Январь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |
| 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
| 12 | 13 | 14 | 15 | 16
|
17 | 18 |
| 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Һава торышы үзенең сюрпризлары белән безне сыный. Ул быелгы кышта тотрыксыз. Бер-ике көн җылы утырса, өч-дүрт көн температура минусны күрсәтә. Һәм янә шулай кабатлана. Ноябрь ае бик җылы булды, инде декабрь тәмамланды, элекке вакыттагы кебек суыкларны әлегә күргәнебез юк. Җылылык аркасында кайбер авылларда кешеләр хәләл көч белән үстергән терлекләрен, кош-кортларын декабрь уртасында гына суйдылар.
Себер климаты элек-электән кырыс булган. Хәзерге вакытта Россиянең Үзәк регионнарыннан калышмыйбыз. Кайбер көннәрдә ни Мәскәүдә, ни Төмәндә температура бертигез. Декабрь башында, мәсәлән, Сочида 30 градус җылылык күрсәтте.
Хәтердә калганча, иң салкын кыш 1978 елны Яңа ел алдыннан булды. Миңа 7 яшь иде, әлегә мәктәпкә укырга кермәгән. 31 декабрьдә Түбән Тәүде округы, Киндерле авылында яңа төзелгән мәктәптә кичкегә Чыршы бәйрәменә спорт залын бизәделәр. Төмәндә яшәүче әнинең туганы Рифкать абый Галямов тормыш иптәше Зөләйха апа һәм башлангыч сыйныфта укучы кызлары Луиза «Жигули» машиналарында кунакка килделәр.
Көндез урамда бик салкын түгел иде әле. Кичкә таба температура зур тизлек белән төшә башлады. Өлкәннәр Чыршы бәйрәмен карарга мәктәпкә киттеләр. Без - 9 яшьлек Лилия апам, 2 яшьлек энем Фәрхәт һәм Луиза апа өйдә калдык. Кроватька утырып җылы киемнәрдә китаплар укуыбызны, төсле карандашлар белән рәсемнәр ясавыбызны хәтерлим. Луиза апа зәңгәр тасмалар белән бәйләп ике якка чәчен үреп куйган. Без, авыл балалары, шәһәрдән кунаклар килсә, әй сөенә идек! Луиза апа русча сөйләште, ничек аңлаштык икән?
Бер вакытны Чыршы бәйрәменнән 8 нче сыйныфта укучы Талия апа йөгереп кайтты, нык туңган. Беркүпме вакыттан соң өлкәннәр дә кайттылар. Урамда 40 градус салкын дип әйттеләр. Моны мин нәрсә икәнлеген аңламаган да инде. Өйдә мичләр ягылган, җылы.
Иртә белән торсак, Рифкать абыйның суыктан машинасының бензин үткәрә торган ниндидер әйбере шартлаган. Өлкәннәр аптырадылар. Кунаклар 1 январьда Төмәнгә кайта алмадылар. 2 январь көнне машинаны ясадылар, җылыта башлагач юлга кузгалдылар.
1978дән 1979 елны каршы алу менә шулай истә калган. Ә майда тарихта булмаган искиткеч зур су килде. Имеш-мимешләр буенча 1978 елның декабрендә Арктикада нәрсәдер шартлатканнар, диделәр. Интернет мәгълүматлары буенча, 1978 елның кышы СССР тарихында әлегә кадәр онытылмаслык иң салкыны була. 1978 елның декабрь азагында гражданнар традицияле кышкы тылсым урынына аларны каты сынау көтәчәге турында шикләнмичә Яңа ел бәйрәменә әзерләнә. Илебезнең Европа кисәгенә моңа хәтле күрелмәгән көч белән ыжгыртып Поляр арты регионнарына хас температура китергән арктик антициклон ишелә.
Метеорологлар хәзергәчә экстремаль суык эталоны булып исәпләнгән күрсәткечләрне теркиләр. Мәсәлән, Ленинградта термометр баганасы – 34, Мәскәүдә – 37, Уралда – 50не, Комида – 58 градусны күрсәтә. Халык күп яшәгән регионнар өчен мондый салкыннар абсолют аномалия була. Алар Якутия тундрасының климат шартларына хас.
Шәһәр коммуналь хезмәтләре мондый сынауларга әзер булмый. Суүткәргечләрнең чуен торбалары куркыныч тавышлар чыгарып шартлый. Алардан атылып чыккан су секунд эчендә бозга әверелә. Ягулык системасы андый йөкләмәне күтәрә алмый. Кайбер фатирларда температура - 10 градусны күрсәтә. Тимер юл составлары ката, пассажирлар Яңа ел кичен ягылмаган вагоннарда каршылый. Электр челтәрләре дә мондый зур йөкләмәне күтәрә алмый. Йөкле хатын-кызларны шифаханәләргә вертолетлар ташый. Шушы бер-ике көндә һавада 70кә якын бала туган һәм башкасы.
1979 елны каршы алу шулай Советлар илендә яшәүче миллионлаган кешене сыный. «Җитмеш сигездән дә салкынрак» метафора булып халык лексиконына керә.
Соңгы елларда җылы, ямьле көзләр, кышлар, язлар, җәйләр безне сөендерә. Мондый зур бүләге өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт! Без аның кодрәте буенча яшибез. Америка, Европа халыкларын да шаккатырган 1978 ел азагында булган суыклык тарихта гына калсын.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.