Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Уңган хатын-кызлар» Түбән Тәүде округында

последние и лучшие новости искусства в мире

Март аенда Түбән Тәүде округында да «Уңган хатын-кызлар» клубы һәм татар яшьләре берлегенең вәкиллеге ачылды. Бу күңелле чарага «Уңган хатын-кызлар» өлкә оешмасыннан, яшьләр берләшмәсеннән күп кунаклар килделәр. Әлеге әһәмиятле вакыйганы булдыруда ярдәмнәре өчен өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина округ башлыгы Сергей Борисевич һәм мәдәният идарәсе директоры Наталья Бураковага зур рәхмәтен белдерде. «Клуб «Бердәм Россия хатын-кызлар хәрәкәте» партия проекты һәм өлкә автономиясе эгидасы астында булдырылды. Вәкиллек активистлар алдында яңа мөмкинлекләр ачар дип ышанам», - диде Ләйсән Хәмзә кызы.

Тантанада Лилия Нигъмәтуллина бертавыштан клубның җитәкчесе итеп сайланды.

12-4-26- Бу клуб авылның актив, дәртле остабикәләрен бер түбә астына җыю максатыннан оештырылды, - дип сөйләде Лилия Рауфат кызы. - Беренче очрашуда ук ханымнар алдагы планнар белән уртаклашты. Клуб кысаларында хатын-кыз инициативаларын хуплау һәм үзара ярдәмләшү, милли-мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм үстерү өчен төрле мастер-класслар, кул эшләре буенча тәҗрибә уртаклашу, файдалы киңәшләр сәгате һәм җыр-биюле кичәләр уздыру күздә тотыла.

Авыл җирлегендә мондый клубларның булуы бик мөһим. Бу - хатын-кызларга көндәлек мәшәкатьләрдән азрак арынып торырга, кызыклы кешеләр белән очрашырга, аралашырга һәм күңел җылысы алырга ярдәм итәчәк. Клубның ишекләре һәр теләүче өчен ачык!

12-41-26

Хатын-кызлар ерак авылларда бай һәм иҗади тормыш кайный икәнен исбатларга әзер. Клуб һәркем үз потенциалын тормышка ашыра алырлык көч урыны булсын.

Актив хатын-кызлар 8 март бәйрәме алдыннан матур кичә дә үткәреп өлгерделәр. МХО сугышчыларының әниләрен һәм хатыннарын очрашуга чакырдылар. Бергәләшеп уңайлы атмосферада хуш-исле чәй эчтеләр. Иҗади мастер-класслар катнашучыларны көндәлек мәшәкатьләрдән бераз арынырга ярдәм итте. Үз куллары белән ясалган кул эшләре өмет һәм ышаныч символы булып калачак. Авыр вакытларда МХОдә катнашучыларның якыннары үзләренең ялгыз түгеллеген аңлау да күңелләренә җылылык китерә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: клуб ачылу тантанасында; МХО сугышчыларының әниләре һәм хатыннары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836