Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Педагогик талант» номинациясендә җиңүче

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөтенроссия күләмендә Казан шәһәрендә узган «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә җиңү яулаган Хуҗайлан мәктәбе укытучысы Тәнзилә Тимкановага котлауларыбызны юллыйбыз. Төмән өлкәсен лаеклы тәкъдим итеп «Педагогик талант» номинациясендә җиңүче Дипломы белән бүләкләнеп кайткан укытучы, фикерләре белән уртаклашып, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.

- Бәйгедә илебезнең иң яхшы татар теле, әдәбияты укытучылары катнаштылар, һөнәри осталыкларын күрсәттеләр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мордовия, Башкортостан, Чувашстан, Пермь өлкәсе, Пенза, Свердловск өлкәсе, Самара, Киров, Оренбург, Удмуртия, Әстерханнан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары ике көн дәвамында Казан шәһәрендәге «Адымнар» полилингваль белем бирү мәктәбендә булдык. Без төрле сынаулар аша тәҗрибәбез белән уртаклаштык, яңалыклар белән таныштык. Бәйгедә педагогик осталыгыбызны күрсәттек, белем бирү алымнары буенча ачык дәрес, класс сәгате, дәрес, мастер-класс үткәрдек, - дип әңгәмәбезне башлады Тәнзилә Тимканова.

15-1-26- Нинди темалар буенча дәрес, класстан тыш чаралар үткәрдегез?

- Дүрт сынау булды. 5 нче сыйныфта «Сүзнең тамыр һәм кушымчалары» темасына татар теле дәресен үткәрдем. Дәрес үткәрүдә уен, тәнкыйди фикерләү технологияләрен кулландым. Бу тема буенча укучыларым белән күп дидактик материаллар белән эшләдек. Сыйныф сәгате «Туган илебез патриотлары» темасына булды. Дәрес патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланды. Бүгенге илебез батыры, якташыбыз Рөстәм Сәйфуллинның видеосын күрсәттем. Аның турында сөйләдем. Илебез патриотлары, патриотизм темасына укучылар белән әңгәмә кордым. Кем ул патриот? Укучылар бу сорауга үз фикерләрен әйттеләр.

Мастер-класста татарча хокку яздык. Хокку – күңел авазы. Татарча хокку язу мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Педагогик остаханә темасы: «Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә аутентик материалларны куллану» булды.

- Нинди яңалыклар, нәтиҗәле чыгышлар белән таныштыгыз?

- Һәр укытучының чыгышы эчтәлекле, игътибарга лаек иде. Минем өчен дәрестә нейросеть юнәлешен куллану кызыклы яңалык булды. Нейросеть белән видео мультфильмнар ясауны тирәнрәк өйрәнү кирәклеге турында карар ясадым. «Адымнар» мәктәбенә, мондагы 5 нче сыйныф укучыларына рәхмәтләремне әйтәсем килә. Дәрес биргәндә, сыйныф сәгатендә укучылар бик актив булдылар, мин укучыларның ярдәмен тоеп, уртак тел табып дәрес үткәрдем. Безнең мәктәп укучыларымны яраткан сыман, аларны да кыска вакытта яратып, аларга сокланып кайттым. Мондагы укучыларны ике көндә үз итеп, якын күрдем.

Тәнзилә Тимканованың бәйгедә җиңүе - Төмән өлкәсе өчен зур горурлык. Хуҗайлан мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучысы Тәнзилә Мөхәммәт кызын чын күңелдән котлыйбыз. 26 ел хезмәт стажы булган, төрле яктан сәләтле укытучы мактауларга лаек. Аның укучылары татарча шигырь сөйлиләр, җырлыйлар, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашалар. Алга таба да хөрмәтле укытучыбызга иҗади уңышлар, яңа үрләр, һөнәри казанышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836