныф укучысы Камилә Әхмәтҗанова - беренче, 10 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Исхакова икенче урынга лаек булды. 8 сыйныф укучысы Айдар Әхмәтшин өченче урынны алды.
Балаларны һәм аларның остазы Вәсимә Хәлилованы зур уңышлары белән котлыйбыз!
Ләйлә МАДЬЯРОВА.
(Рәсем ВКонтактедагы Шыкча урта мәктәбе төркеменнән алынды).
Рәсемдә: җиңүчеләр.