Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
1941 нче елның март аенда Дәүләтшиннарның тату гаиләсендә уллары дөньяга аваз сала. Озак вакыт узмый, Бөек Ватан сугышы башлана. Рәшитнең әнисе Наҗия апа тормыш иптәше Әлмөхәммәтне сугышка озата. Авыр сынау еллары була бу. Ирләр сугышта булганда бөтен авырлык хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Ачлыкны–ялангачлыкны кичергән елларны сугыш чоры балалары әле онытмыйлар. Рәшитнең әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый. Тылда калган әнисе Нәҗия апага да җиңел булмагандыр. Авыл җирендә, колхоз басуларында алны-ялны белмичә эшли ул. Улына яхшы тәрбия бирә, укыта, олы тормыш юлына чыгара.

Быел март аенда Рәшит Әлмөхәммәт улы 85 яшен каршы алды. Рәшит абый тормышта үз алдына куйган максатларына, уңышларга ирешкән кеше. Ул яшәүдән - тәм, тормыштан ямь табып яши. Гаилә корып тормыш һәм хезмәт юлын туган авылында башлый. Гади эшче, бригадир, совхоз идарәчесе, аннары төньякта бульдозерда эшли. Гомерлек юлдашы Рәйсә апа белән өч кыз, бер ул үстерәләр. Шәһәргә күченеп лаеклы ялга кадәр хезмәт итәләр, яхшы фатир алалар. Рәшит абый әтисе Әлмөхәммәт Аптула улы һәлак булган җиргә - туганнар каберлегенә тормыш иптәше, улы, аның гаиләсе белән барып күреп кайта. Әлмөхәммәт Дәүләтшин икенче пулемет ротасы, 620 нче укчылар дивизиясе, өченче Белоруссия фронтының 30 нчы армиясенең өлкән сержанты булып сугыш юлын үтеп, Витебск шәһәрендә һәлак була. Монда ул туганнар каберендә җирләнгән. Белоруссияне фашистлардан азат итүдә катнашкан ветеран турында якты истәлекләрне кызлары, улы, оныклары, оныкчыклары да кадерләп саклыйлар. Рәшит абый бәлән Рәйсә апаның өч кызлары да югары белемле, эшләрендә хөрмәт казанган һөнәр ияләре. Зөлфия - табиб, лаборант. Быел магистратураны кызыл диплом белән тәмамлады. Әлфия - өлкән шәфкать туташы. Ул Россия Федерациясенең сәламәтлек саклауда казанышлары өчен дәүләт бүләге - Лука Крымский медале белән бүләкләнгән медицина хезмәткәре. Дамир диңгез флотында хезмәт итеп кайта. Аннары электр белән эретеп ябыштыручы һөнәренә укып чыга һәм эшли. Бүгенге көндә агачтан уеп сыннар ясау белән шөгыльләнә. Динара Тубыл пединститутының тарих факультетын тәмамлый. Инглиз телен яхшы белә, уңган, кулыннан бар нәрсә килгән кул остасы. Дәүләтшиннарның балалары, оныклары әби-бабаларында еш кунакта булалар. Өлкән буынның гореф-гадәтләребезне саклап яшәгәннәрен, татар газета журналлар яздыруларын күреп үсәләр. Рәшит абый белән Рәйсә апа туганнары белән аралашып, тату яшиләр. 85 яшендә булуына карамастан, Рәшит Әлмөхәммәт улы машинада йөри, җәен дачасына гаиләсен алып бара, оныкчыкларын үстерергә ярдәм итәләр. Тормышта үз юлларын тапкан, сынауларга бирешмәгән өлкән буын вәкилләре балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Дәүләтшиннар.