Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Гүзәл затларыбызны беренче язгы бәйрәм белән котлап Төмән шәһәренең «Мирас» банкет-холл залында «Бер күрешү - үзе бер гомер» дип аталган музыкаль кичә узды. Аны «Яшь буын» татар яшьләре оешмасы рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов үзенең сәләтле яшьләре белән берлектә оештырды. Бәйрәм кичәсе гадәти түгел иде. Өлкәбезнең төрле шәһәрләре һәм авылларыннан килгән кунакларның күбесе уразада булганын күздә тотып, чара азан әйтү, Коръән уку һәм ифтар белән башланып китте. Мул итеп әзерләнгән өстәлләрдә бары хәләл татар милли ризыклары гына тәкъдим ителгән иде.

Аннары кичәдә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповларның чыгыш ясаулары да гүзәл затларыбыз өчен зур бүләк булды. Бәйрәм кичәсен Динә Латыйпова матур итеп, саф татар телебездә алып барды.
Ул кунаклар белән төрле кызыклы уеннар оештырды. Бәйрәм белән котларга өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева да килгән иде. Ул берничә хатын-кызны туган көннәре, озак еллар бергә гомер иткән парларны котлап, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды. Бүләкләр Динә Латыйпова оештырган бәйгеләрдә катнашучыларга да эләкте. Ә инде көтеп алган яраткан җырчыларыбыз Рафаэль һәм Динә Латыйповларның башкарган җырлары һәркемнең күңелендә онытылмаслык мизгелләр калдырганнына бер дә шик юк. Рафаэль Латыйпов күбрәк яңа җырлар башкарды. Әмма халык күңелләргә сеңеп калган җырларны да яңадан җырлап ишеттерүен теләде. Ә җырчы ялындырмады, рәхәтләнеп җырлап, һәркемне түгәрәккә биергә чакырды. Тамашачыларыбыз Тубыл шәһәреннән килгән Альберт Колмәмәтов, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге җырчысы Алсу Нестерова, Яшь буын» оешмасының талант ияләре - Роберт Сабиров, Аделина Ибәтуллина, Аделия Әбдрәшитова башкарган моңлы, дәртле җыр-биюләрен дә бик яратып, җылы каршы алдылар. Бәйрәмдә музыка тавышы бер дә тынмады.
Үзләренең кичерешләре белән бүлешеп Гүзәл Касмалина: «Туганнарыбыз һәм дусларыбыз арасында бәйрәм кичәсе үткәрү, яраткан җырчыларыбыз Динә һәм Рафаэль Латыйповлар чыгышларыннан ләззәтләнү үзенә бертөрле җылылык һәм ихлас күңеллелек тудырды. Һәр номер, һәр җыр якты хисләр дөньясына чумдырды, кәефне күтәрде, чын гаилә бәйрәме тәэсирен тудырды һәм бик күп күңелле мизгелләр бүләк итте.
Яраткан артистларыбызга бәйрәмнең чын тылсымын тоярга һәм онытылмаслык шатлык бүләк иткәннәре өчен рәхмәт! Ә инде искиткеч бәйрәм оештырган өчен Фәрид Кормановка аерым рәхмәт», - дип сөйләде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: музыкаль кичәдә.