Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Якуб Зәнкиев – авыл кояшыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Без сугыштан соңгы авыр елларда яшәсәк тә, мин үземне бәхетле бала дип саныйм. Бәхеткә илтүче сукмакны да һәркем үзенең хыял-максатларыннан чыгып сала. Әлбәттә, бәхетнең серләрен ачуда әти-әниләребез генә түгел, укытучыларыбыз да хәлиткеч роль уйный.

Якуб Зәнкиев абыебызга рәхмәт яусын, яткан урыны йомшак, нурлы булсын.

Ул җидееллык мәктәпне саклап кала алган. Төзү эшләре беркайчан да җиңел булмаган. Ятимлектә үсеп, сәламәтлеге дә чамалы гына, дәһшәтле сугыш юлларын үткән абый мәктәп, интернат, ашханә, гараж, укытучылар өчен сигез фатир төзетә.

Абыйга кадәр ике класслы мәктәпне төзүче Сөнгатулла бабай Хәбибуллин, Рәхим бабаебыз Речебакиев – башлангыч, Мөхәммәдулла абый Урамаев – 5 еллык, Зиннур абый Бекшенев 7 еллык итә.

Барсына да без, Хуҗайлан авылы халкы, рәхмәтле. Ата-аналарыбызга дога укыганда шушы абыйларыбызны да онытмаска кирәк.

Авылның җаны, яшәтүчесе – мәктәп. Мәктәп тамырлары – авыл укытучыларыбыз. Һәркайсыбыз әти-әниләребезгә, укытучыларыбызга бурычлы.

Әлбәттә, һәр чорның үз укытучысы, үз укучысы. Минем фикеремчә, абый үзен үзе олы иҗади шәхес дәрәҗәсенә кадәр үстерә алды. Күпне күргән, күпне ишеткән, күп укыган зирәк абый үзендәй эшчән махсус педагогика белемле укытучылар коллективын туплый алган.

14-1-26Абый киләчәкне күреп эш итүче, уку-укыту таләпләрен яхшы белүче, бала-чаганың психологиясен, хыял-теләкләрен яхшы аңлаучы, гадел һәм иҗади эшләүче җитәкче була белде.

Абыйның безнең арадан китүенә быел 23 ел була. Абыйлы һәм укытучыларым белән тулы авыл яшәеше күз алдыма килеп баса.

Мин башлангыч класста укыганда, безнең авылда «көмә» бәйрәме бар иде. Укытучы булгач кына белдем: «көмә» КМО (кустовое методическое объединение) булган икән. Күрше авыллардан укытучылар җыела. Авыл халкы шушы бәйрәмгә әзерләнә, чистарына, хуҗабикәләр тәмле бәйрәм ашлары пешерәләр.

Төштән соң мәктәптә эшләре беткәч, бер авыл егете ат җигеп, өйдән-өйгә күчереп, укытучыларны кунак итәләр. Укытучының абруе олы иде ул вакытны.

Абый әйтүенчә: «Һәр укытучы – ниндидер бер дәрәҗәдә пәйгамбәр дә ул».

Авылыбызның бердәнбер кояшы – абый булды. Абыйның «Бер генә булса да шәм ягыйк» исемле мәкаләсе искә төшә. Абый һәм аның коллективы берьюлы 18 авылда шәм яктылар. Хуҗайлан авылы мәктәбенең яктылыгы күпләгән авыл кешеләренә сирпелде, җитеште.

Бу фикеремә дәлил булырлык берничә мисал да китереп язып куям. Алар күбәү.

Иң ерак авылларның берсе – Комарау авылы Иртеш елгасының теге ягында урнашкан. Аннан килеп укыган Райфә Авнякова – медицина фәннәре докторы, профессор, Казахстанның Сәмәй шәһәрендә укыды.

Мәрвәр Янишева, Әлфия Әбдрәшитова – югары белемле укытучылар. Сәкинә Зәнкиева – гомер буе Тубыл нефтьүткәргеч идарәсендә кадрлар бүлегендә баш җитәкче булып хезмәт куйды. Мәрчәнә Моратова – югары белемле медицина хезмәткәре. Инглиз телле улы һәм гаиләсе белән хәзерге көндә Канадада яши.

Абыйның үз балалары Рафаил, Марат, Нур – мактаулы нефтьчеләр. Марат, Морис Зәнкиевләр – техник фәннәр кандидатлары. Ел саен Марат ике улы: Ринат һәм Морисны ияртеп, Мәскәүдән Хуҗайланга әти-әниләре яткан мәңгелек йортларын чистартырга, алар рухына догалар укытырга кайтып йөриләр.

Укытучылар династиясен дәвам итүче Алсу Якуб кызы – педагогика фәннәре кандидаты, гомер буе Тубыл пединститутында эшләде. Алсуның кызлары да югары белемле укытучылар.

Әлфия Якуб кызы – инженер-метролог булып эшләде. Хәзерге көндә барысы да лаеклы ялда. Нур Якуб улының эшен дәвам итүчеләр: кызы Диләрә – әйдәп баручы экономист, кияве Ризван Мәхмүтов – автоматика буенча инженер. Шул ук Тубыл нефтьүткәргече идарәсендә хезмәт куялар.

Абый белән апаның киң күңеллелекләренә, кунакчыллыкларына искитәрлек! Күп кенә сугышчан дусларын чакырып, кадерләп-хөрмәтләп кайтаралар иде алар.

Соңгы елларда күп кенә рус милләтеннән булган укытучылар эшләделәр мәктәптә. Тубыл педучилищесын тәмамлауга, яшь егет Николай Зольников безнең мәктәптә физика-математиканы 3 ел укытты, читтән торып укып институт тәмамлады. Николай Петрович хәзерге көндә китаплар яза. «В родовом пространстве любви» исемле китабында абый турында менә нәрсә яза ул: «Якуб Камалиевич һәркемгә ачык, бервакытта да укытучыларга, балаларга да тавыш күтәреп сөйләшми, тыныч холыклы зыялы, бөек шәхес»... «Хәзер генә коллектив эшчәнлегенең серен аңладым. Һәр укытучы абыйга олы хөрмәт күрсәтеп, һәр сүзен, киңәшен тыңлап эшли. Мондый мөнәсәбәтләрнең асылында менә нәрсә ята икән».

Рәшидә апа һәм Якуб абый Зәнкиевләрнең яшәешләренең нигезен тәшкил итүче төп кыйммәтләрне кыскача язып китим: затлылык, белемгә омтылыш, иҗадилык, дустанә мөнәсәбәт, тырышлык һ.б.

Абыйның укытучыга бер матур киңәше хәтеремә төште: «Яхшы укытучы белемне дәрестә бирә», - дияргә ярата иде. Дәрес материалын аңламаган баланы дәрестән соң 15-20 минутка гына калдырырга рөхсәт бирелә иде безгә. Урынлы, акыллы киңәш.

Йөзләгән югары белемле, 20ләгән урта махсус педагогика белемле укытучы үсеп җиткән, урта белемле медиклар, бухгалтер-экономистлар, инженерлар, механизаторлар...

Менә шундый белгечләр үстерүче, шаулап-гөрләп эшләгән мәктәп юкка чыгып бара. Шунысы кызганыч! Белмим нинди язмыш көтә мәктәбебезне? Югыйсә, мәктәптәге укытучыларыбыз Альбина Азисова һәм Тәнзилә Тимканова да җан атып эшлиләр. «Яшәсен мәктәп, яшәсен авылыбыз!» – дип өзгәләнәләр. Сәбәбе: балалар аз. Мәктәп Якуб Зәнкиев исемен горур йөртәләр.

Хәмитә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл округы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836