Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

«Себер йолдызы» белән «Татар егете» билгеләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

Ниһаять, зур дулкынлану белән көтеп алган, өлкәдә 13 нче мәртәбә уздырылган «Татар егете–2026» һәм «Себер йолдызы–2026» бәйгеләренең финалы да шаулап-гөрләп үтеп китте. Бу бәйге, гадәттәгечә, өлкә татар конгрессы һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белән берлектә оештырыла.

Быелгы регионара бәйгедә буыннар дәвамлылыгы турында сүз барды. Шул сәбәпле, бәйгегә әзерләнү чорында финалга чыккан 7 егет һәм 7 кыз үзләренең гаилә тәҗрибәсенә һәм ата-бабалары хәтеренә мөрәҗәгать итеп, киләчәктә үз урыннарын күз алдына китерергә тырышып карадылар. Үзләренең визиткаларында алар милләт язмышына битараф булмаулары һәм аның киләчәге өчен нинди өлеш кертүләре турында сөйләделәр. Алдагы еллардагы кебек, егетләр һәм кызлар ике атна буена Төмән шәһәре читендә урнашкан «Дуслык - Ямал» ял һәм тернәкләнү үзәгендә яшәп, проект җитәкчесе Алсу Хафиз, режиссер Булат Гатауллин, хореограф Лилия Зиннәтуллина җитәкчелегендә зур җаваплылык белән финалга әзерләнделәр.

Һөнәри этап кысаларында егетләр агачтан балта сабы ясадылар һәм ат белән идарә итү осталыкларын күрсәттеләр. Ә кызлар татар халкының милли ризыгы - өчпочмак пешереп егетләрне сыйладылар һәм күн мозаика сәнгате буенча сәләтләрен тикшерделәр. Интеллектуаль этапта яшьләр татар теле һәм әдәбияты, ислам дине нигезләре, татар халкының тарихы, милли уен кораллары турында лекцияләр тыңладылар. Бу вакыт эчендә алар белем, тәҗрибә туплап, бер команда булып өлгерделәр.

16-11-26

Бәйгенең финалы Төмән шәһәренең «Тимерьюлчы» мәдәният сараенда, себер татарларының миф һәм легендаларын театральләштергән тамаша форматында узды. Аны Татарстан кунаклары Руслан Закиров белән Гөлнара Бикташева рус һәм татар телләрендә алып бардылар. Сценарийның нигезенә 1982 нче елда Казан галиме Фәрид Йосыпов Тубыл районы, Лаемтамак авылында яшәгән 83 яшьлек Синникамал әби Исәняровадан язып алган «7 егет һәм 7 кыз» дигән легенда алынган. Эчтәлек буенча егетләргә кызларны урлаган Аждаһа белән сугышырга, аны җиңәр өчен ата-бабаларының тәҗрибәсенә һәм зирәклегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Нәтиҗәдә - Аҗдаһаны җиңәргә бары көчле ярату хисе генә ярдәм итәчәк.

Ә иҗади номерларында һәр катнашучы үзенең индивидуальлеген, сәләтен күрсәтте. Халык һәр егет һәм кызның чыгышын анализлап, чагыштырып, зур әһәмият белән карады. Яшьләрнең җанатарлары да көчле эшләделәр. Жюри әгъзалары туры бурычларын үтәгән арада тамашачыларның дулкынлану-борчылуларын җиңеләйтеп, Казан кунаклары - Зәринә Хәсәншина, Гөлнара Бикташева, Руслан Закиров җырлар бүләк иттеләр, шулай ук «Түбәтәй Битс» төркеме музыкантлары Ильяс Фәрхуллин, Ислам Вәлиев һәм үзебезнең «Чимги Тура» фольклор ансамбле артистлары төрле музыка коралларында уйнап, төйдереп биеп кәефләрен күтәрделәр.

Жюри әгъзалары иң-иңнәрне билгеләгәннән соң, тәбрикләр өчен сәхнәгә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин, конгрессның Төмәндәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров чакырылдылар. Алар бәйгене оештыруга зур өлеш керткән иҗади төркем вәкилләрен милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Аннары җиңүчеләр исемнәре игълан ителде. Әлеге бәйгедә «Иң назлы кыз» Лилия Жаббарова, «Иң сөйкемле кыз» Альбина Әхәтова, «Иң ихлас кыз» Элина Кангазина, «Иң дәртле кыз» Вероника Бикмулина, «Иң моңлы кыз» Зөлфия Корманбакиева, «Иң зирәк кыз» Язгөл Ногоманова, «Иң нәфис кыз» Эмилия Тилимбаева булдылар.

16-1-26

Егетләр арасында Салават Сәитов - «Иң сәләтле егет» , Әмин Бабшанов - «Иң ихлас егет», Рөстәм Зиятдинов - «Иң зәвыклы егет», Роберт Сабиров - «Иң моңлы егет», Эльдар Сабитов - «Иң игелекле егет», Таймас Абдразаков - «Иң оста куллы егет», Салават Ваһапов - «Иң тырыш егет» исемнәрен алдылар. Тамашачы мәхәббәте призын Эльдар Сабитов белән Вероника Бикмулина яуладылар. Һәркемгә Бөтендөнья татар конгрессы һәм спонсорлардан бүләкләр таратылды. Аннары жюри «Себер йолдызы-2026» җиңүчесе дип Вероника Бикмулинаны билгеләде. Аңа күчмә таҗ тапшырылды. «Татар егете-2026» дип Салават Ваһаповны атадылар, аңа түбәтәй кидерделәр. Җиңүчеләргә 300 мең сумга сертификат һәм Казан шәһәренә сәяхәт ясарга юллама бүләк ителде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836