Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Тоталь диктант»ны төмәнлеләр 18 апрельдә язачак. Төмән халыкара агарту акциясенә инде 16 нчы тапкыр кушылачак. Илкүләм акция кысаларында Төмәндә беренче тапкыр «Тот.Язык» юнәлешендә татар һәм себер татар телләрендә дә язарга мөмкин булачак. Бу агарту акциясенең яңа юнәлеше, ул туган телләрдә диктант үткәрүне күздә тота.
Туган телләрдә махсус диктант оештыруда «Төмән өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе», Төмән шәһәренең «Этнос» иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге һәм татар теле укытыла торган 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе катнашты.
Татар телендә диктант язу өчен мәйданчыклар:
- Төмән дәүләт университеты мәгълүмат-китапханә үзәгенең Губернатор залында (Семакова, 18) 13:00 сәгатьтә үтәчәк.
- 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 106 нчы кабинеты (Хәмит Ярми ур., 13)
- «ЭТНОС» үзәге (Щербаков ур., 98)
Себер татар телендә диктант язарга теләүчеләр өчен бердәнбер мәйданчык - социаль-гуманитар фәннәр иститутының 100 нче аудиториясе (Ленин ур., 23).
Үзегез белән шәхес таныклыгы булу мөһим.
Туган тел яратучылар, рәхим итегез!
