#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һөнәри бәйрәмегез белән!

последние и лучшие новости искусства в мире

22-1Бүгенге көндә компьютер, телевидение балалар һәм яшьләр тормышында зур урын алып торса да, китапка игътибар әле югалмаган. Китапханәчеләрнең тырышлыгы, заманча эшли белүләре ярдәме белән алып барган хезмәтләренең нәтиҗәсе бу. Мәктәп укучылары китапханәгә килсеннәр, китап яратсыннар өчен нинди генә мавыктыргыч, кызыклы чаралар үткәрелми монда.

Үзенең һөнәренә бөтен күңелен биреп эшләгән, һәрчак эзләнүдә булган Тубыл районының Сопра авылы һәм мәктәбе китапханәчесе Алсу Симонова укучылары белән әдәби кичәләр, викториналар оештыра, кызыклы мәкаләләр, яңа китаплар белән таныштыра. Китапханәче яраткан эше турында: «Авыл китапханәсенә укучылар, өлкән яшьтәгеләр килә. Детектив укучылар, сугыш темасына китаплар яратучылар бар. Балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Пионерлар көнен матур, оешкан рәвештә үткәрдек. Искиткеч кызыклы чорларны хәтерләткән, пионерия рухларын саклап калган якташларыбыз белән әңгәмә кордык. Укучылар кызыксынып тыңладылар. Аена ике мәртәбә түгәрәкләргә йөрүчеләр белән очрашабыз. Балалар шигырьләр сөйләргә яраталар. Сугыш темасына шигырьләр укыйлар. «Оста куллар» түгәрәгенә мәктәп укучылары килә. Соңгы вакыт безгә волонтерлар ярдәм итә. Авыл балалары һәм халкы өчен китапханә изге урын. Китапханәгә килүчеләр яңа килгән газета-журналларны көтеп алалар, укыйлар, аралашалар», - дип сөйләде.

30 елга якын мәдәният өлкәсендә эшләгән якташыбыз Алсу Әткәш кызының иҗади хезмәтенә югары бәя бирелгән. Сопра авылы һәм мәктәбе китапханәчесе өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны исеменә лаеклы булган якташыбызга котлауларыбызны юллыйбыз һәм һөнәри бәйрәме белән дә котлап игелекле эшендә уңышлар телибез. Китапханәдә кызыксынучан, китапның кадерен белгән укучылар күп булсын.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836