Май 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Корылтай эшендә җирле мөселман дини оешмаларыннан һәм диния нәзарәте составына керүче төркемнәрдән делегатлар катнашачак. Иҗтимагый палата бинасында Төмән шәһәре, Төмән һәм Түбән Тәүде районнары җирле мөселман оешмалары вәкилләре җыелачак. Өлкәнең башка районнарыннан килгән делегатлар дистанцион рәвештә катнашачак. Моның өчен район администрацияләрендә съездда катнашучылар өчен мәйданчыклар оештырылачак һәм турыдан-туры элемтәгә керү тәэмин ителәчәк. Чөнки делегатлар арасында өлкән яшьтәгеләр дә бар.
Корылтайның көн тәртибенә дини лидер – оешма рәисен сайлау, уставка үзгәрешләр кертү һәм башка мәсьәләләр кертелгән.
Корылтайның эш тәртибе: 9:00 – катнашучыларны теркәү, 10:00-12:00 - корылтай эше.
Барлык делегатларның да паспортлары булу мәҗбүри.
Корылтай мәйданнарына битлекләрдә генә кертеләләр.