Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Сәләтле кеше бар яктан да сәләтле

последние и лучшие новости искусства в мире

Айгөл Моратова Тубыл шәһәрендә туып үсә. Шәһәрнең 15 нче мәктәбен уңышлы тәмамлап, Александр Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният көллиятендә укый, аннары Чиләбе дәүләт сәнгать академиясендә югары белем ала. Мәдәният өлкәсендә хезмәт юлын башлап, тәҗрибә туплый. Мәдәният үзәгендә эшләгән чорында хореограф, мәдәни чаралар оештыручы, режиссер, җитәкченең урынбасары, себер-татар мәдәният үзәге директоры булып эшли. Хезмәт юлы турында: «Кече яшемнән биергә яраттым. Мәктәптә биергә өйрәткән укытучым Лилия Хәйбуллина булды. Ул «Бәллүр» ансамблен оештырды. Ансамблебез белән төрле мәдәни чараларда катнаштык.

17-3-26

Ансамбльнең 5 еллыгын гөрләтеп 15 нче мәктәптә үткәрдек. Мәктәп директоры Сәет абый Хисмәтуллин костюмнар белән ярдәм итте, ансамбльнең үсешенә шартлар булдырганы әле исемдә. Өлкә күләмендә узган иҗади конкурсларга барып призлы урыннар алып кайта идек. Көллияттә укыган елларыбыз онытылмаслык хисләр калдырды. Монда Мөнәвәрә апа Андрущик оештырган «Дуслык» ансамбленең солисты идем. Ансамбль себер-татар мәдәният үзәге каршында оештырылса да, бию сәнгате дөньясы, сере белән ул безне көллияттә таныштырды, нечкәлекләренә өйрәтте. Без аның белән төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнаштык. Татар халык биюләрен дә башкардык. Илебезнең зур шәһәрләрендә узган бию конкурсларына барып беренче урыннарны ала идек. Онытылмаслык матур хисләр калдырган еллар әле хәтеремдә. Мәдәният өлкәсендә 15 ел эшләдем. Себер-татар мәдәният үзәгендә вокал ансамбле дә оештырган идек. Шәһәр күләмендә узган милли бәйрәмнәрдә катнаштык. Безне тамашачыларыбыз танып, яратып өлгергән еллар якты хатирәләр калдырды. Тормыштагы, эшебездәге казанышлар, уңышлар алга күтәрелергә этәргеч, мөмкинлек бирә. Мәдәният өлкәсендә эшләү дәверемдә уңышларга да ирештем, авырлыклар да булды. Мин әти-әниемә эшемне аңлап һәрвакыт ярдәмгә килүләренә рәхмәтлемен», - дип сөйләде. Айгөл Вадим кызы себер-татар мәдәният үзәгендә эшләгән чорында шәһәр күләмендә узган «Яңа буын» фестивалендә катнашып «Халык биюе» номинациясендә беренче урын - Лауреат дипломы белән бүләкләнә. Тубыл шәһәре мәдәният хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче була. Шәһәр күләмендә узган «Күңел иҗатчылары» бәйгесендә катнашып клуб оешмалары, мәдәният хезмәткәрләре арасында беренче урынга ирешә. Аның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, бәйгеләрдә катнашып алган җиңү дипломнары да күп. Айгөлебезгә кайда гына эшләсә дә, уңышлар телибез. Мактауларга лаеклы булган остазларын онытмаган Айгөл Вадим кызының киләчәге дә өметле һәм уңышлы булсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836