#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җиңү бәйрәме белән, сезне!

последние и лучшие новости искусства в мире

20-1Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар Тубылда да үтте. Шәһәрдә, Речпорт микрорайонының «Речник» клубында, Сумкинода узган митингларда шәһәр башлыгы Максим Афанасьев сугыш һәм тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын, шәһәр халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

Ул чарага җыелучыларга сугыш чорында батырлык күрсәткән геройларыбыз онытылырга тиеш түгел дип, алар турында яшь буынга сөйләргә кирәклеген әйтеп, тарихны онытмаска чакырды.

Иртышский микрорайонындагы Елгачылар скверындагы һәйкәл янында сугыш ветераннарын искә алу өчен күп кеше җыелган иде. Шарлар һәм Россия флаглары белән кечкенә балалар, мәктәп яшендәгеләр һәм микрорайонның өлкән кешеләре сугыш елларын, батыр сугыш ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котладылар. Митингта катнашучылар, чыгыш ясаучылар сугышта һәлак булганнарны, аннан кайтып үлүчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган илебез батырлары онытылмаган. Укучылар һәм шәһәр халкы яу кырларында башын салганнарны, тыл хезмәтчәннәрен искә алдылар, шигырьләр сөйләделәр, патриотик темага җырлар яңгырады. Митингка исән булмаган сугыш ветераннарының туганнары аларның фотоларын күтәреп килүчеләр дә күп булды. Патриотизм хисләре белән үрелеп барган чыгышларны чарага килүче укучылар, шәһәр халкы тыңлады. Һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре куелды.

7 май көнне шәһәр башлыгы Максим Афанасьев Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып котлауларын дәвам итте. Ул сугыш ветераннары: Мария Сидоровна Загребальная, Барый Вагитович Айбатуллин, Григориий Антонович Васюра, Николай Степанович Михайловны котлап истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлау сүзләренә Тубыл шәһәре Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр ветераннар советы рәисе Владимир Габрусь һәм хәрби хезмәт ветераны «Шәхси батырлык» өчен орден кавалеры, запастагы полковник Игорь Заволовский да кушылды.

Ветераннар йорты каршында Җиңү көненә багышланган җырларны мәдәният һәм сәнгать үзәге артистлары башкардылар.

Сынауларны җиңеп чыккан ветеран

Барый Вагит улы Айбатуллин 1924 елның 10 августында Вагай районының Кызыл Яр авыланда туа. Барый бик иртә әти-әнисез кала. Ятимлек ачысын күргән бала 12 яшеннән колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башланган елны ул онытмый. 1942 елны Барый Айбатуллин Кызыл армия сафларына алына. 874 нче пехотада хезмәт итә, сугыш бәрелешләрендә катнашып яралана һәм контузия ала. Мәскәү янында госпитальдә тугыз ай аны дәвалыйлар. Туган якларына кайту турында хыялланса да, Барый Айбатуллинны япон милитаристлары белән сугышка җибәрәләр. Япон сугышында да катнашып туган якларына кайтканнан соң, 1948 елны ул төньякка эшкә китә. Сугыш ветераны Заполярьеда 12 ел балык заводында эшли. Аннары гаиләсе белән Ханты-Мансийск шәһәренә күченеп килә. Ул монда лаеклы ялга киткәнче балык консервлары комбинатында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы ветераны сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышында катнашып зур батырлыклар күрсәткән, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, сугыштан соңгы елларда илебезне яңадан торгызу буенча авыр хезмәте өчен Барый Вагит улына, барлык сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтләребезне белдерик.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836