Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Мәхәббәт һәм җылы хисләр белән

последние и лучшие новости искусства в мире

Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан һәм өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән мәдәният институтының фәнни китапханәсендә күренекле якташыбыз, рәссам, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Ольга Бакиева әнисенә багышлап «Менталь образлар: эзләнүләр һәм ачышлар»дигән шәхси картиналар күргәзмәсен тәкъдим итте.

Күп еллар дәвамында җыелган эшләр куелган. Рәссам үз эшләрендә кешенең реаль образларын гына түгел, ә үзенең дөнья тарихына мөнәсәбәтен күрсәтергә тырышкан. Авторның иҗатчы буларак формалашуы турында видеоролик тәкъдим ителде. «Үземне күпме хәтерлим, балачактан башлап һәм бүгенге көн белән дәвам итеп сәнгать минем бөтен тормышымны тулыландырды», - дип әйтә Ольга Афанасий кызы. Рәссамга рәсем ясарга мәхәббәтне кадерле әнисе Сәкинә Бетюнова тәрбияли һәм ул күргәзмәне аның хөрмәтенә багышлый. Ул әнисенең бик яхшы рәсем ясавын аерып күрсәтә: өйдә карандашлар, акварельләр, җепләр, тукымалар һәм альбомнар күп булган, аларны Ольга Афанасий кызы карарга яраткан.

15-72-26

Ольга Бакиевага карата гаилә әгъзаларыннан: рәссамның балалары һәм оныкларыннан, сәнгать кафедрасындагы коллегаларыннан, иң якын дусларыннан җылы тәбрикләү сүзләре күп ишетелде, алар бертавыштан: үзенең эчке халәтен ул буяулар һәм рәсемнәр аша тапшыра белә, ә аның эшләре күңелнең чын ачылышы булып тора, анда һәр тамашачы үзенекен таба кебек фикерләр әйттеләр. Аның элекке укучылары һәм бүгенге студентлары да матур сүзләрен юлладылар. Мәсәлән, Төмән дәүләт университетының икенче курс студенты Лиана Тузмөхәммәтова Ольга Афанасьевнаның иҗаты күңел түренә кадәр үтеп керүен, ә аның гүзәллекне күрә һәм бүлешә белүе яңа үсешләргә илһамландыруын белдерде.

Чарада катнашучы һәркем үзенә бертөрле атмосфера тойды. Бу картиналар җыелмасы гына түгел, бәлки истәлекләрдән, мәхәббәттән торган һәм әйтеп бетергесез сагыш белән үрелгән, һәр буяуга, һәр төсмергә үтеп керә торган юллама. Розалия Бакиева әни турында җыр башкарды, җыр сүзләре һәр утыручы күңеленә кагылды.

Ольга Афанасьевнаның бөтен гаиләсе иҗади: һәркем үзенчә талантлы.

Күргәзмәдәге портретлар, пейзажлар, натюрмортларга карап, аларга никадәр мәхәббәт һәм җылылык салынганын аңлыйсың.

Кичә җылы атомосферада чәй эчү белән тәмамланды.

Күргәзмә 30 апрельгә кадәр эшли.

Лариса ТУЗМӨХӘММӘТОВА.
Рәсемдә: күргәзмәдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836