Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Игелекле эшләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәре «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова һәм әгъзалары «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә сугыш чорында туып-үскән буын вәкилләре, уллары махсус хәрби операциядә катнашкан аналар белән очрашу кичәсен оештырдылар. «Ак калфак»лылар бу көнне махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен җыелган гуманитар ярдәм дә тапшырдылар.

Кичәдә шәһәр Думасы рәисе Михаил Никитин, Тубыл округы башлыгы Андрей Ходосевич махсус хәрби операциядә катнашучыларга, гуманитар ярдәм җыючы «Ак калфак» оешмасына рәхмәтләрен белдерделәр. Шәһәрнең иҗтимагый палатасы җитәкчесе Станислав Козлов чарада катнашкан өлкән буын вәкилләренең яшь буынга Бөек Ватан сугышы, авыр еллар турында сөйләүләренең мөһимлеген әйтте. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә тирән рәхмәтләрен белдерде. Айсылу ханымның һәм оешма әгъзаларының тырыш хезмәте яшьләргә үрнәк. Алар патриотик рухта оештырган, матур, эчтәлекле узган чараларында туган илебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияли, төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген күрсәтәләр. Айсылу Әптелмән кызы: «Очрашуда патриотик рухта татар телендә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Рус телендә башкарылган җырларга кунаклар кушылып җырладылар. Гореф-гадәтләребезне саклап милли ризыклар белән килгән кунакларны сыйладык. Мин барлык ярдәмчеләремә рәхмәтләремне белдерәм. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда катнашкан Михаил Никитин, Эдуард Мәхмүтов, Эдуард хәзрәт Юнысов, Тимур Ниязов, Вәгыйзә Пантелеева, Фәридә Локманова, Әминә Биктимирова, Камилә Хәкимова, Равилә Фазылова, Фәния Мелибаева, Лилия Саликова, Әлфинур Әйтмәмәтова, Анжелика Юмина, Татьяна Щукинага рәхмәтлемен», - дип сөйләде.

Игелекле эшләрегез дәвамлы булсын. Кунаклар чәй табыны артында аралашып, чарага нәтиҗә ясадылар.

13-32-26

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: очрашу

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836