Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Кырыгынчы елда, декабрьдә
Малай туа ап-ак дөньяга:
Ак карларның төсе йөзендә,
Аяз күге зәңгәр күзендә.
Үсә егет саклап йөрәктә
Яу кырында калган әтисен.
Хөрмәт итеп яши бигрәк тә
Үлеп сөйгән газиз әнисен.
Тормыш юлда һич тә сынатмый,
Әйтерсең, әкият Батыры.
Кулын бирә - әллә канатмы?
Татар кызы - себер матуры…
Хыял тулы илле яшендә,
Алгы сафта торган мәшһүр Ир,
Үзгәрешләр чоры җиткәч тә
«Яңарыш»ка булды мөхәррир.
Бар күңелен биреп эшләде
Баштан аша чумып хезмәткә.
Эчкерсезлек белән күрсәтте
Тугрылыгын туган милләткә.
Җаны белән әрнеп көрәште
Йөдәткәндә киртә-бәхәсләр -
Гәзит аша теләп берләште
Милләт көче - олы шәхесләр.
Бердәмлекнең җимеше булып
Гәзитебез калды сакланып.
Ахирәттә сөенеп торсын
Азат абый рухы шатланып.
Бик күрәсе килеп яшәде
«Яңарыш»ының унбиш яшен,
Ләкин кинәт гомере өзелде,
Тутырмады ул алтмыш бишен.
Нәрсә соң ул гомер бетүе
Эзең калса, шагыйрь әйтмешли,
Дәвамчылар барын белүе
Үзе бәхет үтеп китешли.
Шуның хакта язды түгелме
Соңгы сулышына кадәрле?
Олы шәхес, гади кешеме
Абый өчен булды кадерле.
…Елаган чакта кыр казлары
Күз-яшь булып акты кар суы…
Эзен саклар батыр «кыз»лары,
Уң канаты - «Зөһрә» - Алсуы.
Фәхриҗамал УТЯШЕВА.