Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Тубылда Әмәл бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә шау-гөр килеп көтеп алган Әмәл бәйрәме узды. Борынгыдан килгән, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган бәйрәм концерты «Мирас» бию, «Балкыш» вокал ансамбльләренең чыгышлары белән башланды. РФ гимны яңгыраганнан соң, шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Людмила Останина, себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин бәйрәм тамашачыларын Әмәл белән котладылар, җылы теләкләр теләделәр. Җырлы–биюле концерт программасында рус, татар, үзбәк телләрендә җырлар яңгырады.

14-2-26

Тамашачылар төрле милләт вәкилләренең биюләрен карадылар. Иҗади чыгышлар, алып баручының мәгънәле сүзләре төрле буын кешеләрен, төрле милләт вәкилләрен берләштерде. Танылган, яраткан сәнгать осталары: Зәкинә Арангулова, Хәсән, Хөсәен Арангуловлар, Хәсән Хучашев, Әлфия Мөслимова, Курбаной Тагаева, Камәрия Тимирова, Нурхәят Шаһбанова, Зөһрә Тимиргалиева, Суфия Казукова, Әлфия Майгадарова, Зөфәр Корманов, Кристина Колодко, Илтус Уразмәмәтов, Лариса Бәширова, Санниково клубыннан килгән Зоя Зольникова, Дегтярево клубыннан Юлия һәм Лилиана Хәмитовалар, Тубыл округы мәдәният үзәгеннән «Вектор» дуэты һәм башкаларның чыгышлары көчле алкышларга лаек булды. Бәйрәм уртак күңел ачу чарасына әверелде. Җылы кояш нурлары, матур, язгы көн бәйрәм кунакларының күңелләрен сөендерде.

14-21-26

Тамашачылар җырлар тыңлап, дәртле биюләр карап, бәйрәмдә оештырылган ярминкәдә истәлеккә сувенирлар алып, уеннар һәм остахәнәләрдә катнашып күңелле ял иттеләр. Әмәл бәйрәмендә декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәләрен карадылар, сату ярминкәсендә кирәкле сувенирлар, милли ризыклар сатып алдылар. Тубыл себер-татар, Тубыл округы мәдәният үзәкләренең, себер татарлары автономиясенең татар халкының мәдәниятен, милли тарихын, рухын чагылдырган татар утарларында бәйрәм кунакларын милли ризыклар белән сыйладылар, монда фотога төшәргә мөмкинлек булды. Тамашачы Тубыл мәдәният округы оештырган татар китаплары күргәзмәсен кызыксынып карады, сораулар бирделәр.

Әмәл бәйрәме кысаларында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган көч экстримы буенча «Арслан» III ачык төбәк турниры узды. Турнирда катнашучыларны баш оештыручы, хәйрияче, Себер сандугачы, Тубыл шәһәренең атказанган гражданы Зәкинә Арангулова, Тубыл шәһәренең мәдәният һәм туризм департаменты директоры Владислава Дронова, шәһәр себер-татар мәдәният үзәге директоры Сәет Хисмәтуллин, Төмән өлкәсенең көч экстримы федерациясен гамәлгә куючылар, президентлар, нигез салучылар, «Дөньяның иң көчле милләте», Бөтендөнья баһадирлар лигасы вәкилләре, дөнья һәм Россия рекордчылары - бертуган Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар сәламләделәр. Спортчыларга көч, куәт һәм чыдамлык теләделәр. Ярышларда катнашучылар арасында беренче урынга Лиана Шәфыйкова, Алена Ермишкина, Алан Арангулов лаек булды. Бу ярышларда катнашып җиңүчеләргә бүләкләр, грамоталар тапшырылды. Төрле милләт вәкилләре, олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

14-22-26

Әмәл бәйрәм программасы садака чәчү йоласы белән тәмамланды.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: «Арслан» турнирында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836